16+

Авиаҗәнҗаллар дәвам итә

Узып баручы елда Россиянең күге бик тынычсыз булды. Бәлане күктән көтәргә кирәклеген кисәткәндәй, ел башында ук Чиләбе өлкәсенә космостан метеорит яңгыры яуды. 2013 елда Россия өстендә булган авиаһәлакәтләрнең иң фаҗигалесе Казаныбызга туры килде. Илдә ел башыннан бирле тикшерелгән авиаҗәнҗалчылар мәсьәләсе дә шушы рәткә керә торгандыр. Кабалов эше сабак булмады Быелның...

Авиаҗәнҗаллар дәвам итә

Узып баручы елда Россиянең күге бик тынычсыз булды. Бәлане күктән көтәргә кирәклеген кисәткәндәй, ел башында ук Чиләбе өлкәсенә космостан метеорит яңгыры яуды. 2013 елда Россия өстендә булган авиаһәлакәтләрнең иң фаҗигалесе Казаныбызга туры килде. Илдә ел башыннан бирле тикшерелгән авиаҗәнҗалчылар мәсьәләсе дә шушы рәткә керә торгандыр. Кабалов эше сабак булмады Быелның...

Узып баручы елда Россиянең күге бик тынычсыз булды. Бәлане күктән көтәргә кирәклеген кисәткәндәй, ел башында ук Чиләбе өлкәсенә космостан метеорит яңгыры яуды. 2013 елда Россия өстендә булган авиаһәлакәтләрнең иң фаҗигалесе Казаныбызга туры килде. Илдә ел башыннан бирле тикшерелгән авиаҗәнҗалчылар мәсьәләсе дә шушы рәткә керә торгандыр.

Кабалов эше сабак булмады
Быелның «ел авиаҗәнҗалчысы» исеменә тулы мәгънәсендә лаек Сергей Кабаловның эше инде гыйнвардан бирле өйрәнелә. 9 декабрьдә узган соңгы суд тыңлауларында утырышчылар бертавыштан Кабаловны бортпроводникны кыйнауда һәм самолетны куарга маташуда гаепле дип таныдылар. Шулай итеп, Кабаловның, утырышчылар «Саратовның гади мужигы»ның хәленә керерләр, дигән хыяллары чәлпәрәмә килә. Гадел хөкем бу эшкә актыккы карарын 10 гыйнварда чыгарачак һәм аның эшмәкәрне 12 елга төрмәгә озатуы бик мөмкин.
Самолетта очканда, салып алгач, башка пассажирларның тынычлыгын бозучы, экипажга проблемалар тудыручы авиаҗәнҗалчылар проблемасы күптән инде катгый чишелеш таләп итә. Сергей Кабаловның самолет бортындагы исерек кыланмышлары бу мәсьәләдә «сабырлык коесын» ташытып чыгарган соңгы тамчы булып, аның эше башкалар алай эшләргә ярамавын «мыекларына чорнап куйсыннар» өчен дигәнрәк төсмер алды. Тикшерүнең шулай озакка сузылуы да, эшмәкәргә янаган җәзаның җитдилеге дә эшнең күрсәтмәлелеге, үгет-нәсыйхәт мәгънәсенә ия булуы турында сөйли.
Әмма, кызганыч ки, ул вакыйганың сабак вазифасын үти алмаганын теркәргә мәҗбүрбез. Ник дигәндә, ахыр чиктә, үзләренә янаячак күңелсез нәтиҗәләргә карамастан, авиаҗәнҗалчыларның һаман да тынычлана алмаганын күрәбез. Якшәмбе көнне чираттагы «күк низагы» Красноярскидан Мәскәүгә очкан самолет бортында купты. Бу юлы вакыйга үзәгендә - Чиләбе өлкәсе губернаторының элеккеге урынбасары Андрей Третьяков. Гади класс белән очучы Третьяковның эчелгән спиртлы «нигъмәтләре» башы белән беррәттән, сидек куыгына да китереп бәргәч, ул, йомышын үтәр өчен, бизнес-класс салонының бәдрәфенә үтмәкче булган. Нәтиҗәдә, гауга кубып, Третьяков бортпроводникны кыйнап ташлый һәм самолет Новосибирск аэропортына утырырга мәҗбүр була. Шунда ук самолетның вәкарьле пассажирын хокук сакчылары кулына тапшыралар. 17 декабрь көнне суд Третьяковның кулга алынуын өч тәүлеккә озайтты, ул арада аның якындагы елларга киләчәк язмышы хәл ителәчәк.

Гаеп - бер, җәзалар - төрле
Третьяков гадәти генә хөкем ителүче булмавына күрә, аның кайчандыр түрә кәнәфиендә утыруы аркасында, әлеге җинаять эше Россиянең Тикшерү комитеты карамагына тапшырылган. Аңа «хулиганлык» маддәсе буенча 5 елга кадәр тоткынлык җәзасы яный. Авиаҗәнҗалчылар Баталов белән Третьяковның кылган җинаятьләре бер-берсенә ике тамчы су кебек үк охшаш булуларына карамастан, Саратов эшмәкәренә терроризмда гаеп ягылуы, ә элеккеге губернатор урынбасарына шундый «юаш» кына маддә тагылуы җәмәгать ризасызлыгын да уятты. Авиаҗәнҗалчылар проблемасын чишүгә, ниһаять, нокта куям, дип торган гадел хөкемне бу тагын кыен хәлдә калдырды.

Олы бәлане көтеп утырмасалар иде
Телгә алынган әлеге ике вакыйганы да кертеп, Россиядә быел барлыгы дистәдән артык авиаҗәнҗал очраклары теркәлгән. Хәлләрнең күпчелегендә гауга куптаручылар - югары урыннарда утыручылар яки танылган кешеләр. Тик авиаҗәнҗалчы нинди генә дәрәҗәгә ия булмасын, аның гадәтсезләнә башлавының очы алкоголь эчемлекләр куллануга барып тоташа. Исерек җәнҗалчының пассажирлар белән экипажның сәламәтлекләренә генә түгел, гомерләренә дә янавын да онытмыйк. Холыксызланучы зат аркасында, очучы, идарәне югалтып, моның һәлакәткә дә китерүе бар. Шунда барлык бәлаләрнең башы булган алкогольне очкычларда эчүне тыеп кына куясы да, тик депутатлар әлегә авиаҗәнҗалчылар проблемасын башка юллар белән чишәргә тырышып маташа. Ул чаралар - штрафларны арттыру һәм җәзаны кырысландыру. Дума һаман да үз репертуарында - сәбәпнең «муенын борасы» урынга нәтиҗәләр белән көрәшне өстенрәк күрә. Елганы буып азапланганчы, чишмәне күмеп куюы җайлырак һәм нәтиҗәлерәк булуын янә эш узгач - хәмердән башы киткән чираттагы бер җәнҗалчы аркасында самолет җиргә төшеп кадалгач кына аңларлармы икәнни инде?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading