Чөнки театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та - режиссер, актер, рәссам һ.б. - аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы юк. Ягъни драматургтан кала, барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә кала дигән сүз.
Гомумән, театрда драматургларга карата ниндидер сәер бер мөнәсәбәт яшәп килә - имеш, ул театр кешесе түгел. Хәтта Туфан Миңнуллин булып Туфан Миңнуллин да үзенең соңгы язмаларының берсендә «Театр көне - ул безнең, драматургларның да бәйрәме» дип язарга мәҗбүр булган.
Без еш кына, драматургия ул -театр елгасының чишмә башы, дип кабатларга яратабыз. Тик әгәр ул чишмәне карап тормасаң, чистартмасаң, һәр язда төзекләндермәсәң, суы бетмәс микән соң? Әгәр татар театрының нигезен салучылар, ягъни драматурглар профессионаллар түгел икән, бу нигезгә корылган диварлар озак торырмы?
Ник бу сорауларны яудырасың дисәгез, әйтәм. «Джентельмены удачи» фильмының сценарий авторларының берсе Виктория Токарева бер интервьюсында болай дип сөйләде. Фильм төшерә башлаганчы, алар сценарийның тагын бер авторы Георгий Данелия һәм режиссер Александр Серый белән өчәүләп бер ел буена көн саен иртәдән кичкә кадәр һәм хәтта төннәрен дә сценарийны язганнар. Өчәүләп! Бер ел буена! Көн саен!
Башкалар өчен әйтә алмыйм, тик, мәсәлән, мин үзем драматургиягә ул кадәр вакыт багышлый алмыйм. Мин, ким дигәндә, атнаның биш көнендә иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эштә, минем газетага материаллар әзерлисем бар. Күп вакытларда эштә төнге 10га, 11гә кадәр калырга туры килә. Еш кына шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә эшкә барасың. Нинди драматургия кайгысы калсын ди анда?
«Служение муз не терпит суеты», - дигән Пушкин. Чыңгыз Айтматов та, иҗат өчен иң яхшы дәвер совет чоры булды, чөнки ул вакытта язучылык белән һөнәри рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар иде, ә дипломатик эшкә күчкәч, шактый авырайды, язарга бөтенләй вакыт калмый башлады, дип зарланган.
Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, һәвәскәрлек, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую, бүгенге татар драматургиясенең дәрәҗәсе түбән дип бәя бирү дөресме соң? Хәер, Чехов, Горький, Булгаковлар берьюлы язып яткан заманда да Немирович-Данченко, драматургиядә кризис, куярга әйбер юк, дип сукранган.
Комментарийлар