16+

Акылдан язган яз

Соңгы елларда климатның белгечләрнең фаразларына, халык сынамышларына буйсынмаслык булып үзгәрә баруын күзәтсәк тә, табигатебезнең тотрыксыз холкына һаман да күнегеп бетә алмыйбыз.

Акылдан язган яз

Соңгы елларда климатның белгечләрнең фаразларына, халык сынамышларына буйсынмаслык булып үзгәрә баруын күзәтсәк тә, табигатебезнең тотрыксыз холкына һаман да күнегеп бетә алмыйбыз.

Агымсулар ярсый
Хәтерләсәгез, былтыргы кышта кар чамадан тыш күп явып, язга чыккач, барыбыз да моңарчы күрелмәгән елга ташулар, су басулар көткән идек. Әмма ул чакта елга-суларга якын яшәгән кешеләргә янаган куркыныч, элекке җәйдә эсселектән, корылыктан интеккән җирнең сусау дәртен канәгатьләндереп, аның ярыкларына, тишекләренә сеңде дә бетте. Быелгы яз артык табигый бәла-казалар турында кисәтмәсә дә, барысы да нәкъ киресенчә килеп чыкты.
Гомергә бер тапкыр гына булса да, таяк та ата, дип әйтәләр. Карап торышка бернинди зыянсыз тоелган, күркәм генә ага торган елгалар да, кайчагында ярсып, кеше мөлкәтенә һөҗүмгә ташланырга мөмкин. Быелгы яз шундыйрак булды, ахры - ярларыннан ташып чыкмаган елгалар калдымы икән?!
Яз беренче булып авылларның ишеген шакый. Кышкы юрганыннан иркәләнеп-назланып кына арыныр дип көтелгән авыллар быел берничә көн эчендә ала-колага әйләнде дә куйды. Һава температурасы кинәттән күтәрелү һәм озак вакытлы яңгырлар нәтиҗәсе авыл халкын берара киеренке халәттә торырга мәҗбүр итте, чөнки урман сулары түбәнлекләрдә урнашкан йортларга таба ыргылды, елгалар ярларыннан чыгып, болыннарны басты, буалар ташып акты. Язгы ташулар корбаннары арасында иң хәтәре Әгерҗе районының Иж-Бубый, Ютазы районының Әбсәләм торак пунктлары, Баулы районының Уба авыллары өлешенә туры килде. Аларда, гомумән алганда, 200гә якын йортны су басып, күп кешеләр туганнарына күченеп торырга мәҗбүр булдылар.
Кисәк кенә чын яз башлану Татарстанның бер генә районына да аккан суга тыныч кына карап утырырга ирек бирмәде. Беркөнне дустым, Әлмәттә 23 градус җылылык, дип әйткәч, аңа ышанып бетмәгән идем, яңалыклардан республиканың кара алтын башкаласы «йөзеп йөри» дигән хәбәр яңгырагач, ышанмый чара калмады. Соңрак ташкын әсирлегендә 202 йорт булуы, кайбер йортлардан кешеләрнең эвакуацияләнүе билгеле булды.
Быелгы акылдан язган яз галәмәтләре инде артта калып бара. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ташкыннардан янаган куркыныч тәмам, елгалар ярларына, кешеләр йортларына кире әйләнеп кайтып бетте, дип хәбәр итә. Башкача су басулар булмаска тиеш, дип фаразлый алар. Хәзерге табигатьнең тотрыксыз холкын белгәнгә, күңелләрдә барыбер пошаманлык хисе саклана әле.

Табигать фаразларны иләп бирә
Табигатьнең безнең белән өзлексез шаярып торуы дәвам итә. Ул Тукайның шигырендәге тазбаш малай шикелле - аның тагын нинди сюрпризлар майтарасын алдан белә торган түгел. Бабам исән чагында календарьга төрткеләр куеп бара иде: мисал өчен, декабрьнең 10 нчы числоларында 20 градус салкынлык булган икән, июньнең дә шул ук көннәрендә 20 градус чамасы җылылык булырга тиеш; кар яуган икән, яңгыр сибәләргә тиеш. Гадәттә, ул халык сынамышлары кабул килә торган иде. Хәзер табигатьнең холкын элеккедән килгән халык фаразлары гына түгел, хәтта һава торышын үлчәүче «супер-пупер» җайланмалар, тәҗрибәле синоптиклар, белгечләр дә төгәл генә белә алмый.
Әлеге дә баягы: «Табигатьнең кәҗәләнүенә һәрчак әзер торырга кирәк», - дигән сүзләрне тагын бер кат әйтәсе генә кала. Быелгы язга Татарстанның зур әзерлек белән керүен дә искәртмичә булмый. Ихтимал су басуларга карата Казан 20 февраль числоларында ук хәстәрләнергә тотынган иде. Ташкыннар башлангач, елгаларда бозлар шартлату, су баскан йортлардан кешеләрне эвакуацияләү, вакытлыча яшәү урыннарын булдыру, аларга китерелгән кешеләрне азык-төлек, кием белән тәэмин итү, ташкын нәтиҗәсе белән көрәшүләр һәм башкасы тиешле дәрәҗәдә эшләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading