Тик без алай итә алмыйбыз. Без - эшем ияләре. «Әнә фәлән кешенең балалары кайтты да көне буе урманда яттылар да китеп бардылар. Инәләре, бөкрәеп, бакча утый», - дип сөйләячәк авыл халкы да. Без шуңа күнеккәнбез, тормышны кабул итү рәвешебез шундый.
Югыйсә берәр көн урманга чыгып ял итеп, хозурланып кайтканнан гына дөньяның бер чите дә кителеп төшми инде. Башын күтәрмичә җәй буе бакча утаган кеше дә, яшелчә-җимеш сатып, миллионер булмый. Рухи байлыгы да әллә ни артмый торгандыр. Моны хәтта ходай да хупламыйдыр. Теге дөньяга баргач: «Әнә мин синең өчен матур чәчәкләр үстердем, табигатьнең һәр мизгелен син соклансын өчен гүзәл иттем. Син аларны күрдеңме, сокландыңмы?» - дип сораса, ни дип җавап бирерсең? «Юк шул, алла бабай, минем алабута тамыры белән кәтмән сыртыннан башка нәрсә күргәнем булмады...» - диярсеңме. Шулай булгач, гомере буе җиргә туңкаеп яшәгән кешенең ходай каршысында да әллә ни пачуты юктыр ул.
«Җиргә туңкаю» дигәнем әле сүз авыл турында барган өчен генә. Шәһәр кешесенең дә хәле шундый ук. Анда чапкан була, монда чапкан була. Эше уңса, тагы да дәртләнебрәк чаба, тотып тыярлык булмый. Эше уңмаса, «болай килеп чыкмады бит әле, ныграк тырышырга кирәк бугай», - дип, тагы да тырышыбрак чаба. Берничек тә туктатырлык түгел. Туктатам дип каршы төшә күрмә - сытып, таптап, изеп китәчәкләр. Алай булмаган хәлдә дә кешенең эшенә аркылы төшәргә, аяк чалырга тырышучы дошман кебек күренәчәксең.
Ни өчен чабасың? Нәрсәгә кирәк ул?
Без, гадәттә, гаиләне аякка бастыру өчен, балалар нужа күрмәсен өчен, дип җавапларга яратабыз. Тик ни өчендер гаиләңә синең күзең тонып чабуың түгел, ә бер җылы карашың, вакытыңны алар белән үткәрү, һич югында берничә сәгать гомереңне аларга багышлау кирәк булып чыга. Балаңа да шулай. Ара-тирә башыннан сыйпап узу, аның ни әйткәнен ишетү, кирәк чакта юньле киңәш бирү. Тик безнең моңа вакытыбыз юк. Без аларны ишетмибез, күрмибез. Кирәкми дә.
Комментарийлар