«ШК»ның 6 март санында «Татардан нигә ат «җене» кача?» дигән язмабыз басылып чыккан иде. Анда сүз, башлыча, республикада атчылык тармагын, бигрәк тә татар атларын кабат торгызу турында бара. Әлеге язма халыкта шактый зур кызыксыну уятты. Хәтта арада: «Татар аты нинди була соң ул?» - диючеләр дә бар. Шуңа күрә, без...
Скопировать ссылку
«ШК»ның 6 март санында «Татардан нигә ат «җене» кача?» дигән язмабыз басылып чыккан иде. Анда сүз, башлыча, республикада атчылык тармагын, бигрәк тә татар атларын кабат торгызу турында бара. Әлеге язма халыкта шактый зур кызыксыну уятты. Хәтта арада: «Татар аты нинди була соң ул?» - диючеләр дә бар. Шуңа күрә, без...
Исегезгә төшерәбез: татар аты, дип, токым башы борынгы Монгол империясенә нигез салучы Чыңгызхан юргаларына барып тоташкан атларга әйтәләр. Заманында алар көтүләре белән Бөек Болгар далаларында утлап йөргән, гасырлар дәвамында татарларның аерылгысыз юлдашы булып килгән. Ләкин тора-бара алар инде, ни кызганыч, татарлар яшәгән төбәкләрдән тулысынча диярлек юкка чыга. Моның сәбәпләренә узган язмада без инде берникадәр тукталган идек. Шуңа да аларны кабатлап тору кирәк түгелдер. Ә менә татар аты һәм аны, ниһаять, үзебезнең республикада үрчетергә алынган фидакарь шәхес турында киңрәк итеп сөйләсәк тә урынлы.
Әйткәнемчә, «Татардан нигә ат «җене» кача?» дигән язмада Бөгелмә районының Карабаш авылында татар атларын үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин турында да телгә алып узган идек. Бүгенге техник алгарыш чоры басымына бирешмичә, үзендә ат «җенен» саклап кала алган бу кеше белән якыннанрак танышасым килде. Моңа форсаты да чыгыш куйды тагын. Казанда әле шушы көннәрдә генә Татарстан фермерларының 14 нче съезды булып узды. Анда, Бөгелмәдән делегат буларак, Фәрит Нәбиуллин да килгән иде. Һәм без аның белән съезддан соң очрашырга сүз куештык.
Фәрит татар атларын үрчетергә 2010 елда тотынган.
- Бу эшнең нинди авыр, ләкин үтә дә мавыктыргыч булуын беренче көннән үк аңладым, - ди ул. - Чыңгызхан атларын эзләп Алтай, Тува, Чиләбе, Хакассия, Башкортстан, Казахстан якларын айкарга туры килде. Беренче ике атны Башкортстанның Туймазы районыннан сатып алдым. Соңрак тагын 20 баш юрганы Чиләбе өлкәсеннән эзләп таптым. Адәм көлкесе, хәтта бәләкәй генә хакасларның да үз атлары бар. Ә тарихка «атлы татар» булып кереп калган безнең милләтнең үз аты юк. Менә шул йөрәкне сызлата! - ди Фәрит, дулкынлануын яшермичә.
Аның бу эшкә алынуының сәбәбе бик гади. Ул - атчылар нәселеннән. Бөтен бабалары да ат асраган.
- Бабам Зиннәт хәтта сугышка да кавалерист булып үз аты белән китә. Соңыннан 73 ел буе колхозда атлар карый. Атта йөрергә дә мине ул өйрәтте. Шуңа күрә, теге ат «җене» дә миңа аңардан йоккан, - дип көлә Фәрит.
- Ә ни өчен нәкъ менә татар атларын асрау кирәк? - дип сорыйм. Фәритнең күз карашы шунда ук җитдиләнә:
- Нигә без хакаслардан, башкортлардан ким булырга тиеш?! - ди ул. - Шул татар аты безнең бабаларыбызны Әдрән диңгезенә кадәр алып барып җиткергән. 1812 елгы Ватан сугышында, татар атына атланып, алар Парижга кергәннәр... Менә шулар өчен генә булса да аны кабат торгызып, киләчәк буыннар өчен саклап калу кирәк. Глобализация чорында, тулы бер милләтләргә юкка чыгу янаган дәвердә, бу - аеруча актуаль. Чөнки безнең татарның бик күп гореф-гадәтләре нәкъ менә ат белән бәйләнгән.
Татар аты ул - уникаль җан иясе. Аңа хәтта азык та әзерләргә кирәкми. Көнгә бер кило солы бирсәң, калганын ул үзенә-үзе эзләп таба. Хәтта кышын калын кар катламын актарып, узган елгы үлән белән дә туклана. Ул - гаять чыдам. Гәүдәсе без зоопаркларда күреп белгән понидан әллә ни биек булмаса да, үтә елгыр һәм көчле. Аңа салкын да куркыныч түгел. Ә көчле аяклары исә татар атына туктамыйча сигезәр сәгать буе чабарга мөмкинлек бирә. Әгәр дә Чыңгызхан гаскәрләрендә бүтән токымлы атлар булса, белмим, ул ярты җир шарын яулый алган булыр идеме икән?!
Фермер Фәрит Нәбиуллинның бүген инде шундый 100дән артык аты бар. Ул алар белән горурлануын яшерми. Һәркайсына, яратып, «Чулпан», «Йолдыз», «Солтан» дип исемнәре белән эндәшә.
Шунысын да әйтергә кирәк, ниһаять, Татарстанда токымы Чынгызхан чорына барып тоташкан бу атлар белән дәүләт дәрәҗәсендә кызыксыну башланды. Алар турында мәгълүмат базасы булдырыла. Дөрестән дә, бүген дөньяда атларның 300дән артык төре барлыгы билгеле. Ә токымнары исә тагы да күбрәк. Атчылык буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Зайцев фикеренчә, һәр төр ул - биологик җан иясе генә түгел, ә кешелекнең берничә буыны тарафыннан иҗат ителгән сәнгать объекты. Институт соңгы 30 ел эчендә атларның дистәләрчә җирле токымы турында мәгълүмат туплаган. Ләкин әлегә анда безнең татар аты турында мәгълүмат юк. Шуңа күрә бу юнәлештә республикада башланып киткән эшнең әһәмияте гаять зур.
Ә инде яңадан Фәрит Нәбиуллинның үзенә килгәндә, аның хыялы - республикада татар атларын үрчетү генә түгел, ә алар ярдәмендә үзебездә күпләп кымыз җитештерүне дә җайга салу. Әлбәттә, бу бер кеше кулыннан гына килә торган нәрсә түгел. Монда дәүләт программасы кирәк. Чөнки 10-20 баш ат асрап кына кымызны сәнәгый күләмдә җитештереп булмый.
Фәрит үзе, фермерлык эшенә алынганчы, аның ничек оештырылуын Германия, Голландия, Польша, Венгрия һәм Финляндиягә барып өйрәнеп кайткан:
- Җиде ел нефтьче булып эшләдем. Шул чакта эш кешесенең безнең дәүләткә кирәк түгеллеген аңладым, - ди ул. - Шуннан үз көнемне үзем күрә башладым. Суган да, авылдан авылга йөреп он да саттым, йөк машинасына төяп урманнан агач та ташыдым, сыер тиреләре җыю белән дә шөгыльләнеп карадым. Ләкин бу - эш түгел. Бу - азаплану. Ни үзеңә, ни кешегә файдасы юк. Әлбәттә, Европа илләрендәге фермерлар тормышы көнләштерә. Аларда ул дәүләт сәясәтенең мөһим бер тармагы булып тора. Ә бит, тырышканда, аны бездә дә җайга салырга була. Монда чиновникларның иң беренче чиратта бары тик үз кесәләре турында гына уйламавы кирәк. Кымыз җитештерү, дидек, ә сез беләсезме, Германиядә, мәсәлән, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга көн саен кымыз эчерәләр. Немец галимнәре аның гаять файдалы булуын ачыклаганнар. Һәм хәзер Германия кымызны үзе җитештерә. Моның өчен 40тан артык ат фермасы бар. Венгрия белән Финляндиядә дә кымызга игътибар зур. Ә безнең татар халкы өчен әлеге эчемлек традицион булуга карамастан, ул сатуда юк диярлек. Кымызны күпләп җитештерү өчен, иң беренче чиратта, кооперация булдыру кирәк. Әйтик, кемдер атлар асрый, икенче берәү шул ат сөтеннән кымыз ясый, өченчесе аны сату белән шөгыльләнә. Бу схема Европада инде күптән гамәлдә бит.
Кымызга ихтыяҗ бар. Мәсәлән, Мәскәү мэры Татарстан Президентыннан башкалага күпләп кымыз җибәрүне сорап инде байтактан бирле мөрәҗәгать итә. Кымыздан тыш, ат ите һәм аңардан эшләнгән казылыкка да сорау зур. Башкалага аны сатарга килүчеләрне Мәскәү халкы вокзалдан ук көтеп ала. Әйе, соңгы вакытта ат итен руслар да бик яратып ашый башлады.
Безнең белешмә: христианнарга ат итен ашау 1538 елда Чиркәү тарафыннан тыела. Чөнки атлар аз, ә ул стратегик җан иясе, ягъни сугышлар алып бару өчен кирәк. Явыз Иван патшалык иткән чорда Мәскәү татарлардан елына 40ар мең баш ат сатып ала торган булган. 1867 елда исә Чиркәү ат итен ризык буларак куллануны тыю турындагы указын гамәлдән чыгара.
Фәрит атлар һәм аларның тарихта тоткан роле турында сәгатьләр буе туктамый сөйли ала. Мәсәлән, аның ат итенең файдасы турында әйткәннәре генә дә миндә зур кызыксыну тудырды.
- Атлардан тыш, әле мин ит өчен үгезләр дә тотам. Ләкин аларны кая куярга белгән юк. Килосын 170 сумнан сорыйлар. Минем алай сатасым килми. Чөнки мин бит аңа, ите тәмсезләнмәсен, дип, хәтта силос та ашатмыйм.
Ә менә ат итен чират торып алып бетерәләр. Халык хәтта күрше районнардан да килә. Үзегез уйлап карагыз: сыер итен кеше организмы 24 сәгать эшкәртә, сарык ите исә тагын да озаграк эшкәртелә. Ә ат ите өчен 4 сәгать вакыт җитә. Ат итендәге май кул белән тотсаң эри башлый, ә сарык маен эретү өчен исә 95 градус кирәк. Ат итен хәтта чи килеш ашасаң да зыянлы түгел, чөнки анда, сыер һәм сарык итеннән аермалы буларак, кешегә йога торган авырулар юк. Шуңа күрә, республикада бу юнәлештә дә уйланырга нигез бар. Акыл белән эш иткәндә ат асрау ул - табышлы тармак.
Бөгелмә фермеры Фәрит Нәбиуллин белән очрашып сөйләшүдән мин бер нәрсәне аңладым: теләсә нинди эштә кеше иң беренче чиратта фанат булырга тиеш. Фәриттә исә ул инде геннар дәрәҗәсендә. Бүген аның бер улы, дүрт кызы үсә. Аларда да инде ат «җене» чагыла. Мәсәлән, 9 яшьлек Камиләсе: «Әти, атта йөрергә өйрәт әле, минем Сабан туенда атта чабышасым килә!» - дип, әтисен йөдәтә икән.
Гомеремдә шигырь язганым юк иде. Күрәсең, Фәритнең атларга булган мәхәббәте миңа да йокты. Ирексездән, әйтер сүзләр рифмада туа башлады: «Атың кем?» - дип миннән сорасагыз,
Атым - татар.
«Атың бармы?» - диеп сорасагыз,
Атым да бар.
Ялларына ябышып аның чабам,
Көнләшсеннәр әйдә барча гавам:
«Әнә килә, - диеп, - атта атлы татар,
Атлы татар!»
Комментарийлар