16+

БМО шәхси тормышка кагылмаска өнди

Эдвард Сноуден АКШның шымчылык ысуллары турында бөтен дөньяга таныткач, бу Американың байтак илләр - Германия, Франция, Испания, Бразилия, Мексика, Россия һ.б.лар белән үзара мөнәсәбәтләрен киеренкеләштерде.

БМО шәхси тормышка кагылмаска өнди

Эдвард Сноуден АКШның шымчылык ысуллары турында бөтен дөньяга таныткач, бу Американың байтак илләр - Германия, Франция, Испания, Бразилия, Мексика, Россия һ.б.лар белән үзара мөнәсәбәтләрен киеренкеләштерде.

Октябрь ахырында Германия белән Бразилия БМОның кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнүче комитетына «Электрон гасырда шәхси тормышның кагылгысызлыгына хокук» дип аталган резолюция проектын әзерләп тапшырганнар иде.
Проектта, аерым алганда: «Кеше хокуклары, аеруча да шәхси тормышның кагылгысызлыгы хокукы «онлайн» даирәдә чынбарлык мохиттәге кебек үк якланылырга тиеш», - диелә. БМОның өченче комитеты әгъзалары резолюция проектын бертавыштан кабул иткәннәр. Әмма аны гамәлгә кертү өчен, әле Генераль Ассамблеяның да хуплавы кирәк, ул утырыш декабрь аена билгеләнгән. Ассамблея ризалык биргән очракта, алга таба кешенең шәхси язышуларга һәм сөйләшүләргә хокукы БМО тарафыннан контрольдә тотылачак.
Әмма резолюциянең хәзерге формасында гамәлгә кертелүенә актив каршылык күрсәтүче дәүләтләр дә бар. Болар - АКШ, Бөекбритания, Австралия һәм Канада. Әлеге илләр проектның күп урыннарын йомшартуны таләп итә. Күрәсең, Америкага һәм аның шымчылык алып барудагы якын ярдәмчеләренә халыкара гауга да сабак булмаган һәм алар алга таба да үзләренең әхлаксыз эшчәнлекләрен дәвам итәргә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading