«Кырым - планетабызның күкрәгендәге орден!». - Дөнья буйлап сәяхәт иткән Чили шагыйре һәм сәясәтчесе Пабло Неруданың ярымутрауда булып киткәннән соң әйткән шушы сүзләре заманында бөтен дөньяга таныла.
Күз өстендәге кара каш булган бу ярымутрау борын-борыннан бик күп дәүләтләр өчен «майлы калҗа» саналган. Кырым өчен барган туктаусыз сугышлар - моның ачык мисалы. Әби патша заманында ул Россия империясенә кушылганнан соң да, аны саклап калу өчен бик күп кан коярга туры килә. Никита Хрущев, зур корбаннар бәрабәренә яуланган шушы территорияне моннан 60 ел элек, Россия составыннан бик җиңел генә чыгарып, Украинага бүләк итеп куя. Совет юлбашчысының бу ваемсыз адымына китергән сәбәпләр турында бәхәсләрнең әлегәчә тынганы юк.
Тик сүзебез бүген бу хакта түгел, ә инде цивилизацияле заманда яшәгәндә дә ярымутрауга янәдән сугыш куркынычы янау турында. Бүген дә төрле көчләрнең мәнфәгатьләре кисешкән урын булып калган Кырымның хәлен Украинадагы инкыйлаб тагын да катлауландырды. Кырым Автономияле Республикасы формаль яктан Украинаның бер өлеше булып саналса да, ул бервакытта да чын Украина булмады, диләр. Моны соңгы вакыйгалар тагын да ачыграк аңлатты. Халкының 60 проценты руслар булган ярымутрау, Киевта хакимиятне кулга төшергән радикаллардан яклауны сорап, күршесе Россиягә мөрәҗәгать итте. Севастопольдә диңгез флоты урнашкан, күпсанлы ватандашлары яшәгән Россиягә Кырымны үз йогынтысында саклап калу өчен тагын бер мөмкинлек бу. Дистә еллар буе үз хокукларын кайтаруны таләп иткән җирле халык - Кырым татарлары исә Европага интеграцияләнү яклы. Шул җирлектә азчылык-күпчелек каршылыгы туды да. Сталин чорында бер тәүлек эчендә туган җирләреннән сөрелеп, яртылаш кырылган, мең газаплар белән кире кайта алсалар да, үз Ватаннарының тулы хокуклы хуҗалары була алмаган кардәшләребезнең, илдәге үзгәрешләрдән файдаланып, хокукларын кайгыртуын аңларга да була. Шушы вазгыятьтә дипломатия миссиясен Россия Татарстанга йөкләде булса кирәк. Республика Президенты бирегә сәфәр кылып кайтты, парламент, дин әһелләре делегацияләре андагы кардәшләребез белән очрашулар уздырды.
Украинаның яңа хакимияте белән мөнәсәбәтләр катлауланып киткәндә, Россиянең Кырымга гаскәрен кертү өчен кулында рычагы бар хәзер. Федерация Советы аңа моны рөхсәт итте. Путин үзе, Кырымга гаскәр кертергә ихтыяҗ юк, ди, әмма бик киеренке хәл туганда, андый мөмкинлекне кире какмый. Мәскәүнең рәсми позициясе - Россия Кырымны үзенә кушарга җыенмый, анда яшәүче халык үз язмышын үзе билгеләргә хокуклы. Кырымда үз йогынтыларын булдырырга тырышучы АКШ белән Көнбатыш Европа илләре безгә, үз чиратында, икътисади санкцияләр белән яный. Әлеге каршылык нәрсәгә китерер, бу мәсьәләдә бернинди союзниклары булмаган Россиягә Кырымның эчке эшләренә катнашу кирәк идеме? Анда яшәүче кардәшләребезне ни көтә? Ил язмышы өчен борчылучы һәр кешедә туа торган шушы сорауларны без абруйлы шәхесләребезгә - танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә юлладык.
Разил Вәлиев, Татарстан парламенты делегациясе составында Кырым Автономияле Республикасында булып кайткан, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, күренекле әдип:
- Бүгенге көндә анда хәлләр бик катлаулы. Нәрсә булачагы турында бары фаразлар корып кына була. Әмма андагы халыкның теләге, рус булсынмы, украиннар, татарлар булсынмы, бер - проблемаларны тыныч юл белән хәл итү. Беркемнең дә сугышка керәсе, кан коясы килми. Татарстан Дәүләт Советының Кырымда яшәүче халыкларга мөрәҗәгатендә дә нәкъ шул хакта әйтелә. Әмма андагы халыкларның үз таләпләре дә бар. Без инде күбрәк Кырым татарлары белән очрашулар уздырдык, сәфәр максатларыбызның да берсе шул иде. Кырым татарларының халык хөкүмәте дип саналган Милли мәҗлес әгъзалары белән очрашу бик эчтәлекле узды. Алар да һич кенә дә сугыш башлануын теләми. «Күп афәтләр кичердек, күп кешеләребезне югалттык, моның кабатлануын теләмибез», - диләр. Кырым татарларының Европа берлегенең хокукый кырына керәсе килә. Кырым Украина составында калып, Украина Евросоюзга керсә, без анда яклау таба алыр идек, дип уйлыйлар. Ә руслар күбрәк Россия ягына йөз тоталар.
Россиянең Кырымдагы сәясәтенә бәя бирүгә килгәндә, проблеманы тыныч юл белән хәл итүне күз алдында тотарга кирәк. Федерация Советы анда гаскәрләр кертүне Россия Президентына рөхсәт итсә дә, безнең гаскәрләр тулы күләмдә анда кермәгән. Минем Россия җитәкчеләренә теләгем - өстәл янына утырып, мәсьәләне дипломатик юллар белән хәл итү. Бу вазгыятьтә Россиянең союзниклары юк, чөнки монда һәрбер илнең үз мәнфәгате. Европаның да тәэсир итү даирәсен киңәйтәсе килә. Америка да бөтен дөньяда иң зур көч булырга, үз йогынтысын күрсәтергә тели. Төркиянең монда шулай ук үз мәнфәгатьләре. Бөтен мәсьәлә дә шулар аркасында тагын да катлаулана. Милли, иҗтимагый оешмалар белән очрашканда болай дип әйттеләр: «Үзебез генә булсак, бәлки проблеманы ил эчендә ничек тә хәл итә алыр идек. Бу вазгыятьтә безне төрле якка тарткалыйлар», - диләр. Украина, гомумән, икегә бүленгән. Рус телле халык күп яшәгән көнчыгышы белән көньягының төп өлеше Россиягә тартыла, көнбатыш Украина тулысынча Евросоюз тарафдары.
Гади халык белән урамда аралашканда: «Украинада яшәүчеләрнең бүгенге хәле шактый катлаулы, хезмәт хакларыбыз да, пенсияләребез дә Россиягә караганда кечкенәрәк. Россиягә кушылсак, хезмәт хаклары да, пенсия дә артыр иде», - дигән прагматик фикерләр дә очрады. Хезмәт хакларын алай гына арттырып булырмы икән? Европа белән дә, Россия белән дә уртак тел табып яшәүгә ни җитә? Бәлки бу бүген җиңел дә түгелдер, тик шушы юлдан бармаса, Украинаның киләчәге юк. Украина җитәкчелеген, биредә яшәүче халыклар вәкилләрен, Евросоюз, Россия җитәкчелеген бер өстәл янына җыеп, уртак фикергә килә алсалар, бик идеаль вариант булыр иде. Килешүгә ирешмичә, монда тынычлык булмаячак. Дипломатия корал көченнән көчлерәк булырга тиеш.
Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе:
- Кырым татарларын совет чорында - 1944 елның 18 маенда туган җирләреннән сөрделәр. Читкә сөрелгән башка халыклар Хрущев заманында Ватаннарына кире кайтарыла башлагач та, аларга кайтырга рөхсәт ителмәде. Алар Украина Советлар Союзыннан аерылганда гына, туган якларына кайта алдылар. Украинаның элекке хакимияте, кысрыклап торса да, беркадәр ирек биргән иде аларга. Шуңа да уйлап карагыз: алар кайда булырга тели? Кырым татарларының Симферопольдә күтәрелеше вакытында таләп бер генә булды - Кырым Украина составында калырга тиеш. Кырым татарлары биредә үзләрен саклап калу өчен бердәнбер оешып чыккан халык булды. Аларга милләтче дип гайбәт тагарга тырышу - хурлык.
Россиянең Кырымга гаскәр кертергә нигезе юк, үзенең билгеле бер максаты белән кораллы көчләр куллану интервенция булачак. Янәсе, биредәге рус халкын җәберлиләр-кимсетәләр, үтерәләр дип дәлилләргә тырышалар. Тикшерә башлагач, бу дөреслеккә чыкмады. Украинадагы чынбарлыкны Россия халкы белми. Дөрес мәгълүматның җитмәве аркасында, кызганычка, шушындый сораулар туа.
Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе:
- Безнең өчен бу мәсьәләдә беренче урында Кырым татарлары язмышы тора. Алар һаман тулы хокукка ия түгел. Украина хөкүмәте, аңа кадәр совет хөкүмәте аларны тулысынча аныкламады да, һаман элеккеге рәвештә кабул итә торды. Татарлар - күпсанлы булмасалар да, бик оешкан көч. Кырымның бүгенге җитәкчелеге, референдумда татарлар катнашса, без аларга шактый ташламалар ясар идек, яңа хөкүмәткә татарларны кертәчәкбез, диләр. Ләкин бу буш сүз генә булып калмасмы? Әгәр татарлар шушы референдумда катнашырга уйлый икән, алар хөкүмәт белән килешү төзергә тиеш. Анда татарларның дәүләт төзүче икәнен күрсәтергә кирәк. Икенче таләп - Кырым татарлары телен, рус һәм украин телләре белән бергә, дәүләт теле итеп тану. Өченчедән, шушы таләпләрне киләчәк Конституциягә кертү. Боларның сүз генә булып калуын теләмәсәләр, татарлар халыкара гарантияләр таләп итәргә, АКШ, Россия, Англия кебек илләр шушы килешүне гарантияләргә тиеш. Менә шул вакытта Кырым татарларының язмышы уңай якка хәл ителергә мөмкин, дип уйлый алабыз.
Анда хәлләр гади генә түгел, төрле көчләр үзара көрәшә. Шунлыктан, Украинага гаскәр кертү һич кирәк эш түгел. Гаскәр кертә икән, Россияне яулап алучылар дип кабул итәчәкләр. Моның ни белән бетәчәген хәтта фаразлавы да авыр. Сукыр күз белән дә күреп була торган вазгыять бар: анда хәзер сугыш башлап җибәрсәләр, җиңеп чыгу кыен булачак. Моны Путин яхшы чамалый. Шуның өчен дә бит, Федерация Советы тарафыннан гаскәр кертү вәкаләтләре бирелгән булса да, бүгенгә кадәр моны эшләргә әмер биргәне юк. Чөнки вазгыятьнең чын мәгънәсендә кискен икәнлеген, бертөсле генә хәл итү мөмкин булмавын яхшы аңлап эш итә.
Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:
- Россиянең Украина территориясендәге Кырымның эчке эшләренә катышуы - көтелмәгән комбинация. Тышкы яктан караганда, берникадәр канун нормаларына кертергә тырышып эшләнгән бик көчле операция. Рус телле ватандашларны чит илдә яклау дигән милли-патриотик таләпләр бар бит, шуларны яклау буенча беренче тапкыр ясалган, уйланылган операция дип саныйм. Гаҗәеп оста эшләнгән: мылтыктан атмый гына шундый зур ярымутрауның солдатларын, 60 процент кешесен Россия ягына аударып куй әле! Минемчә, Украина сәясәтчеләренең хаталарын Россия бик оста итеп файдаланган.
Икенче яктан караганда, чит илгә кереп, үз гаскәреңне урнаштыруны тәртипкә сыя торган гамәл дип санап булмый. Бу авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Яшерен көрәш, салкын сугыш башланып китмәгәе. Россиянең горурлыгын канәгатьләндерү өчен яңа территорияләрне үзләштерүе икътисади яктан да авыр. Хәерче бюджеттан без Абхазиягә, Осетиягә, Кырымга да түләргә тиеш булабыз. Шулай да Россия үзенең дипломатиясен уйлап бетергән кебек. Ул ике нәрсәгә таяна: Кырымда аның Кара диңгез флоты утыра һәм биредә Мәскәүгә карап торган халык яши. Монда аның геополитик сәясәте бар. Тик бирегә Россия гаскәрләрен кертергә кирәкми, дипломатия юлы, сөйләшүләр аша эшләргә кирәк. Кырым, формаль яктан булса да, Украина составында калырга тиеш.
Комментарийлар