Дәвамы. Башы 9, 16 гыйнвар саннарында
- Совет чорындагы сайлаулар искә төшә, беләсезме, бу - парадокс, ләкин алар күпкә гаделрәк иде. Барысын да яхшы хәтерлим, үземә дә, укытучы буларак, сайлау комиссиясе әгъзасы булырга туры килде. Беренчедән, сайлау участокларына килүчеләр чыннан да 100 процент тәшкил итә иде, ялган күрсәткечләр бирүнең хаҗәте...
Дәвамы. Башы 9, 16 гыйнвар саннарында
- Совет чорындагы сайлаулар искә төшә, беләсезме, бу - парадокс, ләкин алар күпкә гаделрәк иде. Барысын да яхшы хәтерлим, үземә дә, укытучы буларак, сайлау комиссиясе әгъзасы булырга туры килде. Беренчедән, сайлау участокларына килүчеләр чыннан да 100 процент тәшкил итә иде, ялган күрсәткечләр бирүнең хаҗәте булмады. Сайлаулар турында искә төшереп йорт саен агитаторлар йөри иде, аннары, бармасаң, күңелсезлекләр буласын кешеләр үзләре дә аңлый иде. Икенчедән, бөтен кеше яклап тавыш бирә иде. Ничек иде соң? Бюллетеньдә бер фамилия тора иде, риза икәнсең, барасың да бюллетеньне урнага саласың, каршы икәнсең инде, кабинкага кереп, бюллетеньдәге фамилияне сызасың. Яшерен тавыш бирү менә шулай иде! Мондый шартларда, билгеле, тавыш бирү нәтиҗәсен үзгәртү өчен, исәпкә алынмаган бюллетеньнәр өстәүнең дә, беркетмәләрне яңадан язуның да кирәге чыкмый. Фальсификация сайлауларның шартында ук яшеренә иде, ләкин аның процедурасы чын мәгънәсендә ап-ачык оештырылды.
- Әйе, шулай иде.
- Элекке Премьер-министр Сабировтан бервакыт интервью алган идем. Хәтерлисездер, премьер булудан туктаганнан соң, ул, Республика партиясен төзеп, кайсыдыр округтан Дәүләт Советына сайланырга карар итте.
- Шундый момент булган идемени? Хәтерләмим.
- Әйе. Ул кандидатурасын округтан тәкъдим иткән иде, тик гомерендә беренче тапкыр уза алмады. Алай гына да түгел - ышанычлы затларын, күзәтүчеләрен, бөтен командасын сындырулары аны тетрәткән иде. Шундый фаҗигале эпизод булган: ярдәмчесе килеп тезләнгән дә, гафу итегез, командадан китәм, Сез китәсе, ә миңа монда каласы, алар миңа яшәргә ирек бирмәячәкләр, дигән. Ул шулай дип сөйләгән иде. Ә мин аннан: «Гафу итегез, Сез - Премьер-министр булган, бу кампанияләрне оештырган кеше. Бездә сайлауларның ничек узуын чынлап та күз алдына китермәгән идегезмени?» - дип сорадым. Ул, юк, күз алдына китермәгән идем, дип җавап бирде. Команда бирелгән, активны туплаганнар һәм башкалар. Гамәлдә ул ничек эшләнә, кешеләрне ничек сындыралар - моны ул күз алдына китермәгән. «Мин бу хакта үзем шуның белән очрашкач кына уйлана башладым», - диде ул. Башка очрак булганда миңа шулай ачыктан-ачык сөйләр идеме икән ул? Сорыйсым килә: чынлыкта бу ничек бара, Сез соң күзаллыйсызмы? Участоклардан күзәтүчеләрне ничек итеп куып чыгаруларын, беркетмәләрне ничек «тәгаенләүләрен»? Сез бит болар өчен җавап бирәсез.
- Хәзер инде юк.
- Ярар, җавап бирә идегез. Монда мине иң борчыганы - бу процесста укытучыларның катнашуы. Аннары, балалар янына киләләр дә аларны гаделлеккә һәм намуслылыкка өйрәтәләр.
- Сез сөйләгәннәрнең күбесендә хаклык бар. Бу партия чорларыннан ук килә, инерция, без аны җиңәчәкбез, вакыт кирәк. Инде җиңеп киләбез. Менә карагыз: Путин барлык сайлау участокларына видеокамералар куярга әмер бирде. Президент сайлаулары чорында моңа кагылышлы дәгъвалар күпкә кимрәк булыр дип ышанам. Без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез.
- Бу җәмгыять өчен эзсез генә узмый. Бер яктан, ниндидер сәяси бурыч хәл ителә. Билгеле бер партиягә булышлык күрсәтергә кирәк, шул чагында Мәскәү безгә яхшырак мөгамәләдә булачак һәм без үсеш өчен ниндидер ярдәм алачакбыз. Икенче яктан, кешеләр, боларда катнашып, әхлакый яктан какшый. Сайлау процессыннан беркем дә пакь килеш чыга алмый! Вазгыятьнең драматизмын тоясызмы?
- Барлык детальләрнең дә асылына алай ук төшендем дип әйтә алмыйм, ләкин нәрсә хакында сөйләвегезне аңлыйм. Мин бит бу сайлауларның тере шаһиты һәм катнашучысы.
- Әле совет чорыннан ук.
- Әйе, ләкин Советлар Союзы чорында, әгәр сине кандидат итеп күрсәткәннәр икән, автомат рәвештә депутат була идең. Мин министр чагымда моның аша уздым. Иң мөһиме - синең исемлеккә кертелүең, калганы хакында борчылмасаң да була иде.
- Бу - министр депутат булырга тиеш, дигән номенклатур принцип иде. Сезгә халык ышанычын күрсәттек дигән яхшы формула гамәлдә иде.
- Синең исемне атаганнар, күрсәткәннәр икән инде, син инде депутат. Бернинди дә көрәш булмады.
- Кандидат булып күрсәтелү өчен, аппарат эчендәге көрәш бар иде.
- Син министр икәнсең инде, кагыйдә буларак, депутат булып та сайланасың. Ләкин баштарак минем кандидатураны нигәдер чираттагы сайлауларга чыгармадылар, бик кыен булды. Киләсе сайлауларга инде кандидатурамны тәкъдим иттеләр. Ә президентлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгәч, анда минем көчле көндәшләрем булмаса да, гомумхалык сайлаулары аша ике тапкыр узарга туры килде. Чын сайлауларның ни икәнен мин инде иртәрәк аңлаган идем.
- Нәрсәне күз алдында тотуыгыз?
- СССР халык депутатларының беренче съездын.
- Әйе, 89 нчы елның язы. Гаҗәеп чорлар иде.
- Менә мин шунда чын сайлауларның ни икәнен сиздем дә инде. Элегрәк өлкә комитетының беренче секретаре белән Министрлар Советы Рәисе һәрвакыт СССР Югары Советы депутатлары була иде. Көтмәгәндә мине депутатлыкка кандидат итеп күрсәтмәделәр. Бәлки моңа күпләр игътибар да итмәгәндер, ләкин ул күңелемә уелып калды. Минем дә бит җаным бар, аннары болай гына рәис вазифасын биләмәдем, арттан этәреп торучым беркайчан да булмады.
Бездә Башкортстан делегациясе катнашында ниндидер чара узуы хәтердә. Беренче секретарь белән Башкортстан Министрлар Советының рәисе дә килде. Ул әле миңа караганда да яшьрәк иде, әмма инде аның депутат значогы бар. Миңа тагын да кыенрак булды.
Ул вакытта безнең Минзәлә округында ике тапкыр ирекле сайлаулар узган, икесендә дә беркем үтә алмаган иде. Ул вакытта Минзәлә райкомының беренче секретаре Рәшит Хәмәдиев кандидатурасын тәкъдим иткәннәр иде.
- Ни өчен берәү дә уза алмады?
- Йә сайлаучылар килү тиешенчә булмады, йә берәү дә 50 проценттан артыграк тавыш җыя алмады. Беренче ирекле сайлаулар! Ул чагында безнең өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлевич Усманов та 52 процент тирәсе генә тавыш җыя алды. Аның кәефе төшүе сизелә иде. Вакытның үзгәргәнлеге турындагы сигналны тоемламаганбыз.
-Ул гадәттәгечә 99 процент булыр дип уйлагандыр.
- Әйе, бу барыбыз өчен дә шок, шул ук вакытта сабак булды. Шуңа да карамастан, мин, Минзәлә округыннан кандидатурамны тәкъдим итсәм, яхшы булыр дип уйладым. Үз вакытында мин анда эшләгән идем, 29 яшемдә Ленин ордены алдым. 8 елдан артык шул округта эшләдем, анда мине беләләр һәм хәтерлиләр иде.
- Үз кандидатурагызны үзегез тәкъдим иттегезме?
- Юк, ничек мин үзем өчен үзем сорап йөри алыйм?! Җитәкчелек күрде: ике тапкыр сайлаулар барып чыкмады, ә СССР халык депутаты урыны һаман буш. Ниһаять, минем кандидатураны чыгарырга карар иттеләр.
- Башка кандидатлар да булгандыр, мөгаен? Ул вакытта сайлаулар бит беренче тапкыр альтернатив нигездә уздырылды.
- Татар иҗтимагый үзәгенең ул вакыттагы рәисе Мөлеков белән «Актүбәнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең бик актив җитәкчесе Ишкаев та тәкъдим ителгән иде. Мин сезгә әйтим, җиң сызганып эшләргә туры килде! Чын-чынлап мин-минлек уйный башлады. Минзәләдә, Актанышта һәм Мөслимдә мине беләләр, үземне, әти-әниемне хөрмәт итәләр иде. Әмма нефтьчеләр - мөстәкыйль халык, алар үзләренекен бирмиләр.
- Иске ысуллар инде эшләми, яңа сайлау технологияләре әле юк. Кампанияне ничек уздырдыгыз?
- Мәсәлән, нефтьчеләрнең вахта автобусы иртәнге сәгать алтыда китәсен белә идем. Автобус тукталышына барып, эшчеләр белән сөйләшә идем. Ул вакытта нефтьчеләр җирле хакимияткә түгел, Мәскәүгә зур бәйлелектә булды, һәм, гомумән, эшче сыйныф җитәрлек дәрәҗәдә үзен мөстәкыйль тота иде. Өстәвенә, «Татнефть» җитәкчесенең үзенекен якларга күрсәтмә алуын белә идем. Ярты гомеремне производствода уздырган кеше буларак, миңа эшчеләр белән аралашу кыен булмады. Миңа бигрәк тә гади кешеләр белән аралашу җиңел иде. Аралаша башлыйсың, билгеле, баштарак сагаю сизелә, ә аннары шундый сөйләшеп китәбез, вахта хәтта ярты сәгатькә соңга кала. Предприятиеләр, автохуҗалыклар буйлап та йөрдем. Җитәкчеләре депутатлыкка кандидат булган «Актүбәнефть»кә дә бардым. Барлык эшчене җыйдылар, авыр очрашу булды, алар үз кандидатлары өчен тавыш бирәчәкләрен белдерделәр. Ләкин һәрвакытта да түземлек һәм кешеләрне игътибар белән тыңлый белү кирәк. Коллектив белән идарә иткәндә, ничек кенә яхшы эшләсәң дә, сиңа һәрвакыт дәгъва була. Тормыш шундый. Мин, шушыларны тоемлап, авырткан урыннарга басым ясап чыгыш ясадым. Күрәм, кәефләре үзгәрә. Беләсезме, округ буенча мин күпме тавыш җыйдым? 74 процент!
- 99 процентка караганда, бу күпкә күңелгә ятышлырак булгандыр дип уйлыйм. Ул вакыттагы белән хәзерге сайлауларны чагыштырсак, мөгаен, элек кызыклырак булгандыр?
- Сүз дә юк! Шуңа күрә, бик рәхәтләнеп шул хакта сөйлим бит инде. Күңелдә ниндидер комфорт бар иде.
- Ничек уйлыйсыз, ни өчен ирекле сайлаулардан ирекле булмаган сайлауларга китү башланды?
- Миңа калса, монда бик күп факторлар. Кешеләрнең моңа ихтыяҗы, кызыксынуның сизелерлек кимүе бәлки иң төп фактор яки төп факторларның берседер. Бер яктан, беренче ирекле сайлаулар күп кенә талантлы кешеләрне хакимияткә китерде. Ельцинны гына мисалга алыйк. Шул ук вакытта хакимияткә эшләргә сәләтсез күп кенә демагоглар һәм тел бистәләре дә килде. Мәсәлән, яңа губернаторларны гына алыйк, мин аларның барысын да белә идем. Яхшы ораторлар, таркалган КПССны тәнкыйтьли алалар, әмма хуҗалык алып барырга сәләтле түгелләр иде. Моңарчы күрелмәгән ирек дулкынында хакимияткә килделәр, хәзер яхшырак эшли алуларын күрсәтергә кирәк иде, ә алар яхшырак эшли алмады. Кайвакыт хәтта бөтенләй эшли алмады.
- Күчеш чорында башкача була да алмый.
- Мөгаен, ләкин кешеләр аларны ирекле сайлауларда сайлаган иде. Билгеле инде, ышаныч югала башлады. Иң ирекле дигән сайлауларның да барлык проблемаларны да хәл итмәве ачыкланды. Бернәрсә дә аңламаучылар һәм үзләрен кая куярга белмәүчеләр дә булды. Ул - губернатор, үзе хатыны, балалары белән Мәскәүдә командировкада, хакимиятнең рәхәтен күрә. Ә мин вакыт җиткерә алмыйм, Мәскәүгә киләм, китәм, икенче яки өченче тапкыр Мәскәүгә килүемдә дә алар әле һаман анда була. Менә шуңа күрә, кайбер өлкәләр һәм крайлар бик нык артта кала башлады. Бу халыкта канәгатьсезлек тудырды. Әгәр шундыйларны сайлаганбыз икән, нигә безгә ирекле сайлаулар?
- Хәзер маятник кире якка тирбәлә башлады дип уйламыйсызмы?
- Җәмгыять барлык сынауларны да узды, кешеләр тагын да тәҗрибәлерәккә әйләнде. Ирекле сайлауларга янә ихтыяҗ туды. 90 нчы еллар башында романтик дулкын күзәтелде: 6 нчы маддәне бетерделәр, эйфория хөкем сөрде. Ә хәзер романтика бетте, аны реализм алмаштырды. Путин белән Медведев моны аңлады.
- Күчеш чоры тәмамландымы?
- Төгәлрәге, тәмамланып килә. Ирекле сайлаулардан башка бүтән юл юк.
«Минтимер, нәрсә булды?»
1996 елда узган президент сайлауларының беренче турында Ельцин өчен, 2001 елгы президент сайлауларында Путин өчен тавыш бирүгә бәйле табышмак турында сорамакчы булам. Ельцин, күпме йота аласыз - шуның кадәр суверенитет алыгыз, диде. Сезнең белән 1994 елгы Шартнамәне дә имзалады. Бөтенесе шат, Ельцинның да популярлыгы зур. Әмма 1996 елда Татарстан президент сайлауларының беренче турында Ельцин өчен дә, Зюганов өчен дә бертөрле тавыш бирә.
Икенче яктан караганда, 2001 елда Путин республикаларның суверенлыгына каршы булуын белдерә, барысын да Россиянең бердәм хокукый кырына кайтарырга вәгъдә итә. Шуңа карамастан, Татарстанда күпчелек Путин өчен тавыш бирә. Парадоксмы?
- 96 нчы елда үземә дә гаҗәп булды. Татарстан Президенты буларак, бу сайлауларны бәяләп бетермәгәнмен. Ельцин бездә ышанычлы җиңәр дип санадым. Хәтта шикләнмәдем дә. Икенче көнне Ельцин миңа шалтыратып: «Минтимер, - ул миңа һәрвакыт шулай дип мөрәҗәгать итә иде, - нәрсә булды?» - дип сорады. Аның бик нык гаҗәпләнгәнлеге сизелә иде: әллә Шәймиев тә якламаганмы? Миңа аңлатырга кыен булды, әмма дөресен әйттем, Ельцин туры җавапларны ярата иде. Борис Николаевич, мин моны бары бер әйбер белән генә аңлата алам - без бәяләп бетермәгәнбез, Татарстанда проблема бөтенләй булмас дип инанган идек, дидем. Оят булды. Ул нәрсә генә әйтсә дә, мин аны кабул итәр идем. Әлбәттә, без нәтиҗәләр чыгардык, икенче турда уңышка ирештек.
- Сизелерлек басым да ясадыгыз. Беренче һәм икенче турлар арасында аерма бик зур иде. Мин районнар буенча карадым: беренче турда татар авыллары Зюгановка тавыш биргән, икенче турда кинәт Ельцин өчен тавыш бирде. Билгеле, барысы да моның яңа Россия тарихында гадел булмаган беренче сайлаулар икәнен аңлады. Карл Ясперста бәхәсле бер искиткеч фикер очраттым: демократия хакына кайвакыт аның процедураларын корбан итәргә кирәк.
- Язмышны хәл итә торган мәсьәлә туган иде: яки коммунистик стройга кабат кайтабыз, яки алга барабыз. Безнең шундый психологик момент булгандыр, мөгаен. Шартнамә инде төзелгән, бу планда барысы да тынычланган иде, алгы планга икътисади проблемалар чыкты.
Комментарийлар