16+

«Әйдә мәчеткә, егет эзләргә!»

Аралаша торган таныш кызның: «Мәчеткә йөри башладым әле, мөселман егетләре белән танышасым килә, алар бит тәртипле дә, бай да. Мәчет каршында әнә нинди кәттә машиналар тора», - дигән сүзләре мине телсез калдырды. Аны якыннан белмәсәм, аптырамас та идем. Күп егетләрнең башын әйләндереп, ялангач килеш фотосессияләрдә йөрүче бу кыз кем башына...

«Әйдә мәчеткә, егет эзләргә!»

Аралаша торган таныш кызның: «Мәчеткә йөри башладым әле, мөселман егетләре белән танышасым килә, алар бит тәртипле дә, бай да. Мәчет каршында әнә нинди кәттә машиналар тора», - дигән сүзләре мине телсез калдырды. Аны якыннан белмәсәм, аптырамас та идем. Күп егетләрнең башын әйләндереп, ялангач килеш фотосессияләрдә йөрүче бу кыз кем башына...

Шушындый ямьсез күренешләр сирәк түгел инде хәзер. Иманлы, ныклы нигезгә корыласы мөселман гаиләләренең елдан-ел күбрәк таркала баруының бер сәбәбе дә шушы матди якка барып тоташа башлады. Нәтиҗәсе һәрвакыттагыча фатир-мал бүлүгә кайтып кала.
Мәчеткә йөрүче кызларның егетләрне үзара бүлеп куюларын да беләм. Әйе, әйе, туганымның кызы Зөһрә шәһәр мәчетенә укырга баргач, аны беренче көнне үк кайсы егетләргә күз салмаска икәнен кисәтеп куялар. Гәрчә егетләр, кызлар аерым укысалар да... «Әй кызлар, азрак тыйнаграк, иманлырак булсагыз, сезне егетләр үзләре үк сайлап алачаклар бит», - диясем килә бу кызларга.
Хәзер танышканда егетләрнең: «Мәһәргә фатир гына сорый күрмә, яме?» - дип шаяртулары урынсыз түгел. Безнең байлыкта йөзәргә яратучы кызларыбыз әлеге дини йоланы да үзләренең файдасына бик оста куллана башлаганнар икән бит. Аларны инде алтын бизәнү әйберләре генә канәгатьләндерми; фатир, чит ил машинасы һ.б. буй җитмәслек бүләкләр сорыйлар. Ә бит Мөхәммәд (с.г.в.): «Иң бәрәкәтле хатыннар шулдыр, кем мәһәрне иң аз сораучы», - дип әйткән. «Ирләренә ачык йөзле булган һәм зур мәһәргә дәгъва кылмаган хатыннар минем өммәтемнең иң гүзәлләреннән саналырлар» дигән хәдисне дә тәкъдим итәр идем әлеге кызлар игътибарына.
Хиҗап киюче мөселман кызларын интернет челтәрендә, матбугат битләрендә тәнкыйть «ут»ына нык тоталар бүген. Югарыда мисал итеп китерелгән кызлар иманлы мөслимәләребезнең дәрәҗәсен төшерә дә инде. Таныш егетләр, мөселман кызлары яулыкны тизрәк һәм уңышлырак кияүгә чыгар өчен генә бәйлиләр, дип сөйләгәннәр иде. Үзем очратмасам, бәлки ышанмаган да булыр идем. Андый «чүп үләннәрен» тиз генә аерып булмый икән шул.
Газета битләрендә сәхнә «йолдыз»ларының үзара узыша-узыша сөйгәннәренә бүләккә фәлән әйбер алып бирдем дип мактанулары да яшьләргә тискәре йогынты ясамый калмыйдыр. Кумирларының сүзләренә кызыгып, 15-18 яшьлек гүзәлләр, бүләк бәясенә карап, егет сайлый. Саф мәхәббәтне, ышанычны, иркәләп караган ягымлы күз карашын ничек инде акчага алыштырып булсын ди!
Дини гыйлем алмыйча, ислам кануннары белән яшәүнең ни икәнен дә белмичә, мөселман егетенә кияүгә чыгарга хыялланган кызларны да күктән җиргә төшерәсе килә. Сезнең: «Ничек шулай төренеп йөри аласыз?» - дигән соравыгызга җавапны, кияүгә чыккач, үзегезгә үк табарга туры киләчәк бит. Ирегез шулай теләсә, сез дә мөселманча киенеп, намазга басып, күп балалар багып, дини гамәлләр кылып яшәргә тиеш буласыз лабаса. Аңлаган кешегә бик рәхәт, ләззәтле, тыныч тормыш булса да, диннән ерак торган кешегә бу бик кызыксыз кебек тоелыр. Шуңа күрә әйдәгез, кызлар, мәчеткә егет эзләргә түгел, ә ихластан дини гыйлем, хикмәтле вәгазь тыңларга йөрик әле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading