16+

Бер жирдә дә тынычлык юк

Палестина белән Израиль арасындагы биләмәләр өчен низаг инде берничә дистә ел буе дәвам итә. Якшәмбе көнне Палестина белән Израильнең түрәләре, тыныч сөйләшүләр өстәле артына утырып, ике арадагы кискен хәлне чишәргә тырышып карадылар. Әмма өч сәгатькә сузылган очрашу барышында татулашу яңадан барып чыкмады. Бер-берсенә куелган шартларны үтәргә әзер булмауларын аңлап, яклар...

Украинада да Киев хакимияте белән илнең көньяк-көнчыгышында баш күтәрүчеләр һаман да уртак телгә килә алмыйлар. Донецк, Донбасс, Луганск шәһәрләрендә федерализация өчен көрәшүчеләрнең мәсләктәшләре артканнан-арта бара. Хәзер аларга Славянск, Горловка шәһәрләре халкы да кушылды. Узган атна ахырында Киев бу районнарга бирелергә 48 сәгать вакыт биреп, аларга үз гаскәрләрен кертү белән янаган иде. Кисәтү вакыты кичә иртән чыкты, әмма хакимият бернинди хәрби операция дә башламады.
Украинадагы инде ничә ай буе барган хаос кеше факторы аркасында туса, Чили дәүләте халкының башы инде берничә атна буе табигый бәла-казалардан чыкмый. Узган атнада анда башта зур җир тетрәү, аннары цунами булган иде, кичә илнең бер шәһәрендә 500 йортны көлгә әверелдергән янгын чыккан. Аны сүндерү 12 сәгатькә сузылган. Нәтиҗәдә, 11 кеше үлгән, 10 мең кеше йортсыз калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading