Шәһри Казан

Бездә толерантлык бармы?

Ике сүзнең берендә «толерантлык» дигән төшенчәне кыстырып сөйләшергә яратабыз. Башка милләт-дин вәкилләренә, төрле йола-гадәтләргә, чит кешеләрнең караш вә зәвыкларына ихтирам белән карау, түзем булу турында акыл сатып, үзебезнең дә шундыйлар рәтенә керүебез белән мактанабыз. Тик сабырлыкның да чикләре була.

Реклама

Шәһәр уртасында көпә-көндез эротик фотосессияләр үткәрү гадәткә керә башлагач, татарларның башкаласы булган Казаныбызда гей-парад уздыру идеясе белән янып йөрүчеләр барлыкка килгәч, кырыйларына кадәр тулган толерантлык касәсе ташырга да мөмкин икән.
Басма матбагалар бик язмаса да, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында «зәңгәр» парад турында хәбәрләр байтак булды. Оешып җитә алса, дөресрәге, рәсми рөхсәт бирелсә, әлеге «күңелле» вакыйга 30 июньдә булырга тиеш иде. Шөкер, бу көнне «мөгез»ләрсез генә үткәреп җибәрдек. Парад уздырылмады, шулай да традицион булмаган ориентациялеләр берләшмәсе активисты Дмитрий «зәңгәр-алсу»ларны яклап, Бауман урамында ялгыз пикет оештырды. Ул муенына «Гей булу һәм андыйларны ярату - нормаль күренеш. Гейларны кыйнау һәм үтерү - җинаять!» дип язылган плакат аскан иде. Вакыйганың шаһиты булган чыганакларның әйтүенчә, полиция бер кешедән торган пикетны таратырга тырышып мәшәкатьләнмәгән. Тик егетнең РФ Президенты Владимир Путин яңарак кына имзалаган, «Мизулина законы» дип телгә кергән канунга каршы икенче көнне үк оештырылган чыгышы хокук сакчыларына ошап бетмәгән, күрәсең, пикетчыны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Дмитрийның әти-әнисе дә булган анда. Күпләр аптырар, әлбәттә, тик газиз улларының язмышы өчен чын-чынлап борчылган ата-ана егетне үзләре үк полиция машинасына утыртып җибәргәннәр. Шунысы да кызык: парад уздыру турында сүзләр йөри башлагач ук, «зәңгәр-алсу»ларның күбесе моның бөтенләй дә кирәксез гамәл булуын һәм чарада катнашмаячакларын белдергән иде. Мөнәсәбәтләрне бөтен дөньяга таратып йөрисе юк, янәсе...
Депутат Елена Мизулина тәкъдим иткән «балалар арасында традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалауга каршы» канун проекты гыйнвар аенда ук беренче укылышта кабул ителгән иде инде. Федерация Советы бертавыштан хуплаган законга В.Путин да имзасын куйды. Хәзер «Балаларны сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау» дип аталган 5 нче маддәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, закон бозучы 4 меңнән бер миллион сумга кадәр штраф түләргә яки 90 көнгә эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булачак. Монысы аңлашыла, менә югарыда телгә алынган кебек пикетларның пропаганда булу-булмавы гына бәхәсле кала бирә. Бераз башы эшләгән кешегә канунны үз файдасына борып кую кыен эш түгел...
Яхшы үрнәкне алыргамы-юкмы дип уйлап торсак, начары бик тиз күчә. Көнбатышка иярү модасы тудырган, динебезгә генә түгел, халкыбызга хас булмаган күренешләр көннән-көн чәчәк ата. Шул ук эротик фотосессияләрне генә алыйк. Дөрес, сәнгатьнең бер төре. Дөрес, «ню» стилендәге сурәтләрнең үз фәлсәфәсе, аны бөтенебез дә аңлап та бетерә алмый. «Күрсәтерлек җирләре булгач, ник күрсәтмәскә?» диючеләрнең фикерендә дә өлешчә хаклык бардыр. Тик шәһәрнең кеше мыжлап торган урыннарында, «Кол Шәриф» мәчете фонында шәп-шәрә килеш фотога төшүче кызлар оят, һич булмаса, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт дигән хисләр белән таныш түгелме икәнни? Ул «күрсәтерлек җирләр»не менә шулай бөтен халык хөкеменә чыгаралармыни?
Болар барысы да берьяклы гына мәсьәлә түгел. Санап кителгән гамәлләрне якласаң, «оятсыз, бозык» дигән ат аласың, тәнкыйтьләсәң, «толерант булырга кирәк» ише төрттерүләр ишетәсең. Бер диндә дә булмаган, атеистларның да күбесе кабул итеп бетерә алмаган гей-парад буенча да халыкның фикере икегә бүленде. Чара оеша калса, күсәк тотып урамга чыгарга һәм «зәңгәр»ләрнең йөзләрен «бизәргә» әзер булучылар да бар иде араларында.
Толерантлык бар ул бездә. «Зәңгәр»лекне нормадан тайпылу, кеше үзе теләп алмаган авыруның бер төре итеп карап, аларга җәмгыятьтә гадәти кешеләр кебек үк тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләсендә түземлек бар. Менә аларның парадлар уздырып, урамдагы кешеләрне, шул исәптән балаларны да мөнәсәбәтләренең нечкәлекләре белән таныштырып йөрүләре, шул рәвешле үсеп килүче буынга «матур» үрнәк күрсәтүләре очрагында бөтенләй башка төрле хис-тойгыларның тумый хәле юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: