Кайберәүләрнең: «Көндәлек йолдызнамә укымыйча өйдән дә чыкмыйм», - дигәнен ишеткәнем бар. Имеш, алда нәрсә буласын белгәч, күңелсезлекләргә алдан ук әзерләнеп куярга мөмкинлек бар. Уйлап кына карыйк әле, җир йөзендә якынча 6 млрд кеше яши, шуны зодиаклар билгеләре санына, ягъни 12гә бүлсәк, һәркайсына якынча 500 млн кеше туры килә.
Әгәр шул хыялый ялганчыларның йолдызнамәләре дөреслеккә туры килсә, әлеге 500 млн кеше бер холыкта һәм аларны бер үк язмыш көтә дигән сүзме бу?! Ярый алайса, шулай булсын да, диик. Беркөнне интернет челтәрендә үз йолдызлыгымның сәер генә фаразы күзгә чалынды: «Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ир-атларга «кыз» түгеллекләрен, ә кызларга «кыз» икәнлекләрен исбатларга туры киләчәк». Әбиемнең дә туган көне бу йолдызлыкка туры килүен исәпкә алсаң... Кыскасы, бу фараз минем кәефне хәйран гына күтәрде.
Сүз дә юк, кайбер очракта йолдызларның «сүз»ләре чынга ашарга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, алар бар нәрсәне дә төгәл әйтә алмыйлар, күбрәк гомуми сүзләргә таяналар: кияүгә чыгарга мөмкинсез, эш югалту куркынычы бар, кәефегезне төшерүче хәбәр ишетерсез һ.б.
Әлбәттә, 6 млрд халык арасында әлеге фаразларны үз җилкәсендә татучылар табылыр. Ләкин бу әле йолдызнамәләргә сукырларча ышанырга ярый дигән сүз түгел. Йолдызларның күңелсез хәбәрләр вәгъдә итүен укыган, шуңа чынлап торып ышанган кеше үзен шул тискәре күренешкә әзерли, шуны көтә башлый.
Тормышы үз җае белән баруын дәвам итсә дә, ул, үзе дә сизмәстән, баш миен инде программалап куя, кәефсезләнә, курка. Нәтиҗәдә «йолдызлар вәгъдә иткән» күңелсезлеккә очрый.
Күпме исраф, күпме ялган, күпме гөнаһ... Ә бит ислам дине мондый түбәнчелекле коллыкның рухны зәгыйфьләндерүен искәртә һәм йолдызнамәне укуны, аңа ышануны тыя. Ул сихерчелек, багучылык белән бер рәттә карала.
Бу сүзләргә дәлил Коръәндә бирелгән: «Яшерен нәрсәләрне белү ачкычы Анда гына, Аннан башка беркем дә аларны белми» («Кырмыскалар», 65) яки «Яшерен нәрсәләрне белүче, Илчеләрнең кайберләреннән башка, беркемгә дә бу серләрне ачмый» («Җеннәр», 26-27).
Иртәгә, киләсе атнада, икенче елда кеше тормышында ниләр булмас... Моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә, һәм шулай хәерле дә. Кеше киләчәктә ни буласын белеп кенә аны үзгәртә аламы? Юк. Әгәр кеше үзенең үлеме турында алдан белсә, ул тыныч күңел белән яши алыр идеме? Әлбәттә, юк.
Алайса алдагы тормышны белү ник кирәк, аннан ни файда? Тәкъдирне бит йолдызлар түгел, ә Аллаһ яза. Йолдызларның иртәгәге көн өчен тузга язмаган фаразларын укып утырганчы, Аллаһтан иртәгәге көн өчен исәнлек-саулык сорау хәерлерәк тә, саваплырак та булыр иде.
Фото: pixabay
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар