16+

69 ел аерма белән фашизмның яңа дулкыны

Иртәгә - Бөек Җиңү көне, «фашизм» дигән чирне җир белән тигезләгән көн. Җиңү бер дә җиңел бирелмәгән, бүгенгедәй якты, тату киләчәкне булдыру өчен, күпме әби-бабайларыбыз яу кырларында башларын салганнар, никадәр кан һәм күз яше түгелгән. Аларга рәхмәтле булып, ирешелгәненә шөкер кылып, бүгенге буынга тыныч кына гомер кичерәсе иде дә, тик…...

69 ел аерма белән фашизмның яңа дулкыны

Иртәгә - Бөек Җиңү көне, «фашизм» дигән чирне җир белән тигезләгән көн. Җиңү бер дә җиңел бирелмәгән, бүгенгедәй якты, тату киләчәкне булдыру өчен, күпме әби-бабайларыбыз яу кырларында башларын салганнар, никадәр кан һәм күз яше түгелгән. Аларга рәхмәтле булып, ирешелгәненә шөкер кылып, бүгенге буынга тыныч кына гомер кичерәсе иде дә, тик…...

Җиңү бәйрәме урынына яу кыры
Украинада инде ярты ел чамасы барган хәлләрне кире үз кысаларына җиңел генә кайтарып булган вакытның кулдан ычкындырылганын, ул тәртипсезлекләр дулкыннарының иртәме-соңмы зур ташкынга әвереләчәген барыбыз да яхшы аңлый идек. Әмма әлеге вакыйгаларның сугыш булып үсеп җитәчәгенә күңел барыбер ахыргача ышанмады. Тик өметләр акланмады һәм менә Украина шәһәрләрендә көндәшеңне үтергәнчегә кадәр сугышулар, кан кардәшең белән коралдан атышулар, бер мәгънәсезгә кан кою бара.

Совет иленең элеккеге дәүләтләре территориясендә халык май башыннан Бөек Җиңү рухы белән яши, ул бәйрәмгә бар җирдә әзерлекләр бара. Украинада да быелга кадәр шулай иде. Әмма бүген анда бөтенләй башка манзара һәм ул күбрәк фашизм чәчәк аткан заманнарга кире әйләнеп кайтуны хәтерләтә. Илнең көнчыгышыннан көн саен яңадан-яңа кеше корбаннары турындагы хәбәрләр килеп тора. Төрле шәһәрләрдә үлүчеләрнең саны тулаем алганда инде йөзнең аръягына чыкты, иллеләп хәбәрсез югалучы турында да сөйлиләр. XXI гасырда югары әхлаклы Европа илендә кешеләрне тереләй яндыруга юл куелсын инде! Хәзер Одессада 2 май көнне булган хәлләрне Хатынь һәм Освенцим фаҗигаләре белән чагыштыралар.

Бүген Украина хакимияте үзен Германия СССРга бәреп кергән заманда фашистлар яклы булмаганнары өчен үкенгән сыман тота. Милләтчеләре һәм неонацистларының кулы белән, ул халкын да шуңа инандырырга омтыла. Россиядә хәтер билгесенә әверелгән буй-буй сарылы-каралы тасмаларга Киевның мөнәсәбәте хәзер үгезгә кызыл тукыманың тәэсиренә охшаш. Аларны таккан кешеләрне гомерлеккә төрмәгә ябу яки үлем җәзасына тарту өндәүләре яңгырый хәтта. Украинада бүген үз ирекләре һәм хокуклары өчен көрәшергә тырышучылар - сепаратистларга, ә Россияне яклап авыз ачучылар халык дошманнарына әверелә дә куя. Хакимият урыс халкы белән берләшеп фашистларга каршы көрәшү символын - Җиңү көне хөрмәтенә парадны да бетереп атуы белән соңгы дуслык-туганлык элемтәләрен дә өзеп ташлады. Болар барысы да Киевның җитәкче постларын биләүчеләрнең фашизм яклы булуларын дәлилләп килә. Хакимиятнең исәбе - халкын да көчләп булса да үз сукмагына бастыру, тарихларын оныттыру, гомер бакый иңгә-иң терәшеп гомер кичергән күршеләреннән иза чиктерү.

Фашизм белән көрәшергәме, Россия беләнме?
Вакыт җилләре хәтер сырларын бик яхшы тигезли икән шул. Украина ата-бабаларының каны белән ирешелгән мираска төкереп биргән кебек, бүген Европа да, Япония дә үз тарихларын оныттылар. Евросоюзның ярты биләмәсен совет гаскәрләре фашизмнан азат иткәне өчен рәхмәте бүген Россиягә карата күпсанлы санкцияләрендә чагыла. Япония дә АКШның кайчандыр үз җирләрендә атом-төш бомбаларын шартлатканын хәтер сандыгына бикләп, хәзер аңа ияреп, безнең илгә каршы тыю артыннан тыю кертеп ята.

Иң кызыгы шунда: ярты дөнья Украинадагы кризиста гаепне Россия өстенә такты, тик әле беркемнең дә моңа төпле дәлил китергәне юк. Евросоюз белән «тынычлык күгәрчене» АКШ бүген, Украинадагы хәлләрне тәртипкә салырга ярдәм итү өстендә эшләү урынына, Россиягә тозаклар кору эшчәнлеге белән күбрәк мәшгульдер төсле тоела. Украинадан күреп, фашизмның хәзер тамыр җәюе, башка илләргә дә таралуы бар. Россия белән талашып ятканчы, Европа белән Америка бөтен көчләрен шул чир белән көрәшкә җиксә, әйбәтрәк булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading