16+

Электрон замананың «сатлыкҗан» технологияләре

Хәтерлисезме икән, 10-15 еллар чамасы элек мәктәп балалары һәм яшьләр арасында «Дуслар өчен анкета» дигән журналлар модага әйләнгән иде. Аеруча кыз балаларның күңелләрен бик тиз арада яулап алып, исем-фамилия, яшәү урыны һәм дусларыңның исемнәрен, яраткан китап-кинофильмнарыңның атамаларын, кызыксынуларыңны язып тутырыла торган бу анкеталар кулдан кулга йөри башлады.

Электрон замананың «сатлыкҗан» технологияләре

Хәтерлисезме икән, 10-15 еллар чамасы элек мәктәп балалары һәм яшьләр арасында «Дуслар өчен анкета» дигән журналлар модага әйләнгән иде. Аеруча кыз балаларның күңелләрен бик тиз арада яулап алып, исем-фамилия, яшәү урыны һәм дусларыңның исемнәрен, яраткан китап-кинофильмнарыңның атамаларын, кызыксынуларыңны язып тутырыла торган бу анкеталар кулдан кулга йөри башлады.

Анкета хуҗасының, аның иптәш кызларының бөтен күңел серләрен, шул исәптән, аларның кайсы егеткә күз атып йөргәннәре турында мәгълүмат саклаучы әлеге дәфтәрләр артык кызыксынучан һәм шук малай-шалайларның да игътибарын җәлеп итми калмады. Шуңа күрә, берәр малайның классташ кызының букчасыннан анкетасын чәлдереп укып утыруы, аннары теге кызның парталар арасыннан «дәфтәр карагы»н куып йөрүе һәр мәктәптә гадәти күренеш булгандыр.
«Дуслар өчен анкеталар» инде күптән кулланылыштан төшеп калды. Хәзер беренче класс баласы да компьютер, ноутбук, планшет, смартфоннар белән яхшы таныш. Интернетның иксез-чиксез дөньясы барлыкка килү белән, сер саклаучы «куен дәфтәрләре»нең дә кирәге калмады. Хәзер аларның вазифасын интернетны басып алган социаль челтәрләр үти: теләсә кайсына теркәләсең дә үзең турында бөтен мәгълүматны шул сайтка чыгарып саласың. Уңайлылыгы ни тора: бозарга-пычратырга куркып, каләм белән тутырып утырасы, үзең белән өстерәп йөрисе юк, малай-шалайлардан качырып азапланырга да кирәкми - аларга үзеңнең битеңне карауны тыю өчен «тычкан» төймәсенә бер тапкыр басып кую да җитә. Шул рәвешле, элеккеге «дуслар өчен анкеталар» хәзерге социаль челтәрләрнең прототибы булып килсә, компьютер хакерларын исә вакытында кызларның дәфтәрләрен урлап йөргән шул малайларга алмашка килгән «мәгълүмат угрылары» дип санарга кирәктер.
2000 ел урталарында барлыкка килә башлаган социаль челтәрләр бүген үзләренең эшчәнлек киңлекләрен җәелдергәннән-җәелдерә, аларның аудиториясе дә үскәннән-үсә бара. Мисал өчен, икесе дә 2006 елда эшли башлаган «Одноклассники» социаль челтәрендә хәзер 205, ә «Вконтакте»да 210 миллион кулланучы «утыра», 2004 елны туган «Фейсбук»та исә 1,2 миллиард кеше теркәлергә өлгергән.
Социаль челтәрләрнең зыяны
Социаль челтәрләр борыннарын төртеп кенә маташкан чорда, ул замана яңалыклары бөтендөнья җәмәгатьчелеге күңеленә хуш килеп, барыбыз да аларның уңайлыкларын гына күрә идек. Хәзер исә күпчелек белгечләр аларның зыяны турында шәрран яра. Аларның сүзләренә караганда, социаль челтәрләр аңнарны томалый, акылларыбызны басып ала, хәтерне начарлата, гадәти аралашуны чикли, балаларны начар гадәтләргә өйрәтә, әти-әни тәрбиясен боза һ.б. Дөрес, барыбыз да социаль челтәрләрнең әшәке йогынтысына бирешмибез, әмма аларда утыручыларның 15-20 проценты чамасы инде ул электрон аралашудан, фотографияләргә бәя бирүдән, комментарийлар калдырудан башка үз гомерләрен күз алдына да китерә алмаслык дәрәҗәгә җиткән. «Дуслар өчен анкеталар» бертөрле уен, шаяру, азарт хисен тудырган зарарсыз мавыгу гына булса, социаль челтәрләр үзләреннән башка бер минут та тора алмаган «фейсбукоманнар», «вконтактеголиклар»ны тудыра икән.
Социаль челтәрләрнең зыянлы ягы бу гына түгел. Аларда теркәлүебез, үзебез турында бөтен мәгълүматны язуыбыз белән ахырын уйлап бетермичә, ул хәбәрләрне без бөтен дөньяга мәгълүм итәбез. Элек берәр кешене эзләп табу махсус органнарның гына көченнән килсә, бүген социаль челтәрләрнең ярдәме белән теләсә кем башка берәүнең яшәгән урынын, кайда укыганын, кайсы урыннарда булганын, кайларда ял итәргә яратканын, кемнәр белән аралашканын рәхәтләнеп күзәтә, белә ала. Хәбәрдар булу яртылаш коралланган булуны аңлата, ди рус мәкале, дошманнарыбыз да бит үзләренә файдалы мәгълүматларны безнең социаль челтәрләрдәге битләребездән «чүпли» ала.
Күпчелек социаль челтәрләргә теркәлү үткәндә, алар хәзер бездән телефон номерларыбызны да таләп итә. Ә кешенең шәхси телефонын белгән килеш, аның эзенә төшү - бүгенге мәгълүмати технологияләр заманында берничә минутлык эш. Социаль челтәрләрдә утыручыларның беркатлыраклары исә әле һаман да сайтларның куркынычсызлык системаларына, аралашырга теләмәгән кешеләрдән үзең турындагы мәгълүматны яшерергә ярдәм итә торган мөмкинлекләренә ышана. Компьютерны, интернет дөньясын үзләренең биш бармаклары кебек белгән хакерлар өчен ул «сер сандыклары»ның йозагын вату берни тормый.
Хәер, телефон номеры яки электрон почтасының логины аша, кеше турында азмы-күпме мәгълүмат табу гади кеше өчен дә әллә ни авыр эш түгел анысы. Булган хәбәрне интернетның эзләү юлына кертәсең дә, ул сиңа биш секунд эчендә кешенең социаль челтәрдәге битен яки берәр сайтта калдырган белдерүен, хәтта адресын да табып бирә ала. Шулай итеп, интернетта, бигрәк тә социаль челтәрләрдә күбрәк утыру безнең шәхси тормышыбызны, эчке дөньябызны чит-ят күзләргә ачып сала.
«Дустыңның кем икәнен әйтсәң, үзеңнең кемлегеңне әйтеп бирәм»
Воронеж дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган ике егет - Александр Федосеев белән Роман Лавлинскийлар исә, кешеләрнең социаль челтәрләрдәге битләрен өйрәнү, мәгълүмат туплауны үзләренең файдаларына эшләтеп булганына төшенеп алганнар. Аларның «баласы» -«SocioHub.ru» дип аталган электрон проектның «акыллы» программалары, интернеттагы шәхси битләребезне тикшереп, безнең турындагы бөтен хәбәрне, дусларыбызның кемнәр булуын, кайсы төркемнәргә теркәлгәнебезне, кайчан һәм нинди комментарийлар калдырганыбызны өйрәнеп, барысын да бергә җыеп, битнең хуҗасы турында тулы һәм төгәл бәяләмә бирергә сәләтле. Кеше турында мондый мәгълүмат кемгә кирәк, дисезме? Беренче чиратта, әлбәттә, ул банклар өчен файдалы. Бурычка акча бирер алдыннан, финанс оешмасы хезмәткәрләрен, кешенең тормыш рәвешеннән тыш, аның иҗтимагый мөнәсәбәтләре, кемнәр белән аралашканы кызыксындыра бит. Һәм бу эштә аларга «SocioHub.ru» ярдәмгә килә дә - ул банкка әлеге хактагы мәгълүматны сата.
Проект әле күптән түгел генә барлыкка килгән, әмма аңа нигез салучылар ярдәмләшеп эш йөртү тәкъдимен инде берничә дистә банкка юллаганнар. Дөрес, әлегә алар белән эшләргә бер генә банк ризалашкан. Егетләр банкның исемен атамыйлар, аның Россиянең иң эре банклар исемлегенең беренче унлыгына керүен генә әйтәләр. Әмма аларның киләчәккә планнары бик зурдан.
«Без бөтен кешегә ачык мәгълүмат белән генә эш итәбез, кешеләрнең битләрен «ватканыбыз», ярамаган урыннарга «борыннарыбызны тыкканыбыз» юк», - ди Александр белән Роман. Ләкин булган мәгълүматны гына өйрәнү дә банкны тискәре җавап бирергә этәрергә мөмкин икән. Бүген һәрберебез берничәшәр сәгать буе социаль челтәрләрдә утырабыз һәм һәр җирдә безнең «эзләребез» кала. «SocioHub.ru» проекты кешенең яше һәм җенесеннән алып, аның кемнең фотографиясенә «лайк» билгесе куйганына кадәр - барлыгы йөзләп пункт буенча тикшерү үткәрә. Шулай итеп, мисал өчен, безнең дусларыбыз арасына берәр шикле затның кереп кысылуы яки андый кешенең берәр хәбәренә комментарий калдыруыбыз да банктан бурычка акча сораганда мөһим роль уйнарга мөмкин. Шуңа күрә, социаль челтәрләрдә утыручыларның саксызлыгын үзләренең керем чыганагына әверелдергән егетләр банкка мөрәҗәгать алдыннан безгә интернеттагы дусларыбыз арасында «чистарту» үткәрергә киңәш итә.
Сак бул: телефоның сине күзәтә
Бүгенге заманда электрон технологияләр шул дәрәҗәдә «акыллыланды» ки, җир тишегенә кереп утырсаң да, алар сине эзләп табарга ярдәм итәргә мөмкиннәр төсле. Интернеттан файдаланып, үзебезнең кайдалыгыбызны сиздерү бер хәл, кесәбездәге телефоныбыздан алып, банк картабызга кадәр дә «сатлыкҗаннар»га әйләнеп куюлары бар. Аларның «баш миләре» - электрон чиплары - безнең бөтен хәрәкәтләребезне хәтерләренә сеңдереп бара бит. Кесә телефоны буенча кешенең эзенә төшеп булганы күптән билгеле. Ә «айфоннар» белән яңа смартфоннар исә хуҗаларының һәр адымнарын контрольдә тота икән. Беркөнне танышым «айфон»ына төшергән фотографияләрен социаль челтәрендәге битенә кертеп утыра, фотолар астына автомат рәвештә аларның кайсы шәһәрнең нинди урамында һәм кайчан төшерелгәне турындагы мәгълүмат чыгып бара. Бу фикерем ничек кенә көлке яңгырамасын, әмма әкренләп үзебезне хуҗалары дип исәпләгән электрон җайланмаларыбызның колларына әверелеп барабыздыр кебек тоела миңа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading