16+

“Әюп пәйгамбәр сәламәтлеген дә, байлыгы, балаларын да югалта, әмма Аллаһка ышанычын югалтмый”

Казанда хәйриячеләр ярдәме белән “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы басылган. Бу китап Коръәни Кәримдә исемнәре телгә алынган барлык пәйгамбәрләрнең һәм аларның тормышларындагы хикмәт һәм гыйбрәтләрне үз эченә алган.

“Әюп пәйгамбәр сәламәтлеген дә, байлыгы, балаларын да югалта, әмма Аллаһка ышанычын югалтмый”

Казанда хәйриячеләр ярдәме белән “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы басылган. Бу китап Коръәни Кәримдә исемнәре телгә алынган барлык пәйгамбәрләрнең һәм аларның тормышларындагы хикмәт һәм гыйбрәтләрне үз эченә алган.

Китапның авторы Абдуррауф хәзрәт Зәбиров билгеләп узганча, әлеге хезмәт нибары 1 мең данәдә басылган һәм ул дини уку йортларына, шулай ук имамнарга таратылачак. 

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп узганча, ислам дине тарихын өйрәнүчеләр өчен пәйгамбәрләр тарихын белү аеруча мөһим. 

– Моннан биш-алты ел элек “Русское слово” нәшриятында мәктәпләр өчен “Россиядә диннәр тарихы” дигән дәреслек әзерләдек. Исламга кагылышлы бүлеген мин яздым. Аны әзерләгәндә нәшрият директоры белән сүз чыкты.  Ул текстны ислам дине 7 гасырда барлыкка килгән дип үзгәрткән иде. Шунда компромисс вариант табып, 7 гасырда ислам киң таралыш алган дип төзәттек. Бу китап ислам диненең башлангыч чорын өйрәнү өчен бик мөһим. Дини уку йортларында ислам тарихы дигән фән бар, аны пәйгамбәрләр тарихыннан өйрәнә башлыйбыз, – дип сөйләде ул “Пәйгамбәрләр тарихы” китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә.  

Икенче мөһим ягын да атап үтте – пәйгамбәрләрнең тормышы күпләр өчен әхлакый яктан үрнәк булып тора. Мисалга ул Әюп пәйгамбәрне китерде.

– Әюп пәйгамбәр 18 ел авырый. Сәламәтлеген дә, байлыгын да, балаларын да югалта ул. Әмма шулай да Аллаһы Тәгаләгә ышанычын югалтмый, – диде ул. 
Шул ук вакытта революциягә кадәр халык арасында пәйгамбәрләр тарихы белән кызыксыну булуын, аерым алганда, аның мөнәҗәтләр, поэмалар аша таралган булуын да ассызыклап үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading