16+

Ашарга кем әзерләргә тиеш?

Марат КӘБИРОВ Әлбәттә, хатын-кыз! Гаиләсе өчен тормыш шартларын ничек тә яхшыртырга теләп көне буе эш артыннан чабып арып-талып кайткан ирне һәрвакыт кайнар аш, җылы караш һәм назлы куен көтеп торырга тиеш. Шуларның берсе булмаса да - бетте баш дигән сүз. Иргә тагын мәшәкать өстәлә. Кайнар аш эзләп бер урынга, назлы...

Марат КӘБИРОВ Әлбәттә, хатын-кыз! Гаиләсе өчен тормыш шартларын ничек тә яхшыртырга теләп көне буе эш артыннан чабып арып-талып кайткан ирне һәрвакыт кайнар аш, җылы караш һәм назлы куен көтеп торырга тиеш. Шуларның берсе булмаса да - бетте баш дигән сүз. Иргә тагын мәшәкать өстәлә. Кайнар аш эзләп бер урынга, назлы...

Марат КӘБИРОВ
Әлбәттә, хатын-кыз! Гаиләсе өчен тормыш шартларын ничек тә яхшыртырга теләп көне буе эш артыннан чабып арып-талып кайткан ирне һәрвакыт кайнар аш, җылы караш һәм назлы куен көтеп торырга тиеш. Шуларның берсе булмаса да - бетте баш дигән сүз. Иргә тагын мәшәкать өстәлә. Кайнар аш эзләп бер урынга, назлы куен эзләп икенче җиргә барырга һәм соңыннан «хатынның карашы бераз җылынмады микән?» дип үз өенә кайтырга тиеш булып чыга. Ирмен дигән ир, гомер буе җыйган дәрәҗәсен төшереп, ашарга әзерләп йөри алмый бит инде. Аннан соң, ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша, дигән әйтем дә бар. Хатының ашарга пешереп тормый икән, димәк, ул синең йөрәк түреңә узу өчен бер адым да атламый яки атларга теләми дигән сүз. Гарьлек, билләһи! Син аның өчен тырышасың, ә ул... Бәлки, әле аның сөяркәсе дә бардыр. Кичә дә башы авыртты...
Бу мәсьәләгә шулайрак якын килергә дә мөмкин. Ашарга пешерү генә түгел, гомумән, өйдәге бөтен эшне дә хатын-кыз эшләргә тиеш. Идән юылмаган, өй җыелмаган, кер юылмаган икән - хатын гаепле. Эшләп йөрсәни! Йөрсен... Аны эшкә син куып чыгармаган бит, үз күңелен күрер өчен йөри. Һәм хыялыңның чигенә кадәр дәвам итәргә.
Икенче төрле дә була. Монысы хатын-кызлар карашыннан.
Әлбәттә, ирләр! Ә кем очрашып йөргән чакта: «күтәреп кенә йөртермен, өрмәгән җиргә дә утыртмам, ни теләсәң, шуны эшләрмен» дип сайрады? Вәт, мин ашарга пешерүен телим. «Һавалардан йолдыз алып бирер идем, буем гына җитми аз гына» дип кем хисләнде? Ярый, йолдызга буе җитмәсә, анысын гафу итәргә була. Суыткычка буе җитә ич. Алсын шуннан бәрәңге, әрчесен матур итеп. Мин дә эштән кайттым. Әле балаларга дәрес әзерләшәсем бар. Иртән юып киткән керләр үтүкләнмәгән. Шундый чакта да бераз ярдәмләшмәгәч, нигә кирәк ул ир. Әнә, ахирәтем... Бәхет эчендә яши, ирдән уңды. Иртән торып бер эшкә киткәне юк, көн таң атса, төрле салоннарда йөри. Өен хезмәтчеләре җыештыра, табын әзерли. Менә шундый тормышта яшәтә алмагач, минем ир кисәге. Үзе әзерләсен. Әзерләмим!..
Беренче карашка гади булып тоелган шушы мәсьәләдә дә әллә нинди каршылыклар килеп чыгарга мөмин. Барысы да гаилә ташының ни дәрәҗәдә кызуына бәйле. Ә карашларның берсен дә хуплап та, кире кагып та булмый. Һәм алар яши, безнең белән идарә итә.
Бу мәсьәләгә минем караш та башкаларныкыннан артык аерылмыйдыр. «Тиеш» дигән сүзне бик санлап бармыйм. Беркем дә беркемгә берни дә тиеш түгел. Әгәр кемнең кемгә нәрсәләр тиеш икәнен чутлый башласаң, гаилә түгел, базар мөнәсәбәтләре башлана. Кемнең мөмкинлеге бар - шул пешерә. Һәм вәссәләм.
Гомумән, бер нәрсәдә дә «синме, минме» дип бәхәсләшергә яратмыйм. Бер әйтәм дә - бетте. Әйе, бетте ди сиңа. Эшләсәләр эшлиләр, эшләмәсәләр - үземә кала. Моны хәзер барысы да белә инде, ике әйттерүче юк. Ә элегрәк, малайлар бәләкәй чакта, берәр эш кушсам: «Хәзер, әти» - диләр дә, нәрсә беләндер мавыгып, онытып җибәрәләр иде. Соңыннан исләренә төшә. Киләләр. Ә эш инде беткән - уңайсыз хәлгә калалар. Аннан соң: «Әти үзе тотынганчы» дип, авыздан чыгу белән, эшкә керешергә күнегеп киттеләр. Минем һәртөрле маҗараларга юлыгып, озак кына урында яткан чакларым да күп булды. Шуңа күрә, икеләнүсез әйтә алам: эшли алу - бәхет ул. Ялкауланасы килгән чакларда кай җиремнедер сындырып түшәктә яткан вакытларны искә төшерәм - шундук ярдәм итә.
Мин өйгә иртәрәк кайтам һәм вакытым бар икән, әлбәттә, нәрсәдер маташтырып куям. Сүз чәй кайнату, йомырка пешерү турында гына түгел. Әнкәй гомер буе иртән чыгып китеп кичке караңгыда гына кайтып кергәнлектән, бәләкәй чактан ук бу һөнәрне үзләштерергә туры килде. Алтынчы сыйныфта укыганда безгә мал абзары төзергә килгән осталарның тамагын хәстәрләү инде тулысынча минем өстә иде. Зарланучы булмады. Агуланучы да. Студент чакта да плитә тирәсендә еш бөтерелергә туры килде. Ә моның үз өстенлеге - студенткалар белән еш аралашасың, танышасың, башкаларны таныштырасың. Студентка дигәннән... Башкортстанның төпкел авылларыннан яңа гына килгән кайбер кызлар газ плитәсен өреп кенә сүндерәләр иде. Учак сүндергән шикелле. Алар инде җитди уңыш-дәрәҗәләргә ирештеләр һәм кайвакыт очрашсак, кухнядагы хатирәләрне яңартып, көлешеп алабыз.
Шуңа күрә, ашарга әзерли беләм һәм аны вакыты-вакыты белән бик яратып башкарам. Гаиләдәгеләр дә мондый чакта могҗиза көткән сыманрак кылана. Мин инде ит белән бәйле нәрсәләр маташтырырга яратам. Кыздырылган казмы шунда, башкасымы. Уңышлы гына килеп чыкса, гаиләңне сөендерә алуың өчен үзең дә шатланасың. Рәхәт бит инде.
Ләкин мондый нәрсә бик еш кабатланмый. Пешерергә түгел, ашарга вакыт тапмаган чак та булгалый. Әйтик, мин ниндидер зур әсәргә тотынам икән - бетте, урынымнан кырып та ала алмыйлар. Ашыйсы да, йоклыйсы да килми андый чакта. Унар көн йокламаган чаклар бар. Соңыннан карыйсың да: «Карале, мин моны ун көн эчендә күчереп язып та бетерә алмыйм бит», -дип уйлыйсың. Ә язылган бит. Гомумән, Ходайга бик рәхмәтлемен. Миңа бары тик кузгалырга, тотынырга гына кирәк, нәрсәгә тотынсам да - калганын ул үзе эшләп бетерә. Һәркемнең дә шулайдыр инде ул...
Малайларның икесе дә ашарга әзерли белә. Авылга кайткан чакларында, әни рәхәткә чыга инде: «Бүген пылау пешерерсең, бүген моны...» - дип кенә утыра. Алар өйдә дә әзерлиләр. Кайчагында шалтыратып заказ гына бирәм. Бәләкәйдән миңа ияреп чүкеч-пычкы тотып үстеләр, эш рәтен белмиләр дип әйтә алмыйм. Гомумән, малай кешегә бер һөнәр дә артык булмый. Өйрәнсеннәр генә...
Шулай да кухня хуҗасы - әниләре. Ул күз ачып йомганчы нәрсәдер әзерләп ала. Менә шул сыйфатын бик яратам. Аннан соң, минем бит алдан әйтми-нитми генә бер көтү кеше ияртеп кайта торган гадәт тә бар. Бер дә юктан алай итмисең бит инде - ышанганга күрә, өйдә ничек микән дип уйлап та тормыйсың.
- Шалтыратсаң булмый идемени, - дип шелтәләп ала да без сөйләшкәләгәнче табынга да чакыра башлый.
Хатын-кыз үзе бер могҗиза бит инде ул: кулы тисә - ризыкка тәм, дөньяга ямь керә. Мин, әлбәттә, яратам ул пешергәнне ашарга. Ләкин бар эшне дә аңа гына өяргә димәгән. Аннан соң, хәзер бит ачлык заманы түгел, хәтта икең дә иренгән хәлдә дә ниндидер кафега чыгып керергә мөмкин. Яки кибеттән берәр җайлы ризык алырга. Шунлыктан, ашарга пешерү ул инде проблема түгел, ә бер-береңә хөрмәт күрсәтү чарасы гына.
Һәм «ирләр эше, хатын-кыз эше» дигәнне дә бик күпертәсем килми. Асылда барысы да гади генә бит инде. Ирләр өлгермәгән бөтен нәрсә - хатын-кыз эше. Хатын-кыз теләмәгән яки булдыра алмаган бөтен эш - ирләрнеке.

Сөмбел ГАФФАРОВА
Пешерергә яратмыйм. Җенем сөйми. Бу горурланырлык нәрсә түгел, аеруча хатын-кыз өчен. Борынгыдан килгән - ир кеше мамонтны тотып китерә, хатын-кыз шуннан табын әзерли. Миңа кадәрге хатын-кызлар ир-атларны, балаларын нинди генә деликатеслар белән сыйлауны уйлап тапмаган бит! Һәр яңа буын ризык әзерләүне яңа баскычка күтәрә (минем өчен, «кызганычка каршы» дип өстисе кала), хуҗабикәләр нинди генә тортлар әзерләми хәзер! Ир-ат әнисендә гурманга әйләнеп бетеп «бозыла» да, хатынының шундый ук оста пешерүче булуын көтә. Бу - табигый, моңа каршы ни дисең инде?
- Мин ашарга әзерли белмим. - Булачак иремә шулай дип әйтеп салдым. - Ә бәлки беләмдер, белмим, осталыгым бармы-юкмы икәнен чын-чынлап тикшермәдем. - Һәм бөтенләй буталып беткәнче, - кыскасы, ашарга әзерләргә яратмыйм, - дидем. Һәм ул миңа нәкъ кинодагыча: - Ярар, һәркемнең үз кимчелекләре була, - дип җавап кайтарды.
Гаилә булгач, ашарга әзерлисең инде. Яратмауга карамый, йомырка тәбәсе белән ерак китеп булмый. Кулинар югарылыкларга кизәнми генә гади һәм мәшәкате азрак булган ризык әзерлим, өйдәгеләрне иркәләп бозмыйм булып чыга инде. Пешерергә яратмыйм дисәм дә, ярты көн аш бүлмәсендә уза бугай, артыгракка китмәсен дип тыпырчынам. Яратып бетермәгән эш белән шөгыльләнү тора-бара эчтә ризасызлык тудырырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, һичшиксез тудыра, үзеңне гаилә корбаны итеп хис итәчәгең көн кебек ачык. Аның каравы, берничә би-ик тәмле килеп чыга торган ризыгым бар, кәефем булып әзерләп атканда, өйдәгеләр ул көнне бәйрәм дип кабул итә.
Мин нигә пешерергә яратмыйм соң? Башка шөгыльләрне күбрәк яратканга! Аш бүлмәсендә узган вакытымны кызганганга. Гомеремнең ул вакытын бала белән шөгыльләнеп, китап укып, чит телләр өйрәнеп уздырырга теләгәнгә! Ул вакыт миннән урлана кебек. Шуңа эчем поша. Табак-кашыклар белән үзем генә калырга теләмәгәндә, иремне дә аш бүлмәсенә чакырам. Ул кичләр аеруча җылы уза - яңалыклар белән бүлешәбез, бер-беребезгә төрле мәзәкләр, булган хәлләр сөйлибез, янда балабыз да әти-әнисенең аралашканын күреп тора. Кайбер вакытта:
- Бүген әзерләмим. Арыдым. Мәкалә дә язасым бар, - дип аш бүлмәсеннән таю ягын карыйм. Ирем хәлемә керә. Менюбызга төрлелек кертүче - ул. Үзлектән япон ризыгы - роллар тәгәрәтергә, берничә соуслы паста пешерергә, рестораннар көнләшерлек яшел салатлар әзерләргә өйрәнде - боларны ул бик теләп башкара. Ял көннәрендә исә бергәләшеп аш бүлмәсендә кайнашабыз. Ирнең дә ризык әзерләргә күңеле ятмаган көнне салат турыйбыз яки кафега чыгып китәбез.
Шулай әкрен генә куелган соравыбызга да килеп җиттек. Өйдә ашарга кем әзерләргә тиеш соң? Җавабым: кем ачрак - шул! Юк инде, шаяртам. Ирләр! Бу вазифаны тулаем хатын-кызга йөкләмичә, сөюегезне ярдәмегез белән исбатлап, әлеге көндәлек эшне җиңеләйтегез.
Кем ашарга пешерергә тиеш? «Тиеш» булмаган кеше. Ризык пешерүдә бөтен гаилә катнашсын, яныңда ирең хет ипи киссә дә, никадәр күңелле бит! Гаиләгез бәхетле булуын теләсәгез, хатын-кыздан хезмәтче ясамагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading