16+

Агентлыгы бар, туристларын гына табасы калды

Халыкара экспертлар туристларны кызыктыру дәрәҗәсе буенча Россиягә нибары 64 нче урынны гына биргәннәр. Мондый артталыкка төп сәбәпләрнең берсе - безнең инфраструктураларның гаять түбән булуы. Шулай ук виза алудагы киртәләр дә чит ил туристларын биздерә.

Агентлыгы бар, туристларын гына табасы калды

Халыкара экспертлар туристларны кызыктыру дәрәҗәсе буенча Россиягә нибары 64 нче урынны гына биргәннәр. Мондый артталыкка төп сәбәпләрнең берсе - безнең инфраструктураларның гаять түбән булуы. Шулай ук виза алудагы киртәләр дә чит ил туристларын биздерә.

Ә шулай да иң төп сәбәп - бездәге полициянең туристларны җинаятьчеләрдән саклый алуына ышаныч булмауда икән. Билгеле инде, кайсы туристның Россиягә килеп җинаятьчеләр кулыннан үләсе килсен ди?!.
Ә менә Россиянең Туриндустрия союзы әгъзасы Ирина Тюрина фикеренчә, экспертлар безгә урынны дөрестән дә төгәл биргәннәр. Тик аларның китергән аргументлары ялгыш:
- Россиядә иминлек проблемасы ул - бары тик стереотип, - ди Тюрина. - Берничә еллар элек ул дөрестән дә актуаль иде. Мәсәлән, Петербургта читтән килгәннәрне талау очраклары да булгалады. Ләкин бүген анда да тыныч, сервис та акрынлап яхшыра. Мәсәлән, былтыр җәйге Универсиададан соң, Казан бу өлкәдә танымаслык булып үзгәрде. Күпме яңа кунакханәләр барлыкка килде. Хәзер инде икенче проблема - аларны ничек тутырырга белмиләр. Туристлар кирәк.
Тюрина фикеренчә, туристларны иң куркыта торган нәрсә ул - бездәге бәяләр. Кунакханә үзе туристлык классына җавап бирми, ә бәясе биш йолдызлының да борынына чиртә. Мәсәлән, Көнчыгыш Европа илләрендә атналык тур 700-800 евро тирәсе торса, Россиядә исә ул инде 1500 евродан да артып китә. Шулай ук авиабилетлар да бездә чамасыз кыйммәт.
Россиянең төбәкләрендә ничектер, белмим, ә менә безнең Татарстанда туристлыкны үстерү мәсьәләсе инде бүген милли проект дәрәҗәсенә куелган дип әйтсәк тә була. Мәсәлән, 2020 елга республикада туристлар агымын 3,5 миллионга җиткерү күздә тотыла. Бу хакта әле күптән түгел генә Татарстанның туристлык буенча агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов матбугат конференциясендә хәбәр иткән иде. Мәгълүм ки, Президент Рөстәм Миңнехановның быел 3 мартта «Татарстанда Туристлык буенча агентлык булдыру турында»гы Указы нигезендә, хәзер безнең республикада яңа ведомство барлыкка килде. Аңа ихтыяҗ соңгы елларда Татарстанда туристлар агымы арту һәм туристлык индустриясенең нык киңәюе нәтиҗәсендә килеп туды. Яңа Агентлык алдына куелган иң беренче бурыч - туристлык тармагын икътисади яктан табышлы итү. Сер түгел, дөньяда байтак дәүләтләр бүген нәкъ менә туристлык хисабына яшиләр. Ә нигә безгә дә әлеге өлкәдә үзебезнең көчне сынап карамаска?!
Сүз дә юк, туристлар күбәйгән саен, республика казнасына акча да күбрәк керә. Өстәвенә, әлеге тармак байтак кешене эш урыннары белән дә тәэмин итә. Бүген аның бусы да бик кирәк нәрсә.
Соңгы вакытта республикада хаҗ кылучылар туристлыгы объектлары да пәйда була башлады. Мәсәлән, бүген Болгар һәм Свияжск инде үзләренә ел саен меңләгән туристны җәлеп итә. Раифа монастыре да шулар рәтендә. Шуңа күрә, хәзер мондый туристлыкны тагы да үстерү, әлеге объектларга чит ил һәм төбәкләрдән халыкны күбрәк тарту максатында, төрле илләрнең һәм төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре, татар диаспоралары белән элемтәләр урнаштыру бурычы куела.
Сергей Иванов белдергәнчә, Агентлык биш бүлектән торачак. Анда туристлык эшчәнлегенә дәүләт идарәсе бүлеге, туристлык продукциясен үстерү һәм туристлык буенча программаларны тормышка ашыру бүлекләре булачак. Моннан тыш, Агентлык составында иҗтимагый совет та төзелә. Аңа иҗтимагый оешмалар вәкилләре, туристлык өлкәсендә аеруча зур уңышка ирешүчеләр керә. Әлеге совет, өлешчә, бизнес, аерым кешеләр, оешмалар тарафыннан туристлык буенча тәкъдим ителгән проектларны караячак. Тагын бер мөһим нәрсә - туристлык өлкәсендә аеруча кызыклы, перспективалы проектлар өчен ел саен билгеле бер күләмдә махсус грантлар бүлеп бирү дә күздә тотыла.
Әйткәнебезчә, республикада туристлыкны үстерү буенча 2020 елга кадәр исәпләнгән махсус программа төзелгән һәм бүген аны кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерү бара. Программа тулы көченә тагын 2-3 айдан эшли башларга тиеш. Анда аеруча зур игътибар республикада яңа туристлык продукты булдыруга бирелә. Ул моңарчы бездә булган туристлык объектлары һәм әле яңа гына барлыкка килгәннәре белән берләштереләчәк. Алда билгеләп үтелгәнчә, төп максат - 2020 елга Татарстанда туристлар агымын ким дигәндә 3,5 миллион кешегә җиткерү. Шунысын да әйтергә кирәк, монда безгә бер көнлек визит белән килгәннәр исәпкә алынмый. Республиканың туристлык базарында аеруча зур өмет Россиянең эчке туристлыгына, ягъни безгә илнең башка төбәкләреннән килүче туристларга баглана. Моңа Казанда узган җәйге Универсиада да гаять зур этәргеч бирде. Соңгы вакытта, мәсәлән, безнең башкалага Мәскәү, Петербург, Самара һәм Түбән Новгородтан туристларның аеруча күп килә башлавы күзәтелә. Ә ерак чит илләрдән Казанны Германия, Төркия, АКШ, Сербия, Италия һәм Бөекбритания туристлары үз итә икән.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүген туристлык базарында безгә көндәшләр дә җитәрлек. Хәзер Россиянең һәр төбәге үзенә туристларны җәлеп итү өчен җан талаша. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Себердә, мәсәлән, туристларга каторжаннар тормышын татып карарга тәкъдим итәләр. Аерым алганда, Омск өлкәсендә һәр теләүчегә үзен каторжан итеп тоярга мөмкинлек бирәләр. Әйтик, 5 килограммлы тимер богаулар таккан килеш Себер трактының бер өлешен үтәргә була. Анда Зур Укы дигән авыл янында революциягә кадәрге Мәскәү-Себер трактының бер өлеше сакланып калган. Һәм ул бүген XVIII гасырның юл төзелешен чагылдыра торган тарихи һәйкәл булып тора. Шунысы кызык, әлеге юлдан каторжаннар кебек богау асып үтәргә теләүче туристлар бихисап.
Ә бит әлеге тракт безнең Татарстан аша да уза. Мәсәлән, белгәнемчә, Питрәч районының Бутырка авылында авыру каторжаннар өчен тукталыш пункты булган. Ә нигә, мәсәлән, аны тарихи объект буларак торгызмаска. Билгеле бер мәгълүмати кызыксындыру чаралары үткәреп, аны туристларга тәкъдим иткәндә, ул шактый үзенчәлекле туристлык объектына әйләнергә мөмкин, минемчә.
Аннары соңгы вакытта бөтен дөньяда туристлыкның круиз төренә игътибар арта. Туристларны сәфәрнең җиңел планлаштырылуы һәм «бөтенесе дә кертелгән» системасы буенча бәянең чагыштырмача арзан булуы канәгатьләндерә. Туристлыкның круиз төре бүген аеруча Төньяк Америкада киң таралган. Шулай ук Европа илләрендә дә аңа игътибар көчәя.
Елга круизының диңгезнекеннән өстенлеге шунда - монда туристлар өчен илнең үзәк өлешендәге кечкенә шәһәрләрдә туктау мөмкинлеге бар. Бу шәһәрләргә зур диңгез кораблары килә алмый. Моннан тыш, туристларга бер урыннан икенчесенә багаж ташып күчеп йөрисе дә юк. Бер урында килеш, табигать һәм шәһәрләр белән рәхәтләнеп хозурланырга була. Меңләгән пассажир кайнашкан зур диңгез корабына караганда, 80-90 каюталы җыйнак кына елга судносы күпкә уңайлырак.
Казанның Идел төбәгенең нәкъ үзәгенә урнашуы аны мөһим круиз юнәлеше буларак та үстерергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, бездә инде туристлык буенча Агентлык бар һәм хәзер, кем әйтмешли, туристларын гына табасы калды. Ә бәлки безгә аларны бүген бергәләшеп эзләргә кирәктер. Агентлык та бит теге грантны тикмәгә генә билгеләми. Кем белә, туристлыкны үстерү буенча, нәкъ менә сезнең тәкъдим бәлки аңа лаек булыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading