Шәһри Казан

Елга нәтиҗә

Елан шуышып китеп бара, ат исә, кешнәп-тыпырдап, абзарының ишекләре ачылуын түземсезлек белән көтә. Узып баручы елның санаулы гына көннәре калу белән, күп матбугат чаралары 2014 елда көтелгән үзгәрешләр, фаразлар һәм планнар турында язарга тотынды. Яңа елда ниләр буласы хакында уйланулар урынлы, әлбәттә, әмма, беренче чиратта, искесенә нәтиҗәләр ясау әһәмиятлерәк. 2013...

Реклама

Атнаның кыйммәтен белү өчен, атналык газетаның редакторыннан, айның кыйммәтен белү өчен, баланы вакытыннан алда тапкан анадан, елның кыйммәтен белү өчен, сессиясен яба алмаган студенттан сора, диләр. Ә өлкәнең еллык хәленә бәя бирү өчен, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлбәттә, шул өлкәнең җирле халкына. Җәмгыятебезне шатландырган һәм борчуга салган, сөендергән һәм тетрәндергән вакыйгалар, уңыш-казанышлар һәм күңелсез хәлләр быел да, һәр елдагыча, байтак булды.
Ел вакыйгасы - Универсиада
Татарстанның быелгы иң төп вакыйгасы, әлбәттә, Казанның җәй көне Универсиаданы кабул итүе иде. Июль ае бездә болай да эссе була, быелгы июль исә, һава торышы белән хисләр ташкыны бергә әүмәкләшү сәбәпле, кызуларның кызуы булды. Бөтендөнья студентлар уеннары Казанга 160 илдән 12 меңгә якын спортчыны һәм аларның чыгышлары артыннан күзәтү өчен, дөньяның төрле почмакларыннан килгән дистә меңнәрчә җанатарларны туплады. Казанга моңарчы күрелмәгән күләмдә чит ил кунаклары агылу - бер хәл, ярышларда, якындагы көндәшләрен әллә никадәр артта калдырып, Россия җыелма командасының җиңү яулавы тагын да үзенчәлеклерәк булды. Хәзер без, бернинди арттырусыз, Татарстан Россиягә зур җиңү яуларга ярдәм итте, дип әйтә алабыз.
Бу чараның республика тормышында уйнаган роле мәсьәләсенә килгәндә, аны, үлчәп бетергесез, дип әйтергә була. Чөнки Казанның Универсиаданы кабул итүе Татарстанны бөтен дөньяга танытты.
Казанда шундый грандиоз чараны үткәрергә әзерләнүгә зур көч һәм акчалар түгелүгә карамастан, ахыр чиктә, барлык чыгымнар үз-үзләрен аклады дияргә була. Әлбәттә, Татарстанның бурычлары да шактыйга артты, әмма алга таба туристлар агымы, республика сәнәгатенә кертемнәр, Мәскәүдән ярдәм белән ул чыгымнар тулысынча капланып бетәр, дип ышанабыз. Аның каравы, башкалабыз ничек ямьләнде, төзекләнде. Универсиада үткәрү бәхете тәтемәсә, шушы күләмдә яңа спорт объектлары калкыту, яңа биналар, юл чишелешләре, ял итү урыннары төзү, искерә башлаган урыннарны төзекләндерү, шәһәрне хәзерге халәтенә китереп җиткерү өчен дистәләгән еллар кирәк булыр иде. Шуңа күрә, ул чара бюджетыбызны саектырды, дип зарланучылар, аны үткәрү карарын тәнкыйть утына тотучылар һаман да булуга карамастан, Универсиаданы Татарстан өчен 2013 елның иң зур казанышы, дип атарга мөмкин.
Ел кешесе - Динә Гарипова
Бүгенге Казан, Россиянең иң матур, алдынгы, перспективалы шәһәрләренең берсе һәм илебезнең спорт башкаласы булуыннан тыш, быел ул үз халкының җыр һәм бию сәнгатендә дә алдынгы булуын дәлилләде. Узган елның «койрыгында» Россия күләмендәге «Голос» җыр конкурсында беренчелекне алган милләттәшебез Динә Гарипова быел «Евровидение» тарихында да эзен калдырды. Исеме ни тора - Татарстан җырчысы дөньякүләм җыр бәйгесендә Россия данын яклады! 39 ил башкаручылары арасында Динә 5 нче урынны яулап кайтты.
Быелгы «Голос» проектының финалына да Татарстан кызы үтте. Тина Кузнецованың икенче ел рәттән республикабызны җиңүгә китерергә барлык шанслары да бар. «Голос» бәйгесенең хәлиткеч чыгарылышы иртәгә булачак, Татарстанның бердәм булып аның өчен җан атуы Тинага ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Казанлылар быел бию өлкәсендә зур уңышларга иреште. Яз көне Татарстанның бию коллективы, ил күләмендә үткәрелгән «Большие танцы» бәйгесендә җиңеп, Казанга «Россиянең бию башкаласы» исемен дә яулап кайткан иде. Әлеге һәм сәнгать өлкәсендәге башка уңышларыбыз Татарстанның Россия һәм дөнья күләмендә һәр яктан талантлы һәм сәләтле кешеләр Ватаны икәнен күрсәтте. Милләттәшләребезнең уңышлары белән бөтен Татарстан халкы чын күңеленнән горурлана!
Ел карары - тизйөрешле тимер юл төзелеше
Быел Татарстан өчен куанычлы тагын бер хәбәр - Казан белән Мәскәү арасында тизйөрешле тимер юл линиясе төзелү карары кабул ителү. Ике башкала арасында күпләр бик еш йөреп торалар: эшмәкәрләр эшлекле сәфәрләр кыла, Мәскәүнең югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз байтак, бер-беребезгә кунакка гына да гел барыла. Бу араны самолетта очу кыйммәт, поездда озак, машинада уңайсыз, шуңа күрә, бу карар күп татарстанлыларның да, мәскәүлеләрнең дә күңелләренә хуш килгәндер, дип уйлыйм. Дөрес, әлеге проект әле «борын төртеп» кенә маташа, ул 2018 елга кадәр чынга ашырылып бетәр, дип көтелә, әмма төзелеш боерыгына быел кул куелу сәбәпле, ул узып баручы елның иң мөһим вакыйгалары исемлеген тулыландырып килә.
Фаҗигаләр
Аяныч ки, ел әйләнәсендә шатлыклы хәлләр белән беррәттән, кайгы-сагышлы вакыйгалар да булып тормыйча калмый. Һәм елга нәтиҗә ясаганда, ничек кенә көенечле булмасын, аларны да искә төшермичә калу мөмкин түгел. Быел Татарстан һәм ил өчен иң көтеп алынган һәм сөенечле вакыйга Универсиада булса, аның иң фаҗигалесе дә Казан өлешенә туры килде. Бу - 17 ноябрь көнне булган авиаһәлакәт. Ел инде «соңгы сулышын» алып маташкан мәлдә, әлеге фаҗига булып, Татарстан өчен тулаем алганда уңышлы ел картинасын бозды да атты. Шулай шул, дөнья булгач, төрле хәлләргә тарыйбыз. Кеше башына җибәрелгән уңышлар белән сынаулар бер-берсен гел алыштырып килмәсә, бу тормыш булмас та иде, мөгаен. Бу бәла бер генә татарстанлыны да читләтеп узмады, берәүне дә битараф калдырмады. Фаҗигагә турыдан-туры катнашы булганнарның исә - ул коточкыч һәлакәттә якыннарын, туганнарын һәм дусларын югалтканнарның тагын бер тапкыр кайгыларын уртаклашасы, аларның нык, сабыр булуларын телисе килә!
Татарстанның еллык хәл-әхвәленә тап төшергән вакыйгалар рәтенә районнарда чиркәүләргә ут төртүләрне, Түбән Кама заводын ясалма ракеталар утына тотуны кертергә була. Бу хәлләр баштан ук рәсми чыганакларда яктыртылмыйча, төрле имеш-мимешләрнең колактан колакка йөрүе җәмгыятьтә байтак киеренкелек тудырып, халыкны борчылырга мәҗбүр иткән иде. Җинаятьчеләр тиз арада кулга алынгач кына барыбыз да җиңел сулап куйдык. Тик шулай да, Татарстанда зур теракт булуы ихтимал, дигән һавада очып йөргән хәбәрләр шактый гына «күңелләрне кытыкларга» өлгерде.
Башка вакыйгалар
Ел дәвамында Татарстан тарихында эз калдырырга өлгергән башка вакыйгаларга килгәндә, спорт өлкәсенә тукталып китәсе килә. Илнең спорт башкаласы дәрәҗәсенә спортчыларының тырышлыгы аркасында лаек булган Казан бүген спорт командаларының казанышлары белән артык масая алмый. Спорт өлкәсенә еллык гомуми бәя биргәндә, ул «уртача» билгесен генә ала. Дөрес, Казан командалары койрыкта өстерәлеп бармыйлар: ноябрь һәм декабрь айларындагы тигезсез чыгышларына карамастан, «Ак Барс» командасы - быелгы сезонда әлегә Көнчыгыш конференциянең лидеры; «Уникс» - Европа Кубогының беренче этабында 48 көндәше арасында бер тапкыр да оттырмаган бердәнбер команда, волейболчы кызларыбыз өч ел рәттән - Россия чемпионнары. Әмма аларның тагын да зуррак үрләр яулауны булдыра алганнарын белгәнгә, аларга таләпләр дә күбрәк һәм катгыйрак. «Рубин»га килгәндә, аның быелгы күрсәткечләрен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов соңгы 8 ел эчендә иң начары, дип бәяләде. Аларның ышанычны аклый алмауларының нәтиҗәсе - узган атнада футбол командабызны 12 ел буе җитәкләгән Корбан Бердыевның тренер постыннан җибәрелүе булды. Спортчыларыбызга бер дә җиңелгә туры килми шул, спорт башкаласы исемен гел аклап тору өчен, аларга бик нык тырышырга кирәк.
Ел дәвамында җәмгыятьне хисләр ташкыны белән сынаган вакыйгалар арасында тагын «Вамин-Татарстан» оешмасының банкротлыкка чыгуы, Татарстаннан өч эшмәкәр хатын-кызның «Forbes» журналының «Россиянең иң бай хатын-кызлары» исемлегенә эләгүе, «Татарстан» авиакомпаниясе турында шаулашулар һәм, нәтиҗәдә, «Росавиация»нең аны ябу карарына килүе, Президентыбызның беренче оныгы дөньяга килү, Түбән Кама АЭСы төзелешен дәвам иттерү турында сөйләшүләр, Республика балалар хастаханәсенең территориясендә чит шәһәрләрдән килүче әти-әниләр өчен кунакханә ачылу һ.б. хәлләр бар.
2013 елга гомуми нәтиҗә ясап, тулаем алганда, ул Татарстан өчен уңышлы булды дип әйтергә кирәк. Дөрес, күңелсез вакыйгалар белән фаҗигаләр да булмый калмады, әмма, нишлисең бит - алар да тормышның аерылгысыз өлеше. Беребезгә дә гел елмаеп-көлеп, кояштай балкып кына яшәргә язмаган, шулай да киләсе елда андый хәлләрнең мөмкин кадәр азрак булуын телисе килә. 2014 ел бөтен татарстанлыларга да тормыш сукмакларында куанычларны гына юлдаш итсен иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: