16+

Фаҗига арты фаҗига

Кичә Көньяк Кореяның Коян шәһәрендә зур янгын чыгып, фаҗига 7 кешенең гомерен өзде. Төрле тән җәрәхәтләре алган кешеләрнең саны исә 20дән артып китә. Янгын шәһәрнең автобус терминалында чыккан һәм анда шул вакытта транспорт көтүчеләр фаҗиганең корбаннарына әверелгән дә. Ут бинага төзелеш эшләре аркасында капкан, дип фаразлыйлар.

Көньяк Корея халкы әле паром батуы фаҗигасеннән дә «айнып» бетмәгән иде. Су һәлакәте 16 апрель көнне үк булуына карамастан, паромның 18 пассажиры әле һаман да хәбәрсез югалган булып исәпләнелә. Ул фаҗигадә 286 кешенең үлеме теркәлгән. Йөзгечнең хуҗасы Ю Бен Ын гадел хөкемнән качып йөри, ил хакимияте аны тотучыга 100 мең доллар акча вәгъдә иткән иде. Кичә ул сумманы тагын 5 тапкырга арттырдылар.
Кичә Һиндстанда да зур фаҗига булды. Ул узган атнада Мәскәү астында булган тимер юлдагы һәлакәтне кабатлый. Анда, пассажир һәм йөк поездлары бәрелешү аркасында, 30дан артык кеше һәлак булган, 100гә якын пассажирга зыян килгән. Авариянең сәбәпләре әле ачыкланмаган. 20 май көнне Наро-Фоминскта булган шундый ук фаҗигадә 6 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше яраланган иде. Ул җинаять эше буенча кичә Мәскәүдә тимер юл бригадиры кулга алынган. Һәлакәт поезд юлында ремонт эшләре баруы аркасында туган, дигән версия өйрәнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading