Кош - очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Тамагы тук, өс-башы бөтен булса, кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез дә бәхет. Ә бәхетнең иң олысы да була икән. Ул - әти-әниле булып яшәү.
Мин күп еллар мәктәптә укытучы булып эшлим. Соңгы елларда тулы гаиләдә тәрбияләнүче балалар саны елдан-ел кими, күп гаиләләр таркала. Әти- әниләренең аерылышуын балалар бик авыр кичерәләр, күңелләрен бушлык биләп ала. Ә бит миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары нәкъ менә гаиләдә салына. Ата-анага, әби-бабайларга, туганнарга булган хөрмәтне бала гаиләдә күреп, тоеп үсә. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән баланың күңеле китек була. Ул үзеннән көчсезләрне рәнҗетеп, канәгатьсезлеген күрсәтә башлый. Гадәттә, мондый балалар үзләрен мәктәптә бер төрле, ә өйдә икенче төрле тоталар. Алар шулай итеп әти-әниләренә ультиматум куялар. Ата-ана җылысын тулысынча тоеп үсмәгән баланың күңеле зәгыйфь була. Ә бит алар безнең киләчәк буын вәкилләре. Без мәктәптә мондый укучыларга зур игътибар бирәбез, аларның күңелләренә, татар язучыларының матур әсәрләре аша, шәфкатьлелек, миһербанлылык орлыкларын салырга тырышабыз. Кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, кылган эшләренә җавап бирә белергә, ата-аналарны, өлкәннәрне тыңларга, хөрмәт итәргә, кечкенәләргә яхшы мөгамәләдә булырга, авыруларга, гарипләргә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатырга тырышабыз.
Әдәбиятыбызда бала тәрбияләүгә кагылган бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Язучы Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» повестен, «Матурлык» хикәясен укып чыгу да җитә. Ата-аналарга мин шуларны укырга киңәш итәр идем.
Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кул-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәткәннәр. Аларга карап: «Биргәнеңә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен», - дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге заманда бөтен яктан камил сәламәт кешеләр үз балаларын үстерергә, тәрбияләргә теләмиләр. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә шул турыда чаң суга. Болар барысы да шәфкатьсезлек билгеләре.
Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала. Заманында ятимнәр йорты ата-аналарын югалткан ятимнәр өчен төзелгән булган. Әмма бүгенге көндә аларда ата-аналары исән булган балалар, бала тудыру йортларында, урам-вокзалларда ташлап калдырылган ятимнәр тәрбияләнә. Дөрес, бүгенге көндә ятим балаларны гаиләдә тәрбияләү сәясәте алып барыла. Һәр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дигән максат куела. Тәрбиягә алынган күпме баланың язмышы ничек тәмамланганы беребезгә дә сер түгел. Шәфкатьсезлек корбаннары - өлкән яшьтәге күпме әти-әниләр - картлар йортларында яшиләр. Күбесенең балалары дәрәҗәле урыннарда эшли.
Шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле мәкальләр татар халкында бик күп: «Изгелек итә алмасаң - яманлык кылма», «Кешегә игелек итсәң, үзеңә булышасың», «Һәркемгә дә йөрәк җылысы кирәк».
Без еш кына бер үк төрле проблема белән очрашабыз. Бәлки, кылган гамәлләребез һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер? Күп сөйләнеп йөргәнче, һәрберебез игелек кылырга ашыгыйк, әйләнә-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗлар күпме!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар