16+

АКШта аталар да аталар

Бигрәкләр дә башкалар турында гына кайгыртучан дәүләт тә инде бу АКШ! Дөньяда булган бер генә вакыйгага да ул битараф кала алмый: дөньякүләм тынычлыкка куркыныч янаса, «борчыла» башлый, берәр илдә сугыш кабынып китсә, шунда ук анда үзенең гаскәрләрен юллый, бөтен әйбердән хәбәрдар булып тору өчен ил башлыкларының телефоннарын тыңлый. Дөньякүләм масштабтагы...

Бигрәкләр дә башкалар турында гына кайгыртучан дәүләт тә инде бу АКШ! Дөньяда булган бер генә вакыйгага да ул битараф кала алмый: дөньякүләм тынычлыкка куркыныч янаса, «борчыла» башлый, берәр илдә сугыш кабынып китсә, шунда ук анда үзенең гаскәрләрен юллый, бөтен әйбердән хәбәрдар булып тору өчен ил башлыкларының телефоннарын тыңлый. Дөньякүләм масштабтагы проблемалар белән мәшгуль булгангадырмы, ул үз борыны астында булган вакыйгалар артыннан күзәтеп бетерергә генә никтер өлгерми. Октябрьдә АКШ аздан гына икътисади чоңгылга төшеп батмыйча калган иде, ноябрь башыннан Америкадагы атышлар турында хәбәрләр килә башлады.
Ноябрьнең беренче атнасы эчендә генә дә АКШта өч ут ачу җинаяте булды. 1 ноябрь көнне Лос-Анджелес аэропортындагы атулар нәтиҗәсендә 7 кеше яраланган иде. 3 ноябрь көнне Төньяк Каролина штатының аграр университеты бинасында бер студент яраланды. 5 ноябрь көнне Нью-Джерси штатының бер сәүдә үзәгендә атулар яңгыраган, бу юлы корбаннар булмаган. Өч очракта да җинаятьчеләр - америкалылар үзләре.
Утлы корал йөртү рәсми рәвештә рөхсәт ителгән
АКШта ут ачу җинаятьләре инде күптән гадәти күренешкә әверелде. Алар Америкада атна саен диярлек булып тора. Проблеманы чишәр өчен, утлы коралны ирекле йөртүне тыеп кына куясы да бит, тик Обама моны эшләргә ашыкмый. Кая инде, аның бит әле иң элек башка илләрдә тынычлык урнаштырып бетерәсе бар!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading