Шәһри Казан

Елмайткан да эт, елаткан да эт

Урам этләре турында язарга алынсам, һәрчак бер танышым сөйләгән вакыйга искә төшә. Кыш көне Самосырово чүплегенә чүп-чар түгәргә килгәч, ул шундый манзараның шаһиты булган: шул калдык-постык өемнәре арасында көн күрүче ике бомж, бер этне бүлә алмыйча, канга батканчы сугышканнар. Эш шунда булып чыккан: чираттагы кышны исән-имин чыгар өчен, йорт-җирсез калган...

Реклама

Урам этләре турында язарга алынсам, һәрчак бер танышым сөйләгән вакыйга искә төшә. Кыш көне Самосырово чүплегенә чүп-чар түгәргә килгәч, ул шундый манзараның шаһиты булган: шул калдык-постык өемнәре арасында көн күрүче ике бомж, бер этне бүлә алмыйча, канга батканчы сугышканнар. Эш шунда булып чыккан: чираттагы кышны исән-имин чыгар өчен, йорт-җирсез калган бу бәндәләр чатнама салкыннарда этләрне кочаклап йоклыйлар икән, тик бу юлы берсенә эт җитми калган. Урам этләре шушы рәвешле иң түбән социаль катлау өчен иптәшләреннән дә кадерлерәк җан ияләре булса, калган күпчелек халык Казан урамнарында ишәйгәннән-ишәйгән «койрыклы өерләрдән» тоташ зыян һәм бәла генә күрә бугай.
Зыян күрүчеләр һәм яклаучылар
Башкала урамнарында, ишегалларында иркенләп йөгереп йөрүче урам этләренең төгәл исәбе бүген беркемгә дә билгеле түгел. Төрле чыганаклар китергән саннарның төрлелеге җир белән күк аермасы кебек. Зоояклаучы Фидаил Үтәганов белдерүенчә, Казанда йортсыз калган «дүрт аяклы дусларыбыз»ның саны 3 мең чамасы, ә кинолог һәм эколог Эмилия Деткина фикеренчә, аларның исәбе 80 меңгә җитә. Россиянең канунчылыгында урам этләрен аулау һәм асрау буенча да төгәл канун яки күрсәтмә юк. Проблема бар - әнә ул - һәр ишегалдында, чүп әрҗәләре янында, балалар мәйданчыкларында койрык болгап, йөгереп йөри, ә аның санын исәпләү һәм янаган куркынычын бетерү буенча чаралар күрелми булып чыга.
Урамнан үтеп баручыларга, ишегалды комлыкларында тыныч кына уйнап утыручы балаларга урам этләренең һөҗүмнәре турында гел ишетеп торабыз. Роспотребнадзор статистикасына караганда, 2012 елда урам этләре 4 мең чамасы казанлы өстенә ташланган булган, ә быелның март аенда гына да алар 252 кешене тешләргә өлгергән. Шуларның алтмышы - балалар. Һәм бу әле этләр һөҗүменнән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәрнең генә исәбе, тәннәре тырналу яки сыдырылу, ыштан балаклары ертылу яки курку белән генә котылганнарның саны исә тагын да күбрәк.
Шушы куркыныч күрсәткечләргә карамастан, әлеге һәрберебезне ишек төбендә үк сагалап торган «ыржайган чырайлы хәвеф-хәтәрне» яклаучылар да күп. Казанда Универсиада алдыннан урам этләрен аулау, аларны йоклату һәм стерилизацияләү буенча хәйран киң эшчәнлек җәелдерелгән иде. Ул чаралар игелекле ниятне - Универсиада кунакларын котырган урам этләреннән саклауны гына алга сөрсә дә, аларга «дүрт аяклы дусларыбыз» белән усал мөрәҗәгатькә килешмәүчеләр кискен каршы чыктылар. Зоояклаучы оешмаларның тырышлыгы белән, ул эшчәнлеккә каршы көрәш, Казанның җәмәгать урыннарында үткәрелгән митинглардан алып чит ил ММЧларына кадәр барып җитте. Казахстан һәм Франция радиолары Универсиадага әзерләнгән Казанның урам этләренә карата вәхшиләрчә мөнәсәбәте турында хәбәрләр белән чыктылар.
Ирекләре киңәйде
Зоояклаучылар үз дигәннәренә иреште. Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (УФАС) март аенда кабул иткән карар нигезендә, урам этләренең «хокук»лары алга таба артачак. Документта «хайванның югары агрессиягә ия булуы аны йоклатуга нигез була алмавы» аеруча ассызыклана. Тотылган этләрне 6 ай буе асрарга (элек бу срок 10 көн иде), шул вакыт эчендә аның хуҗасын табарга тырышырга, аннары стерилизация ясап, кире иреккә чыгарырга куша яңа карар.
Әлбәттә, хөкүмәтнең бөтен этләрне җыеп асрый торган урыны да, аларны ярты ел буе ашатып торырлык һәм һәркайсына стерилизация ясап ятарлык артык акчасы да юк. Андый асрамалык булдыру шәһәр бюджетына якынча 200 миллион сумга төшәчәк икән. Халкына акча җитеп бетмәгән бүгенге заманның кырыс шартларында, хөкүмәтнең этләр асрау мәсьәләсе белән шөгыльләнеп ятарга теләге һәм мөмкинлекләре булуы бик шикләндерә. Димәк, шәһәр халкын өркетеп торучы «дүрт аяклы бандалар»ның саны кимемәячәк, алардан зыян күрүчеләрнең, котырган этнең тешләре бер тапкыр тәнен ертканнан соң урамга чыгарга куркып утыручы балаларның исәбе артачак. Зоояклаучылар үзләренең идеяләрен алга сөргәндә, болар хакында уйлыймы икән?!
Сүз дә юк, эт кешенең чын дусты, беркайчан да хыянәт итмәс бердәнбер җан иптәше булган очраклар да байтак. Кеше үзе кайчандыр кыргый этне кулына ияләштергән һәм алар өчен җавап тоту - безнең бурыч. Әмма караусыз эт өерләренең киләчәк тормышы белән үзләренең, балаларының гомерләре арасын сайлаганда, иң югары әхлак дәрәҗәсенә ия җәмгыять тә өстенлекне үзенең иминлегенә бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: