«Бөек Ватан сугышы ветераннары илебез өчен бернинди файда да китермәгән. Алар булмаса, без хәзер чәчәк атучы илдә - Германиядә яшәр идек. Илне саклыйбыз дигән булып, никадәр архитектура үрнәге җимерелгән, күпме гөнаһсыз гомер өзелгән! 9 Май - Җиңү бәйрәме түгел, Оят бәйрәме ул!» Боларны укыгач, тәндәге бала йоннары кабара, шулай бит!...
Интернетта ни булмас, дияр кайберәүләр. Анысы да хак. Ветераннарның күпчелегенең бу хакта белү түгел, ишеткәннәре дә юк икән. Менә яшьләрнең күбесе «Без ветераннарга каршы!» ише төркемнәрнең булуы турында хәбәрдар. Берәүләр белмәгән, икенчеләр начар, әмма гадәти күренеш итеп кабул иткән проблема уңаеннан чаң сугарга әле иртәрәкме, әллә инде соңга калынганмы?!.
Тарихны үзгәртүне таләп итәбез!
Социаль челтәрдәге сүзләрнең җиңелрәк дигәннәрен генә сайлап, колак шиңәрдәй өлешләрен алып ташлап китердем. Төркемнәрне шартлыча ике юнәлешкә бүләргә мөмкин. Беренчесе - ветераннарга һәм инвалидларга каршы. «Алар яшисен яшәгән, эшлисен эшләгән инде. Җитәр! Бөрешеп беткән әби-бабайлар чиркану катыш кызганудан башка хис уятмый» - цензура үткәрми торган сүзләрне төшереп калдырсаң, менә шундыйрак лозунг килеп чыга. Күпме генә эзләсәм дә: «Ә картларны кая куярга соң?» - дигән сорауга җавап тапмадым. Төркемнәрнең «атаманнары»на язган идем дә, ничә ай үтте инде, һаман хәбәрләре күренми. «Аларга бирелгән өстенлекләр, аларга күрсәтелгән игътибар безгә булырга тиеш!» - менә шундый бер җавап кына килде.
Икенче юнәлеш 9 Май - Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә каршы чыга. Бер төркемдә каршы чыгуның тәмләп, нигезләп аңлаткан сәбәпләренә тап булдым. Шактый озын исемлектә мондый пунктлар бар: «Бөек Ватан сугышы ветераннары болай да 25әр мең пенсия ала, Җиңү Парадына да расхутланып ятарга кирәкми; Җиңү Парады халыкка күңел ачарга комачаулый, җитмеш ел элек тәмамланган ниндидер сугыш аркасында, без май ялларыннан мәхрүм калабыз; Җиңү Парады көнбатыштагы дәүләтләрне чыгырдан чыгара, без аларның ачуын китермәскә тиеш»...
«Әлеге төркемнәрнең барлыкка килүе табигый. Элек андый мөмкинлек юк иде, хәзер Интернетта барысы да бар. Җиңүне СССР түгел, ә коалициясе белән АКШ яулады, Германия җиңелгән, шулай да Россиядән яхшырак яши, дигән фикерләр дә күренә ул «чүп базы»нда. Монда көнбатыш пропагандасының йогынтысы зур», - ди Казан шәһәре Вахитов районы ветераннар (инвалидлар) советының җитәкчесе Генрих Петрович Бердников. Генрих әфәнде - бик күп илдә булган, аларның ветераннарга мөнәсәбәтен күргән кеше. Шуңа күрә ул көнбатыш дәүләтләрнең ачуын китерү турындагы пунктны да елмаеп кына кабул итте. Аның сүзләре буенча, безнең ветераннар, кайсы гына илгә барсалар да, кадер-хөрмәттән башканы күрмиләр. «Европа һәм Америкада Җиңү бәйрәмен 8 майда билгеләп үтәләр. Аларның тантанасы тыйнак кына уза. Алар өчен җиңүнең бәясе дә шуның кадәр генә. Бөек Ватан сугышында 340 мең америкалы үлгән. Бездә бу сан - барлыгы 27 миллион, фронтта - 9 миллион», - ди Генрих Петрович.
Үзләре әйтмешли, «ветераннарны тәхеттән бәреп төшерергә теләгән» төркемнәрнең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә: «Тарихны үзгәртеп язуны таләп итәбез!» - дигән лозунг еш очрый. Кызык, ун-унбиш елдан, ул төркемнәрнең активистлары үзләре пенсионер булгач, тарихны кире урынына кайтаруны таләп итәрләрме икән?!.
Барысы да начар түгел, тик...
Ефим Михайлович Вайнер - Ветераннар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмалары республика советы рәисе урынбасары, сак кына хәрәкәтләр белән, балалар биргән бүләкне күрсәтә. Казанның 5 нче лицеенда узган очрашуда 3-4 нче сыйныф укучылары һәр ветеранга үз куллары белән ясалган тәмәке янчыгы һәм открытка бүләк иткән икән. Моннан да кадерле бүләк юк - Ефим Михайловичның йөзеннән шуны укырга була. «4 нче сыйныф укучысы 45 минут буе Бөек Ватан сугышына багышланган доклад сөйләде. Язган кәгазенә карап-карап кына алды, калганы - яттан. Йөрәгеннән үткәреп сөйләде, күз яшьләре күренде хәтта. Һәм мондый күренеш ул мәктәптә генә дә түгел. Бу балаларның башына берничек тә: «Ветеран кирәкме-юкмы?» - дигән уй керә алмый», - ди Е.Вайнер.
Барысы да начар түгел бит - тотынып торырга шул салам бар. Сүз дә юк, социаль челтәрдәге төркемнәрдә ветераннарны яклап язучылар да җитәрлек. Андыйлар сан ягыннан күбрәк тә әле. Мәсәлән, Гриша исемле бер егет: «Бабамны, кулак, дип, Себергә сөргәннәр, тик йөзгә бәреп: «9 Май бәйрәм түгел», - дип әйтүче булса, башын өзәм!» - дип язган. Менә ветераннар да Гриша кебекләрнең күбрәк булуына, яхшылыкның җиңәчәгенә ышана.
Билгеле, мондый төркемнәрнең барлыкка килүе зур куркыныч тудыра. Моны ветераннар һәм пенсионерлар үзләре дә аңлый. «Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмов шундый мисал китергән иде. Бервакыт ул хастаханәдә чират тора икән. Сугыш ветераны чиратсыз керү хокукына ия, тик яшь кенә кыз аны үткәрмәгән: «Сез пенсионер, минем көтеп торырга вакытым юк», - дигән. Сабир Әхтәмович: «Бу бит аның гаебе түгел, безнең гаеп. Димәк, без тәрбиядә нәрсәнедер төшереп калдырганбыз», - диде. Чыннан да, шулай бит», - ди ветераннар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмалары республика советы рәисе Хәбир Иштирәков.
Үзем элемтәгә кергән ветеран һәм пенсионерларның проблеманың барлыкка килү сәбәпләре һәм чыгу юллары турында уйлануларын сорадым. Аларның фикеренчә, барысы да тәрбиягә килеп ялгана. Хәбир Газизовичның сүзләре белән килешми мөмкин түгел: «Без бүген балаларны тәрбияләү белән түгел, ә финанслау белән генә шөгыльләнәбез. Шуның ачы җимешләре бу. Бала үзеннән-үзе шулай уйлый башлый алмый. Димәк, тәрбия системасында кайбер элементлар төшеп калган. Төрле акция, марафоннар, законнар белән генә хөрмәт кебек хисне тәрбияләп булмый. Аңа нигез гаиләдә салынырга тиеш». Нигезе гаиләдә салынып, дәүләт югарылыгында хәл ителә торган мәсьәлә бу.
Мәктәптә укыганда тарих укытучысының Бөек Ватан сугышы турында ниндидер сорауга җавап бирә алмаган сыйныфташымны: «9 Майда нәрсә бәйрәм итәбез без, кишер бәйрәмеме әллә ул?» - дип орышканы хәтердә. Ул вакытта мыек астыннан гына елмаеп кабул ителгән сүзләрдән хәзер бер дә көләсе килми. Ветераннарга каршы чыгучы яшьләргә карап, яшьлек - үтә торган «чир», дип тынычланырга гынамы икән?!.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар