Шәһри Казан

Чәшке тунлы «хәерчеләр»

И-и-и бигрәк авыр инде хәзер яшәүләре, эт тормышы бит инде бу. Яшьләргә, яшим дисәң, бернинди мөмкинлек юк, бөтен нәрсә кыйммәт, акча җитми, юньле эш табармын димә. Элек алай түгел иде, акчасы да җитте, яшәве дә күңеллерәк иде. Хәзер кара инде син ул мескен пенсионерларны, очын-очка ялгап интегеп яшиләр бит, -...

Шулай ук начармыни соң хәзер тормышлар? Элек нәрсәсе яхшырак иде? Өлкәннәрнең шул мактаган чорларына, ягъни безнең балачакка туры килгән, әз-мәз генә истә калган мизгелләрне бүгенге белән чагыштырып карыйк әле.

Мин дә сагынам ул чакларны. Нигә? Әти-әни кочагындагы ваемсыз вакытлар булган ул. Тик тормышның ул вакытта бала күңеленә сеңгән җитешсезлекләре дә булмады түгел. Мәсәлән, әллә ни сыгылып тормаган кибет киштәләрендә килька консервасыннан башка нәрсә калмаган иде. Әти-әни эштән бушамаганга, олы бала буларак, кибет юлын миңа таптарга туры килде. Кеше башына 200 г конфет, 250 г майны сәгатьләр буе чиратта торып, өлкәннәрнең бер-берсенә яудырган сүгенү сүзләрен тыңлап арып, туеп кайта идем. Азык-төлек кенә түгел, көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым да талонга иде ул чакта. Әле дә хәтерлим 2-3 сәгать чират торып алган беркемгә дә ярамаган бәби оекбашы белән күзләрне ярырлык өч йөз ваттлы лампочка күтәреп кайтканымны. Белмим, аны кибетчесе шулай мыскыл итеп биргәндерме, әллә кайтуы шулай булгандырмы... Чәй урынына авыл әбиләренең кишер киптереп әзерләвен, кер порошокларының «по блату» гына эләгүен, Яңа ел алдыннан гына тәтегән мандариннарны, акчаң бар килеш тә алырга әйбере булмауны искә алып сагыныргамы икән?

Реклама

Бүген әнә балалар бакчасындагы бәбиеннән алып сиксәндәге әбиенә кадәр өстенә чәшке тун кия, этендә дә, бетендә дә машина, һәр өч кешенең икесендә югары белем... Шушымы начар тормыш күрсәткече? Эч эзләнә, күз капшана - нәрсә ашыйсы килгәнне дә белми торган оятсызларга әйләнеп барабыз бит. Элеккеге кебек бер айга бүлеп бирелгән майны җиткереп, кишер чәе эчеп, кешедән калганны киеп яшәсәк, күптән баеп беткән булыр идек инде.

Танышым Саимә апаның Чабаксар оекбашлары сатып үз эшен ачуы үз күз алдымда булган хәл. Табыннарында өйдә пешерелгән күмәч белән үзе ясаган кайнатмадан башканы күрмәде аның балалары. Һәр тиеннең кадерен белгән ханымның бүген затлы туннар сата торган ике ноктасы бар. Димәк, акылы һәм сабырлыгы булганнарга шул кысмыр чорның файдасы да тигән бит. Чәшке тунлы «хәерчеләр» булып яшәүче, туймас адәм баласының нәфес размерының чикләре, ай-һай, бармы икән?! Кичә алган кием, фатир, машина алудан кичергән ләззәт нигә икенче көнгә кадәр дә җитми соң безнең? Аллага шөкер, дип куанасы урында тагын да зуррак фатир, тагын да текәрәк машина турында уйланып, дөньяның ямен җибәрәбез.

Сүз башымдагы ханым да тулай торакта яшәп, автобуста кысыла-кысыла эшкә барган көннәрен искә алса, бәлки, фатирлы, машиналы тормышы ямьлерәк күренер иде. Анысы сәламәтлеккә зыянлы, монысы ерак, тегесендә авыр дип, эш арты эш алыштырган улына да, теләге булса, эш җитәрлек. Инде мәрхүм булган, бар тормышы җитеш бер абзыйга ун еллап элек: «Сез нинди бәхетле: бар нәрсәгез дә бар» - диюемә, ул, миннән көлеп: «Әй балакай, ялгышасың. Син миннән бәхетлерәк икәнеңне аңламыйсың шул әле. Минем иң бәхетле көннәрем алты квадрат метрлы бүлмәнең ишегеннән аякларым чыгып яткан яшь, сәламәт вакытымда булган икән», - дигән иде. Димәк, төрлесен күрергә өлгергән өлкәннәрнең элеккене һаман мактап искә алулары, бәлки, үткән яшьлекләрен, югалган саулыкларын сагынулары гынадыр...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: