Храм һәм часовнялар саны 2011 елның гыйнвар аенда бирелгән мәгълүмат буенча Мәскәү епархиясендә 837 данәгә җиткән. Шуларның 271ендә йолалар даими рәвештә алып барыла. Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Кирилл: «Бу санны ким дигәндә 600 данәгә җиткерергә кирәк», - дип чыгыш ясый ул чакны. Хәзер Мәскәүдә Сергей Собянинның җиңел кулы белән 200...
Мәскәүдә ничә чиркәү бар?
Быел апрель аенда Мәскәү мэрының элеккеге урынбасары Владимир Ресин, «Российская газета»га «Россия буенча уртача күрсәткечкә ирешү өчен, Мәскәүдә 316 гамәлдәге храм янәшәсенә тагын 591 храм кирәк», - дип комментарий биргән. Россия башкаласындагы чиркәүләр саны белән кызыксынып, интернетка кергәч, шундый мәгълүматларга юлыктым.
Быел май аенда Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә: «Дәүләт мәчетләр төзелешенә җирле бюджеттан да, федераль бюджеттан да акча бүлеп бирми. Башка конфессияләргә, күреп торабыз, ярдәм күрсәтелә. Коткаручы Гайсә чиркәвен тоту өчен быел 372 млн сум бүлеп бирелгән. Чиркәүне без бергә төзедек. Мөселман оешмалары, эшмәкәрләр чиркәү төзелешенә миллионлаган сум акча бирде. Әлбәттә, моны белә торып, мөселманнар үпкәле», - дип, Россия-24 каналына интервью бирде. Кызганыч, «чиркәүләр каласы»нда бүген нибары өч кенә мәчет эшләп килә. «Зурайтып төзибез» дигән сәбәп белән, дүртенчесен җимертүдә былтыр Гайнетдиннең үз кулы уйнаган иде.
Юк, Мәскәү елгасының буеннан буена тезелешеп киткән чиркәүләрнең санын һич күпсенеп әйтүем түгел минем. Булсыннар! Әгәр гыйбадәтханәләр бар һәм алар үз функциясен җиренә җиткереп башкара ала икән, денсез халык арасында яшәүгә караганда, денле җәмгыятьтә яшәү күпкә рәхәтрәк һәм куркынычсызрак булырга тиеш бит. Мәсәлән, безнең башкалабыз Казанда да бүгенге көндә 24ләп православие храмы исәпләнә. Тиздән Мәскәү районының Чистай урамында һәм Азиноның Ваһапов урамында да яңа чиркәүләр эшли башлаячак. Чистай урамындагысының ачылыш тантанасында Бөтенроссия патриархы Кирилл үзе дә катнашырга чамалап тора икән. Әле нинди көнне дип сорагыз: аның Казанга булган визиты кичектерелеп, 12-13 октябрьгә тәгаенләнгән. Ә бу көннәрдә татар милли хәрәкәте «Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы җимерелү һәм чукындыру сәясәте башлануга 460 ел тулу» уңаеннан матәм чаралары оештырырга җыена.
Мәчет салуны тыйдылар
Менә шулай ул, бездә җиң сызганып, патриархны каршы алырга әзерләнү процессы бара, ә Мәскәүдә исә ничә елдан бирле мәчет салырга бер генә җирдә дә урын табып булмый. Мәскәү мөселманнарына һаман нибары өч мәчет һәм бер палатка белән канәгатьләнергә туры килә. Быел сентябрь башында шәһәрнең төзелеш һәм җир комиссиясе Россия мөселманнарының берләшкән ислам үзәгенә, Мәчет һәм Ислам гуманитар үзәге төзү өчен, Барышиха, 57 адресы буенча 35 сутый җир бүлеп бирергә ризалашкан иде. Ләкин 19 сентябрь көнне Митино районында яшәүче 1,5-2 меңләп кеше, «13 катлы, 30 метр биеклектәге мәчет төзелә икән», дигән хәбәрне ишетеп, мәчетне булдырмас өчен, канунсыз урам чарасы оештырды. Гәрчә андый мәчет була алмаса да. Алар үзләренең бу гамәлен районда мәчет төзелсә, транспорт һәм эпидемиология, шулай ук иминлек саклау һәм тәртип саклау мәсьәләләре кискенләшәчәк, дип аңлатты. Янәсе, зур мәчет төзелү бу район халкының машинада йөрү мөмкинлеген тагын да киметәчәк, олы бөкеләр барлыкка килүгә сәбәп булачак, Корбан бәйрәмнәре вакытында бу район күпләп мал чалу урынына әвереләчәк, мөселманнар мәчет тирәләренә күпләп җыелып, урамны пычратачак икән. Каршылар мэриягә «Районда бөтен инфраструктура җитешме?» дигән сорау куя. Ә ниндидер социологик сораштыру, имеш, Митинода яшәүчеләрнең 90 проценты мәчет төзелешенә каршы, дип күрсәткән. Нәтиҗәдә, шәһәр хакимиятенең төзелеш һәм җир комиссиясе мәчет салуны туктатып торырга карар кылды.
Бу шәһәр хакимияте тарафыннан мәчет салуга рөхсәт бирелмәүнең беренче генә очрагы түгел. 2011 елның августында Мәскәү хакимияте Идел бульварында мәчет салудан баш тарткан иде инде. «Бу урында инженер коммуникацияләре үткәнлектән, эре объектлар төзү мөмкин түгел», - дип аңлатты ул чакта округ префекты Владимир Зотов. Ә планлаштырылган төзелеш урынына агачлар утыртып, Грайвороновскаядан Окская урамына чаклы сузылган җирне скверга әйләндерделәр. Идел бульварында мәчет булдырмас өчен, Текстильшик, Кузьминка районнары, Рязань проспектында яшәүчеләр 2010 елның сентябреннән бирле тырышлык куя килде, алар хәтта мәчет булдырмауны таләп итеп, Дмитрий Медведевка ачык хатка кадәр юллады. Ә бу юлы планлаштырылган шундый масштаблы төзелешне туктату өчен нибары әлеге районда гомер итүче 2 мең чамасы кешенең каршы булуы һәм хакимият белән килештерелмәгән митинг оештыруы җитә калды. Төньяк-көнбатыш округының префекты Владимир Говердовский җиткерүенчә, төзелешнең биеклек регламентын мэрия җирле депутатлар белән килештермәгән булган икән. Ә бу урында төзеләчәк бинаның биеклеге 30 метрлы булырга мөмкин иде. Хәер, мәчет төзергә рөхсәт үз көчендә калган очракта, манараларны тәбәнәгрәк итәргә дә килешеп булыр иде кебек...
Толерантлыкның ни икәнен онытып җибәргән кайбер затларның, мәчет төзелгәч, бу районда мөселманнар саны тагын да артыр дип котлары алына. «Россия для русских» диючеләрнең чиркәүләр шәһәрендә мәчет төзеттереп, христианча архитектураны бозасылары килмәве дә мәгълүм. Андыйлар интернет челтәрендәге төрле бәхәс форумнарында мөселманнарга: «В чужой монастырь со своим уставом не лезут», - дип кенә җикеренәләр. Гәрчә Мәскәүнең христиан шәһәре булуы бүген шул чиркәүләр саны белән генә исәпләнсә дә. Әнә бит рәсми мәгълүматлар буенча, былтыр Ураза гаетендә Мәскәүнең җәмигъ мәчете үз тирәсендә 126 мең мөселманны туплаган булган. Быел ЭЭМ мәгълүматлары буенча, Җәмигъ мәчетендә гаеттә 100 меңләп кеше катнашкан. Хәзерге көндә Тынычлык проспектындагы палатка эченә һәм аның тирәсенә җомга саен 15-20 мең мөселман җыела. Дөньядагы һәр биш кешенең берсе ислам тарафдары булып исәпләнгән, хәтта руслар арасында да иман китерүчеләр күбәйгән бүгенге заманда мөселманнарга «понаехали тут» дип карау урынсыз. Кайбер мәгълүматлар буенча хәзер Россиядә мөселманнарның саны 23 миллион дип күрсәтелә. Һәм бу сан өере белән дингә килүче яшьләр хисабына көннән-көн арта тора. Мәскәүдә хәзерге вакытта этник мөселманнарның саны ике миллион чамасы дип исәпләнә. Дөресен генә әйткәндә, Россиянең иң киң таралган диннәр арасында икенче урында торган ислам диненең гает бәйрәмнәренә инде күптән дәүләт статусы бирергә һәм аны рәсми рәвештә ял көне итеп кабул итәргә вакыт. Ул очракта мәскәүлеләрнең дә бу көннәрне эшкә ашыгасы булмас, мөселманнар исә аларга артык комачаулык тудырмас иде.
Патриотлык кайдан килсен?
Быел җәй Мәскәүгә барып, андагы татар бистәсенең Иске мәчетендә узучы җомгада үзем дә катнашып кайттым. Күп дигәндә, ике йөз кешене сыйдыра алучы бер генә каттан гыйбарәт булган бу җыйнак кына бинага берничек тә сыя алмаган халык намазны ишегалдындагы асфальтка обой яки газета җәеп укый, шушында утырган көе вәгазь тыңлый. «Татарлар ник мәчеткә йөрми?» - дигән сорауга Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бервакыт: «Татарлар хәзер Мәскәүдә фатирлы, дачалы, чит ил машиналарында йөриләр. Аларга гыйбадәт кылырга да уңайлы шартлар кирәк. Алар инде трамвай юлларына басып, газета кисәгенә баш төртеп, намаз укырга теләмиләр. Аларга аяк киемнәрен куярга, туннарын эләргә урын юк», - дип әйткән иде. Бу чыннан да шулай. Мәчеткә йөрер өчен әле бит иң беренче ул мәчетнең якында гына булуы, анда кереп басарлык урын табылуы да кирәк. Ә Мәскәү мөселманнары өчен мондый шартларны тудырырга инде ничәмә ел мөмкинлек бирелми. Әйтерсең лә мөселман кешесе Россия гражданы түгел дә, әйтерсең лә аның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерергә хокуклары юк. Алар да бу ватан кешеләре, аларның да әби-бабайлары шул җирләрне саклап калыр өчен кан койган, шул җирдә тир түккән һәм хәзер дә шул җирлектә яши, хезмәт куя, илне саклый югыйсә. Шул ук вакытта хакимият мөселманнар күңелендә толерантлык, патриотик хисләр тәрбияләргә тели. Шәхсән мин, обой кисәге җәеп, җәен-кышын урам шакшысында утырган яшь кешедә патриотлык хисләре тәрбияләп булуына нык шикләнәм. Ә бит мөселман кешесе һәр җомга саен мәчеткә йөрергә, вәгазь тыңлап, җәмәгать намазы укырга тиеш. «Өч тапкыр җомгадан калучының иманы чыга» дигән хәдис бар. Һәрхәлдә, җомга намазына йөрмәгән кешенең иманы зәгыйфьләнүе, өстәвенә андыйларның дөрес булмаган юлга басу куркынычы, җомга намазына йөрүче мөселманныкына караганда, күпкә зуррак. Нәкъ менә шул мөселманнарга бердәм мәхәллә булып яшәргә мөмкинчелек, уңайлы шартлар тудырылмау, аларның күңелендә канәгатьсезлек артуга һәм аерым төркемнәргә бүлгәләнеп, үз дөньяларында гына кайнауга китерә дә. Ә белемле имамнарның аларга үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерү мөмкинлегеннән шул рәвешле мәхрүм булуы, халык белән эшли алмавы мөселманнарның радикальләшүенә һәм күңелсез нәтиҗәләргә китерә дә инде. Чөнки кайлардадыр җыелышып вәгазьләнүчеләрнең башында нинди уйлар икәнлеге шактый томанлы.
Комментарийлар