Балаларның җәйге ялын оештыру соңгы елларда бик катлаулы мәсьәләгә әйләнде. Һәр ата-ана үз нарасые өчен иң яхшы шартлар тудырырга омтыла. Күпләр баласын башкалардан ким-хур итмим дип, көч-хәл белән акча җыеп һәм хәтта бурычка алып, баласын төрле ял лагерьларына җибәрә.
Ни дисәң дә, лагерьда бала яшьтәшләре белән аралаша, башка даирәдәге кешеләр белән таныша, күпмедер күләмдә үзаллылыкка өйрәнә, актив ял итә. Әйе, санасаң, җәйге лагерьның уңай яклары бихисап. Күп кенә ял итү йортлары үзләренең күпне вәгъдә итүче рекламалары белән ата-ананың игътибарын җәлеп итә, балаларны кызыксындыра. Диңгез, күл, елга ярларында урнашкан ял итү базалары күпләр өчен бөтенләй оҗмах почмагы сыман тоела. Таш диварлар арасында үскән шәһәр баласы биредә үзенең сәламәтлеген дә яхшырта ала. Барлык гаилә белән чит илгә бару мөмкинчелеге булмаган ата-аналар баласына шушындый лагерьларга путевка алырга ашыга. Лагерьларда ял итүче балаларның тагын бер төркеме - күпбалалы яки ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән. Алар өчен инде лагерьга бару башка сыймаслык зур бәхет сыман тоела. Әмма бу елның вакыйгалары күп кенә гаиләләрне бу мәсьәләгә карата бик җитди якын килергә өйрәтте.
Карелиядәге Сямозеро лагеренда булган трагедия бөтен ил халкын сискәндерде. Лагерь җитәкчелегенең наданлыгы, җавапсызлыгы һәм салкын канлылыгы аркасында, агымдагы елның июнь аенда 15 бала батып үлде. Озак барган тикшеренүләрдән соң, лагерь җитәкчеләренең бер төркем баланы үзләренә дә әле күптән түгел генә 16-17 яшь тулган практикант-инструкторлар белән күлгә чыгарып җибәрүләре ачыкланды. Берни турында да борчылмаган, тулысынча олыларга ышанып эш иткән балалар «Яшәү өчен көрәш» дип исемләнгән әлеге экстремаль «уен»ның чынлап та яшәү өчен көрәш белән тәмамланыр дип күз алдына да китермәгәннәрдер. Һава торышы кискен үзгәрәчәге хакында алдан хәбәр ителсә дә, лагерь җитәкчелеге бу хәбәрне колагына да элми. Акча эшләү юлында акыллары тәмам томанланган бу намуссыз затлар лагерьда тиешеннән артык баланы тотканнар икән. Бу хакта соңрак тикшерү комитеты хәбәр итте. Лагерьда урын җитмәү сәбәпле, алар һәрдаим берәр төркемне теләсә нинди «экстремаль чаралар»га җибәргән. Шул ук практика үтүче студентлар сүзләренә караганда, алар еш кына урман эчендә палаткаларда кунып, үзләре ашарга пешереп яшәгән көннәр дә булган. 12-13 яшьлек балалар һәм 16-17 яшьлек әйдаманнар... Бу коточкыч вакыйгадан соң бар ил дерт иткәндәй булды. Халык лагерь җитәкчелеген һәм әлеге чаралар өчен җаваплыларны төрмәгә утыртуны таләп итеп, бик күп чыгышлар ясады, язды, үзенең фикерен белдерде. Шушы хәлдән соң гына Сямозеро лагерын җентекләп тикшерүләр башланды һәм... дистәләгән канунның бозылганлыгы ачыкланды. Һәр нәрсә үз вакытында яхшы икәнне әтәч тә белә. Шушы тикшерүчеләрнең килеп, үз эшләрен җиренә җиткереп башкару өчен 15 баланың үлеме кирәк булды! Оят! Башка сыймаслык һәм кичерелмәслек оят!
Төрле тикшерү оешмаларының ачыктан-ачык куркынычсызлык кагыйдәләре бозылуын күрмәүләренә һич кенә дә ышанып булмый. Әлеге оешма җитәкчеләренең дәшми калуы өчен лагерь директорларының акча төртүләре көн кебек ачык югыйсә. Әмма ни сәбәпледер, җәзага бары тик лагерь җитәкчелеге генә тартыла.
Сямозероны соңлап булса да тикшерделәр, ә башка лагерьлар турында оныттылар бугай. Инде бер авыз пешкәч, һәр балалар ял иткән урында да бик каты тикшеренүләр башланырга тиеш иде дә бит, юк... бу бит Россия! Кечкенә генә канун бозылуы табыла икән - лагерьны ябарга кирәк тә бит... Балаларның сәламәтлеген, ахыр чиктә гомерен нинди дә булса куркыныч астына куярга ярыймыни? Кеше баласының гомеренә битараф икәнсең, шул ук лагерьда синең балаң, якыннарыңның газизләре булуы да бар бит.
Шушы хәлләрдән соң күп тә үтмәде, тагын куркыныч хәбәр таралды: 11 август көнне Анападагы «Витязево» лагеренда бер корпуста янгын чыккан. Бу бинада Татарстаннан да балалар бар иде. Аллага мең шөкер, бөтен бала да исән-сау. Янгын чыкканда ял итүчеләр дискотекада булган - шушы очрак аларны коткарып кала. Балаларның барлык документлары янгында юкка чыккан. Җитәкчелек документларны тиз арада тергезәчәк дип вәгъдә бирде, ә Краснодар өлкәсе администрациясе балаларны кайтыр юлга бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Ә бит Сямозеро трагедиясе тагын кабатланырга мөмкин иде... Янгын ватык заряд җиһазы аркасында чыккан дип фаразлый белгечләр. Мин Бөтенроссия балалар үзәге «Орленок»та ял иткән чакта, безнең барыбыздан да кичкелеккә телефон, планшет, фотоаппарат һ.б. заряд җыярга кирәкле җиһазларны әйдаманнар җыеп алалар иде. Без балаларга бу һич кенә дә ошамады, әлбәттә, әмма хәзерге акылым белән аңлыйм: беренчедән, бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү шартларының иң мөһиме булса, икенчедән, лагерьда төрле урлашу очракларын булдырмау өчен кирәк, өченчедән, телефондагы уеннарга төне буе алданып ятмаган баланың йокысы яхшырак туя, көн дәвамында ул актив була. Шушы кагыйдәләр «Витязево»да ни өчен үтәлмәде икән? Хәзер инде бу сорауга берсе дә җавап бирә алмый.
Балалар безнең киләчәгебез дип оран кагабыз, әмма шул ук вакытта Җиребезнең кечкенә, әле тәҗрибәсез һәм олыларның киңәшләре, ярдәменә мохтаҗ гражданиннарына куркынычсыз, мәшәкатьсез тормыш тәэмин итә алмыйбыз. Балык башыннан чери, диләр. Дәүләтнең һәр оешмасы үз эшен җиренә җиткереп үтәсен иде. Шул чакта ата-аналар тыныч, балалар исән-сау булыр!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар