16+

Без аларсыз нишләрбез?

Дүшәмбе көнне Россия Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итте. Күпләр, бәйрәмнең нәрсә хөрмәтенә үткәрелүен дә кызыксынмыйча, чираттагы ял көненә куанып, өйләрендә ятуны өстенрәк күрсәләр, кайбер шәһәрләрдә халыкның митингларга чыгулары да күзәтелде. Ел саен бу бәйрәмдә митинглар үткәрүләр кулга алынулар белән дә бергә үрелеп бара, быел бу закончалык Мәскәүдә һәм Волгоградта үзен...

Без аларсыз нишләрбез?

Дүшәмбе көнне Россия Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итте. Күпләр, бәйрәмнең нәрсә хөрмәтенә үткәрелүен дә кызыксынмыйча, чираттагы ял көненә куанып, өйләрендә ятуны өстенрәк күрсәләр, кайбер шәһәрләрдә халыкның митингларга чыгулары да күзәтелде. Ел саен бу бәйрәмдә митинглар үткәрүләр кулга алынулар белән дә бергә үрелеп бара, быел бу закончалык Мәскәүдә һәм Волгоградта үзен...

Хөкүмәт тә ялкынга утын өсти
Халыклар бердәмлеге көне Россиядә инде сигезенче ел рәттән бәйрәм ителүенә карамастан, халыкның күпчелек өлеше ул чараның нинди тарихи вакыйга хөрмәтенә барлыкка килүен әле дә белми. Календарьның кызыл көне булып 7се урынына 4 ноябрь санала башлавын бигрәк тә өлкәннәр һаман да аңлый алмый. Алар ноябрь бәйрәмен октябрь бәйрәме дип бутый, чөнки Бөек Октябрь революциясендә җиңү көне яңача календарь буенча 7 ноябрьгә туры килә. Дөрестән дә, бу көн, җиңү бәйрәме буларак, 1996 елга, аннары исеме «Килешү һәм татулашу көне»нә үзгәртелеп, 2004 елга кадәр бәйрәм ителгән. Исеме алышса да, күп россиялеләрнең аңына 7 ноябрь бәйрәме октябрь инкыйлабына бәйле булып кереп калган. Әлеге буталчыклыкны бетерү максатында, бу көнне гади көн итеп калдырганнар, ә бәйрәм 4 ноябрьгә күчерелгән - халыкны бит бөтенләй бәйрәмсез калдырырга ярамый. 4 ноябрь Минин белән Пожарский 1612 елда Мәскәүне поляклардан азат иткән көн дә булганга, аны «Халыклар бердәмлеге көне» дип атарга карар кылынган.
Яңа бәйрәм төпле идеологик эчтәлеккә ия булмаганга, милләтчеләр, ул чараны үз файдаларына авыштырып, 2005 елдан алып, төрле шәһәрләрдә «Урыс маршы» дип аталучы митинглар оештыра башлады. Быел да күп калаларда, «Урыслар, берләшегез!», «Милләт, азатлык, тәртип» дигән эчтәлекле лозунглар күтәреп, халыкның урамнарга агылуы күзәтелде. Халык арасында аеруча да фетнә таратучылар Мәскәүдә һәм Волгоградта кулга да алынганнар. Мәскәүдә - 30лап, Волгоградта 70кә якын кеше рәшәткә артына эләккән.
Министрлар Кабинетының киләсе елга илгә күпме мигрантлар чакырасын хәл итеп маташуы да учакка утын өстәмичә калмагандыр. 2014 елда төрле эшләргә 1,6 миллион чит милләт вәкилен җигәргә җыенасын хөкүмәт нәкъ менә 4 ноябрь көнне белдерде. Документ Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте битендә бастырылган.
Милләтчеләрнең әсәренгән халәттә булулары октябрь башында Мәскәүнең Бирюлево районында булган хәлләрдән соң да әле дәвам итә. Урыс егетенең мигрант зат тарафыннан үтерелү вакыйгасыннан кузгалып киткән тәртипсезлекләр байтак шау-шу куптарган иде. Инде менә милләтчеләр берләшеп митингларга чыга торган көнгә туры китереп, хөкүмәт шундый «кызыклы» карар кабул итеп ята. Быел «Урыс маршлары»нда катнашучыларның шулай күпсанлы булуларында - Мәскәүдә генә дә урамнарга 8 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше чыккан - карарның нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә кабул ителүе берникадәр роль уйнаган, миңа калса. Алга таба төрле карарлар белән законнарны халыкның кәефен дә исәпкә алып кабул итү дөресрәк һәм файдалырак булыр, бәлки?
Мигрантларсыз да булмас төсле
Чит милләт вәкиле тарафыннан безнең территориядә чираттагы җинаять кылынган саен, мигрантлар мәсьәләсен җайга салу максатында киңәшмә артыннан киңәшмә үткәрелә. Һәр шундый очрак милләтчеләргә митинглар оештыру өчен сылтауга әверелә. Ә бит уйлап карасаң, шул чит ил эшче көчләре булмаса, тормышыбыз авырлашачак кына. Илебездә эшсезлек дәрәҗәсенең елдан-ел үсүе турында шәрран ярабыз, шул ук вакытта беребез дә җир себерүче, төзелештәге «кара эшче», маршрут автобусы йөртүчесе кебек авыр һәм шул ук вакытта арзан хезмәт хаклы вазифаларга җигелергә ашкынып тормыйбыз. Ул хезмәтләрне бездә гадәттә Кавказдан һәм Урта Азиядән килгән ялланып эшләүчеләр башкара. Мигрантларның алыштыргысызлыгына басым ясап, һәрхәлдә, мин аларның җинаятьләр һәм азгын гамәлләр кылып йөрүләрен акламыйм. Шундый сорау туа: без аларсыз булдыра алырбызмы икән? Милләтчеләр илне мигрантлардан тулысынча чистартырга өнди, чит милләт вәкилләре туган якларына таралышып беткәч, бушап калган миллионлаган хезмәт урыннарында аларны кемнәр алыштырыр соң?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading