Татарның бер мәгълүм әйтеме аерылганны аюга «ашаттыра». Россия белән Кырым мөнәсәбәтләрендә дә әлеге халык авыз иҗаты җимешенең чаткыларын тоемларга була. Россиянең элек-электән төп символларының берсе - аю. Кырым Украинадан аерылып чыкты да шул «аюның» «азыгына» әверелде. Тик әлеге «ашауны» Россиянең генә «тамагын туйдыруы» дип кабул итәргә ярамый. Әлеге кушылу, беренче...
Ни генә дисәләр дә, Кырым - безнеке
Быелның 18 марты тарихка, 9 май шикелле үк, «Бөек Җиңү көне» буларак кереп калыр, мөгаен. Ул - 60 ел элек хыянәтчел рәвештә Украинага бирелгән Кырымның үзенең Ватанына кире әйләнеп кайткан көне. Нигә хыянәтчелме? Чөнки Украинага шундый юмарт «бүләк» ясаганда, Хрущев кырымлыларның да, совет халкының да фикерләре белән кызыксынып тормаган. Кире кайту исә, тулысынча законлы булды, чөнки ул Кырым халкының күпчелегенең тавышы белән чынга ашырылды.
Халыкның үзенең шулай теләвенә, алай гына да түгел, кырымлыларның ярты гасырдан артык күңел түрләрендә саклаган зур хыяллары тормышка ашуга карамастан, Америка һәм Европа илләре әлеге «кавышуның» хаклыгы белән ризалашырга теләмиләр. Обама, бу хәл Украина Конституциясен һәм Халыкара хокукларны боза, дип белдергән. Тышкы сәясәтен гамәлгә ашырганда, ниндидер кануннар белән исәпләшеп тору түгел, әхлаклылык дигән төшенчәне дә бөтенләй онытучы АКШның фикере шундый.
Чит илләрнең матбугатларының Кырым хәленә карашлары Обаманың сүзләренә аваздаш. Өстәвенә, алар күктән алынган имеш-мимешләр белән тулыланып килә. Мисал өчен, Американың «The New York Times» газетасы, Кырымдагы референдум Россия солдатларының күзәтүе астында үткән, дип яза. Европаның кайбер газеталарының: «Әлеге кушылу Путинга бик кыйммәткә төшәчәк!» − дип белдерүләре артында янау чаткылары да сиземләргә була. Төркиянең «Radical» басмасы Кырымның алга таба «чеченлашуы» һәм мөселманнарны эзәрлекләү башлану ихтималлыгы өчен борчыла.
АКШ белән Европа илләре хәзер Россиянең кайбер түрәләренә илләренә керүне тыйды. Алар тарафыннан тел белән «ботка болгатулар» да, куркыту-янаулар да, Путинга аяк чалырга тырышулар да әле алга таба да булачак. Әмма артларында гап-гади көнчелек хисе яшеренгән барлык бу гамәлләргә җавап итеп, Президент Путин Федераль Җыелышка мөрәҗәгате вакытында: «Кырым Россиянең аерылгысыз өлеше булган һәм алга таба да шулай булачак!» − дип катгый белдерде. АКШ һәм Европа илләре белән талашып бетүебезгә карамастан, Кырымны Россия канаты астына алу Путинның барлык идарә чорының төп казанышы, дип санарга кирәк. Ә безнең илгә каршы мәгънәсез санкцияләр кертеп яткан дәүләтләр тиздән Россиянең дөнья икътисадында тоткан урынын исләренә төшереп, хаталарын төзәтергә ашыгырлар.
...татар башын татар ашар!
Кырым татарларының Украина составында яшәүдән «бозга әйләнгән» бәгырьләрен эретү генә Россия хакимиятенең көченнән әле һаман да килми. Сайлау вакытында тавыш бирмәүчеләрнең дә күпчелеге - Кырым татарлары. Кырым-татар халкы мәҗлесенең элеккеге башлыгы Мостафа Җәмилев, милләтнең 99 проценты референдумда катнашмады, дип белдергән. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Чит «басымчылар» Кырым татарларын әллә шушы кеше аша Путинга каршы котыртып яталар инде? Ә Җәмилевның киңәшчеләре җитәрлек, соңгы арада ул АКШ, Европа, Төркия түрәләре белән очрашуларда булды, Украина хакимияте белән дә ул тыгыз элемтәдә тора. Аның сүзләренә исә башка татарлар да колак сала.
Украинада беркайчан да булмаган һәм мәңге булмаячак ирекләрне Кырым татарларына әлегә Путин гына тәкъдим итте югыйсә. Хәзер аларның иң курыкканы - Россиядә Ислам диненә ау башлануы. Барлык шик-шөбһәләрне «җилгә очыру» өчен дә әллә ни күп кирәкми үзе. Моның өчен элек булган белән алда ачылган мөмкинлекләрне чагыштырып карау һәм Татарстанның яшәү-көнкүрешенә күз салу гына да җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар