16+

АКШ БМО белән дә санлашмый

Инде ике атна буе бөтен дөнья халкының кызыксынулы карашлары Сүрия дәүләте тарафына юнәлтелгән. Тыннарыбызны кысып, әлеге гарәп иленең территориясендә Американың бомбалары белән ракеталары кайчан шартлый башлар икән дип күзәтәбез. Җинаятьче як ачыкланмаган һәм кулында төпле дәлилләре булмаган көенчә үк, үзенең хәрби йөзгечләрен Сүриянең ярларына юллаган АКШ әле һаман да тәгаенли...

АКШ БМО белән дә санлашмый

Инде ике атна буе бөтен дөнья халкының кызыксынулы карашлары Сүрия дәүләте тарафына юнәлтелгән. Тыннарыбызны кысып, әлеге гарәп иленең территориясендә Американың бомбалары белән ракеталары кайчан шартлый башлар икән дип күзәтәбез. Җинаятьче як ачыкланмаган һәм кулында төпле дәлилләре булмаган көенчә үк, үзенең хәрби йөзгечләрен Сүриянең ярларына юллаган АКШ әле һаман да тәгаенли...

Инде ике атна буе бөтен дөнья халкының кызыксынулы карашлары Сүрия дәүләте тарафына юнәлтелгән. Тыннарыбызны кысып, әлеге гарәп иленең территориясендә Американың бомбалары белән ракеталары кайчан шартлый башлар икән дип күзәтәбез. Җинаятьче як ачыкланмаган һәм кулында төпле дәлилләре булмаган көенчә үк, үзенең хәрби йөзгечләрен Сүриянең ярларына юллаган АКШ әле һаман да тәгаенли алмый. Бөтен илләр җәмәгатьчелеге моңа шат кына үзе.

Обама ник кабалана?
Барак Обама бүген, Сүриягә каршы хәрби операциясен башлап җибәрер өчен, АКШ Конгрессының җавабын көтә. Анысы 9 сентябрьгә чаклы ялда. Әмма Конгресс бу сорауны хәл итәргә алынган очракта да, аның күпчелек утырышчылары Обаманың карарына каршы чыгачаклар, дип ышана төрле илләрнең абруйлы сәясәтчеләре.
Обамага ил Конгрессының таянычы нигә кирәк соң? Күрәсең, АКШның союздаш илләренең күпчелеге Сүрия хәлләренә тыкшынудан баш тартып бетергәч, дәүләт башлыгының әлеге хакимият органының таянычына булса да өметләнүдән башка хәле калмагандыр. НАТО канаты астында Америка белән «бер табада кайнашкан» дистәдән артык ил, шул исәптән Италия, Греция, Германия, Бөекбритания кебек юк-бар түгел дәүләтләрнең терәген бу мәсьәләдә Обама инде югалтты. Алар Сүриядә агулы газ кулланылуны җавапсыз калдырырга ярамаганлыгы белән риза, әмма БМОның Куркынычсызлык Советының карарыннан башка, алар ниндидер гамәлләр кылырга ашыкмыйлар.
Ә Обаманың БМО белән исәпләшеп тормавының бу инде беренче очрагы гына түгел. Әлеге халыкара оешманың хуплавыннан тыш, АКШ Иракның эчке эшләренә тыкшынып маташкан иде инде. Бу кампания 2011 елда тулы уңышсызлык белән тәмамланды. Ике ел эчендә ул сугыштан алынган яралары да төзәлеп бетмәгән килеш, хәзер Америка яңа маҗараларга борынын тыгып маташа. Аның Бәшәр Асадка каршы баруының да бер үк тырмага икенче тапкыр басу булмас дип кем ышанып әйтә ала?
Конгресстан уңай җавап ала калган очракта, шуның белән Обама, бәлки, үзенең төшеп беткән дәрәҗәсен бераз күтәрергә дә исәпли торгандыр. Аның ил эчендә, халкы арасындагы абруе болай да какшаган иде инде, Сүрия вакыйгасыннан соң, ул тагын да түбән тәгәрәде. Америкалыларның яртысыннан артыгы хәзер үз Президентларын сөймәүләрен ачыктан-ачык белдерә.
Обама үзенең Сүрияне ракета утына тоту карарын ничек аңлата соң? Аның сүзләренә караганда, күп дәүләтләр сугыш вакытында да кулланырга куркып торган коралны файдаланып, меңләгән кешене, шул исәптән тату халыкны да һәлак итү җавапсыз калмаска тиеш. «Алайса без халыкара тыюның артык мәгънәгә ия булмаганын күрсәтәбез», - ди Обама һәм аның милли иминлеккә куркыныч белән янавына басым ясый. Обама һичшиксез хаклы: Сүриядәге газ һөҗүмендә гаеплеләр җәзага тартылырга тиешләр. Әмма аның җәзаның шундый ысулын сайлавы гына хаталы. Бер канлы вакыйгага җавап итеп, икенче канлы вакыйга оештырып яту мәгънәле була алмый. Ракета утына тотуның яңа корбаннарга китерәчәген америкалылар да, АКШның союздаш дәүләтләренең халкы да, башка илләр дә яхшы аңлый. Бер Обама гына аны әллә аңламый, әллә аңларга теләми.

Барысын да Америка үзе оештырган булуы да бар
АКШның газ һөҗүменең Бәшәр Асадның эше икәнен исбатлаучы дәлилләре дә бик шикле. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдергәнчә, Америка тәкъдим иткән тикшерү нәтиҗәләрендә географик нокталар да, исемнәр дә, сынауларны профессионаллар эшләвенә дәлилләр дә күрсәтелмәгән. Әледән-әле өскә калкып чыгып торган мәгълүматлар да вакыйгага яңа төсмерләр өсти. Мисал өчен, үзенең тикшеренүен үткәргән Бөекбританиянең бер газетасы Сүриягә химик корал җитештерергә мөмкинлек бирә торган матдәләрне үз илләренең Премьер-министрлары Дэвид Кэмерон керткәнлеген ачыклаган. Бу хәбәрдән мондый нәтиҗә дә чыгарырга була: мәкерле ниятләрен чынга ашыру максатында Сүриягә бәреп керү өчен АКШ анда оппозиция кулы белән газ бомбасын үзе шартлаттырган, ә ул коралны ясарга Американың союздашы Бөекбритания ярдәм иткән. Бу вариант Обаманың вакыйганы җентекләп өйрәнмичә, Сүриягә сугыш игълан итәргә ни өчен шулай ашык-пошык әзерләнеп йөргәнен дә аңлатып бирер иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading