16+

Ялкауланып беттек, «ватсап»тан язып, хәлләрен беләбез дә, эшебез бетә

Барыбыз да яраткан ямьле, җылы җәй дә килеп җитте. Тагын да күбрәк көткәне – ул да булса, балаларыбызның җәйге озын яллары, күбебезнең отпуск, ял вакытлары. 

Ялкауланып беттек, «ватсап»тан язып, хәлләрен беләбез дә, эшебез бетә

Барыбыз да яраткан ямьле, җылы җәй дә килеп җитте. Тагын да күбрәк көткәне – ул да булса, балаларыбызның җәйге озын яллары, күбебезнең отпуск, ял вакытлары. 

Ә аларның кадерен беләбезме соң? Без шул форсатны кулланып, ялларыбызны файдалы итеп, Аллаһы каршында дәрәҗәләребезне күтәрә торган игелекләр кылып үткәрәбезме-юкмы? Пәйгамбәребезнең (с.г.с): «Файда китерә торган гамәлләрдә тырыш бул», – дигән васыятен истә тотабызмы? (Мөслим риваяте). 

Әгәр дә алтыннан да кадерлерәк булган вакытны дөрес кулланырга өйрәнсәк, бу гамәлебез тормышта зур уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Кызганыч, без моны буш вакыт күп булган чакта аңлап бетермибез, ә менә эшкә күмелгәч, «их, ялда, отпускта булган вакытта эшлисе калган икән» дигән үкенү хисе биләп ала. Гомумән, адәм баласы нәрсәнең дә булса кадерен аны югалткач кына аңлый шул. Пәйгамбәребез (с.г.с): бер хәдисендә болай дигән бит: «Күп кеше ике нигъмәтнең кадерен белми: сәламәтлекнең һәм буш вакытның» (Бохари риваяте).

Безгә ялның кадерен белүчеләрдән булыр өчен күп тырышлык куярга кирәк: көне буе телефонда, компьютерда уйнап утырмыйча, күп санлы социаль челтәрләрдә кеше тормышын тикшермичә, Коръәннән яңа сүрәләр ятласак, көн дә кирәкле догаларны өйрәнсәк, файдалы китаплар укысак, аң-белемебезне арттыруда вакытны куллансак, Аллаһы дәрәҗәләрәбезне күтәрер. Аллаһы Коръәндә әйтә: «Сездән иман китереп итагать иткән һәм белем иясе булган мөэминнәрнең Аллаһ дәрәҗәләрен арттырыр» («Мүҗадәлә», 11нче аять). 

Ә без бер мәгънәсез, дөньяда да, ахирәттә дә файда бирмәгән киноларны күз кызарганчы, әллә ничәшәр сәгатьлек сериалларны чираттагы ял тәмамланганчы карыйбыз да, соңыннан үкенәбез: «Их, берәр файдалырак китап укыган булсам яки туганнарга барып кайтсам, нинди хәерле эш булыр иде бит».

Әйе шул, озын яллар туганнарыбызга кунакка йөрер өчен дә зур форсат. Алайса ялкауланып беттек, «ватсап»тан язып, хәлләрен беләбез дә, шуның белән эшебез бетә. Ә алар янына барып, кара-каршы утырып сөйләшүне кесә телефоны алыштыра алмый. Туганлык җепләрен ныгыту малыбызга бәрәкәт өсти һәм гомеребезне озынайта. Пәйгамбәребез (с.г.с) әйткән бит: «Кем ризыгының артуын һәм гомеренең озын булуын тели, шул туганлык җепләрен ныгытсын» (Бохари риваяте). 

Гаилә, балалар белән табигать кочагында йөрү, андагы гаҗәеп матурлыкны күзәтеп, балаларыбызга сөйләү Раббыбызны таныту өчен, иманыбызны тагын да ныгыту өчен бер сәбәп була ала. «Үзегез дә күрәсез, бернинди терәксез күкләрне күтәрүче зат – Аллаһ, соңрак гәрешкә истива кылды һәм кояш һәм айны үзенә буйсындырды, Аллаһ билгеләгән вакыткача йөрерләр. Барча эш белән үзе җитәкчелек итәр, һәр дәлилне бәян кылыр, шаять, ахирәттә Раббыгыз хозурына барып басачагыгызга ышанырсыз. Ул – Аллаһ җирне һәм анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр җимешләрдән ике төрлене яралтты. Кич караңгылыгы белән көннең яктылыгын каплар. Күрсәтелгән бу нәрсәләрдә, әлбәттә, фикер ияләренә галәмәтләр бар». Шушы матурлык белән хозурланып, фикер йөртеп, бер нәрсәнең дә тиктомалдан гына барлыкка килмәгәнлеге турында уйланып, яшәвебезнең максатын аңлап, шуңа омтылсак иде.

Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, «файдалы яллар үткәрергә насыйп әйлә» дип, дога кылып, Аллаһыдан сорарга онытмыйк. Раббыбыз тәүфыйк бирмәсә, без генә бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бу җәйге ялларыбыз үкенерлек булмасын, файдалы үтсен иде...

Раил Фәйзрахманов


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading