Россия белән Украина арасындагы газ проблемасы бүген генә баш калкытмады. Гадәттә, бу мәсьәләдә бәхәсләр һәр ел башыннан ук тотына иде. Быел Мәскәү Киевка ягулык өчен зур ташлама биреп, яңа ел иртәсендә аны ул баш авыртуыннан арындырды. Әмма Украина, рәхмәт әйтәсе урынга, үзен ашаткан кулны терсәктән үк тешләп өзә язды.
Скопировать ссылку
Россия белән Украина арасындагы газ проблемасы бүген генә баш калкытмады. Гадәттә, бу мәсьәләдә бәхәсләр һәр ел башыннан ук тотына иде. Быел Мәскәү Киевка ягулык өчен зур ташлама биреп, яңа ел иртәсендә аны ул баш авыртуыннан арындырды. Әмма Украина, рәхмәт әйтәсе урынга, үзен ашаткан кулны терсәктән үк тешләп өзә язды.
Россия газына алмаш бармы?
Бүген Украина Россиядән агучы газның мең кубометры өчен 485 доллар түләргә тиеш. Мәскәү Януковичка биргән ташлама исәбе белән, ул сан ел башында 268,5 долларны тәшкил итә иде. Тик бу ташлама Киев элеккеге бурычларын түләү зарурлыгы шарты белән бирелде. Украинаның яңа хакимияте килешүнең әлеге өлешен үтәргә ашыкмагач, 1 апрельдән бәя 385 долларга кадәр үсте. Кырым безнең илгә кушылгач, Россиянең Кара диңгез флотын Украина биләмәләрендә тоткан өчен ташлама да юкка чыгып, ул тагын 100 долларга артты. Бу - гап-гади арифметик исәп-хисап юлы белән килеп чыккан сан, тик АКШ әлеге хәлне Украинага Путин тарафыннан сәяси басым итеп күрсәтергә тырыша.
Март аен кертеп исәпләгәндә, хәзер Украинаның «Газпром»га бурычы 2,2 миллиард доллардан артып китте. Дмитрий Медведев моны «көпә-көндез кычкыртып талауга» тиңләп, Президентка чаралар күрә башларга тәкъдим итте. Шуларның берсе - Украинага газны аванс хисабына гына кертүне дәвам иттерү. Тик Владимир Путин узган атнадагы турыдан-туры эфиры вакытында тагын берәр ай түзәргә кирәклеген әйтте.
Украинаның яңа хакимиятенең соңгы вакытта иң якын «дус-ишләренә» әверелгән АКШ белән Евросоюз бүген Киевны Россиянең «газ коллыгыннан» (ул илләр бу хәлне шулай күрә) азат итү юлларын эзләү белән мәшгуль. Моның өчен, Украинада тотылган газның күләмен кискен киметергә яки газ импортының башка юлларын эзләргә кирәк. АКШ бу мәсьәләне чишүдә басымны күмер ягуга күчүгә ясый. Евросоюз Каспий диңгезеннән табылган газны яки Катар белән Нигериянең сыек табигый газларын Украинага китертү юлларын уйлый. Бөекбритания сланец газын эшкәртә башларга тәкъдим итә. Испания Алжир газы белән бүлешергә әзер.
Тик белгечләр исәпләвенчә, әлеге ысулларның берсе дә тиз арада Украинаның ягулыкка ихтыяҗын каплый алмый. Беренчедән, бер илнең дә Украинаны Россия күчергән күләмдәге газ белән тәэмин итәрлек мөмкинлеге юк. Икенчедән, ул ысулларны чынга ашыру өчен озак еллар һәм зур чыгымнар таләп ителәчәк. Украинага шулай бик ярдәм итәселәре килгәч, АКШ белән Евросоюзга ни өчен, Киевның бурычларын үз өсләренә алмаска һәм алга таба да түләүләр белән булышып бармаска соң?! Юк, алай эшләгәндә, алар Россиягә файда китерәләр булып чыга шул!
Таяк ике башлы
Европага килгәндә, аның үзенең дә Россия белән газ мәсьәләсендә «кендек баулары» тыгыз бәйләнгән. Кырым аркасында Мәскәү белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнү сәбәпле, Европа үзе өчен дә Россия газына алмаш эзли. Тик бу эзләүләр әлегә уңыш китерми. Бүген Евросоюз яккан газның өчтән бере Россиядән керә, аның 7 иле тулысынча безнең газ хисабына гына дөнья күрә. Белгечләрнең исәпләп чыгаруынча, Европа Россия газыннан бөтенләй баш тарткан очракта, анда моңарчы күрелмәгән кризис башланачак. Мәсәлән, Бөекбританиянең базарында беренче ике айда бәяләрнең 124 процентка үсүе ихтимал.
Әмма таякның икенче башы да бар. Европа Россия газына алмаш таба калса, безнең хәлләр дә нык мөшкелләнәчәк. Бу, беренче чиратта, шулай ук бәяләрнең күккә үрмәләвендә сизеләчәк. Россия хәзер газны Кытайга чыгара башлау буенча эш алып бара. Әмма безнең газдан файдаланучы булып бер Кытай гына калса, бу Россиягә бер кочак өстәмә проблема йөкли. Беренчедән, күләмнәр кимеячәк, керем азаячак. Икенчедән, без Европадан кергән сыйфатлы товарлардан колак кагачакбыз. Өченчедән, бердәнбер кулланучы буларак, Кытайның бәяләр мәсьәләсен үзенчә хәл итә башлавы ихтимал. Шуңа күрә, газга бәйле хезмәттәшлекне бозуның бер якка да кирәге юк.
Комментарийлар