16+

Батып үлүләр сезоны ачылды

Урамда чыдап булмаслык эссе. Кояш көн әйләнәсе аяусыз кыздыра. Күләгә төшмәгән урыннарда һава температурасы кешенең тән температурасы белән бер чамарак. Кызган һава, халыкны үзеннән коткару эзләп, суга таба куа. Төшкә кадәр ачык кояш астында чирәм йолкып йөргән көтү малы, яткылыкка төшкәч, башларын югалтып, суга ябырылган сыман, кешеләр дә эсседән «тилереп»,...

Батып үлүләр сезоны ачылды

Урамда чыдап булмаслык эссе. Кояш көн әйләнәсе аяусыз кыздыра. Күләгә төшмәгән урыннарда һава температурасы кешенең тән температурасы белән бер чамарак. Кызган һава, халыкны үзеннән коткару эзләп, суга таба куа. Төшкә кадәр ачык кояш астында чирәм йолкып йөргән көтү малы, яткылыкка төшкәч, башларын югалтып, суга ябырылган сыман, кешеләр дә эсседән «тилереп»,...

Кагыйдәләр гади булса да
Ел саен, май урталарыннан алып сентябрь ахырларына кадәр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башка вазифалары белән беррәттән суга батып үлүчеләрнең гәүдәләрен судан чүпләү һәм аларның исәбен теркәп бару белән мәшгуль. Әмма сулыклар корбаннарының кайсы елны күбрәк булуларын болай да чамалау кыен түгел. Җәй никадәр эссерәк, су астында сагалап торучы әҗәлләрнең дә саны шулкадәр күбрәк. Ә быел, язның тәмамлануын да көтеп бетермичә, май башларыннан ук хакимлек таҗын киеп куйган җәй тагын аномальга якын, ул янә һава торышының рекордларын бәрә. Шуңа күрә быел су коену сезоны ачылганнан соң гына да инде Татарстан буенча 27 кеше үз үлемнәрен елга-күлләрдә табарга өлгергән. Ә Россия буенча аларның исәбе меңгә якын.
Ел саен араларыбызны меңләгән кешеләргә сирәкләгән әлеге проблемага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының игътибары зурдан. Ярамаган урыннарда су кермәсеннәр, ә комлыкларда коенуның кагыйдәләрен үтәсеннәр дип, коткаручылар гел күзәтеп тора. Әмма бу чаралар гына су корбаннарының санын киметми. Димәк, батып үлүләрендә батып үлүчеләр үзләре гаепле булып чыга. Бу - бәхәссез хакыйкать.
Батып үлүчеләрнең күпчелеген исерек баштан суга керүчеләр тәшкил итә. Россиядә һәммә бәлаләрнең диярлек башы аракыга барып тоташа, бу проблеманы да «шайтан суы»ның катнашыннан башка күз алдына китерү кыен. Күп ял итүчеләр өчен кызу көнне су коену белән салкын сыра чөмерү ‒ тугандаш гамәлләр. Кайберәүләр исә, эчтәге температураны да тыштагыныкына якынайту нияте белән, 40 градуслыдан да чирканмыйлар. Нәтиҗәдә хәлсезләнгән тәнне су астында көзән җыера яки ул батыраеп, ераккарак йөзеп кереп китә дә аннан инде башкача әйләнеп кайтмый.
Батып үлүчеләр рейтингында икенче урын - ярамаган урыннарда су коенучыларныкы. Әйтерсең лә тирән су, чоңгыллар, бәйләнчек суүсемнәр кагыйдәләргә төкереп бирүчеләрне көтеп кенә торалар. Ә миләрне «кайнатып», кешеләрне куркынычсызлык турында онытырлык дәрәҗәгә җиткергән рәхимсез кояш аларның «карыннарын» тукландырып тора шикелле.
Суга батып үлүләр исемлегендә тагын бер сирәк булмаган һәм барысы арасында иң кызганычы ‒ балаларның сулыкларның корбаннарына әверелү очраклары. Монда төп җаваплылык ‒ әти-әниләр, өлкәннәр җилкәсендә. Карап бетермәү, күз уңыннан югалтулар аркасында ел саен су күпме яшь гомерләрне өзә. «Су анасы» аларны булса да кызгансын иде ичмасам! 24 июнь көнне генә дә Свердловск өлкәсенең бер авылында ике икенче класс укучысы батып үлделәр. Әбисе белән бабайсы янына җәйгә кунакка кайткан малайлар ярдан тирән суга сикереп һәлак булганнар. Алар белән бергә су коенган ерак туганнары малайлар артыннан күзәтеп җиткермәгән. Татарстанда быел батып үлүчеләрнең дә өчесе балалар.
Бу очраклардан тыш, су патшалыгында әҗәлеңне табарга ялгышлык та этәрергә мөмкин. Болар ‒ эсседән кинәт салкынга керү сәбәпле көзән җыеру, тирәндә йөрәкнең кинәттән какшап китүе яки паникага бирелү, ярдан сикереп, төпкә баш белән бәрелү һ.б. Беренче карашка, суга батуларның сәбәпләренең барысы да үтә дә баналь хәлләр. Бездән гап-гади булган кагыйдәләрне үтәү генә таләп ителә. Катлаулылык ‒ гадилектә, диләр. Шуңа күрәдер, ел саен суга батып үлүчеләрнең статистикасы яңарып кына тора. Әле бер җәйнең дә күпсанлы су корбаннарыннан башка узганы юк. Шунысы да көн кебек ачык ‒ очракларның барысында да кеше факторы: йә исерек башлык, йә ялгышу, йә уйлап бетермәү, йә күзәтеп җиткермәү яки башка гамәлләр сәбәпче. Барлык җирләрдә дә су коенуларны тыйсалар да, батып үлүләр барыбер дәвам итәр иде, мөгаен.
Яшәткән дә, үтергән дә су
Шунысы кызык: шул бер үк су яшәү чыганагы да, үлемнәр сәбәпчесе дә. Кеше сусыз тора алмый. 25 июнь көнне танылган автоузышчы, 42 яшьлек Вадим Нестерчук һәлак булды. Чүлдә күнекмәләр үткәргән чакта аның машинасы комда батып кала һәм ярдәм эзләп, җәяү киткән спортчы ярты юлда сусаудан үлә. Берәүләр шулай судан тончыгып, икенчеләр бер тамчы суга тилмереп һәлак булалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading