Бүген глобаль җылылыктан янаган хәвеф-хәтәрләр турында экологлар белән синоптиклар да, сәясәтчеләр белән президентлар да, галимнәр һәм хәтта БМО экспертлары да чаң суга. Соңгы елларда иренмәгән һәркем бу тема белән авыз чайкап чыкты инде, диярләр бүгенге көн белән яшәүчеләр. Нишлисең бит, бу гади генә табигый бәла-каза да, көчле давыл яки вулкан...
Глобаль җылылыкның җирнең һәрбер ярыгына, шуның белән бергә, бүгенге чынбарлыкның бөтен өлкәләренә үтеп керәчәге дә белгечләр тарафыннан дәлилләнгән. Шуңа күрә, һәр фән әһеле әлеге куркынычка кагылышлы үз өлкәсендәге күзәтүләрен алып барып, туган фикерләрен бөтен дөнья белән бүлешергә ашыга. Бу кешелек дөньясының һәрбер вәкиленең, бүген көндәлек булып торган бәла-казалардан нәтиҗәләр ясый-ясый, олы хәвеф-хәтәрне көтеп яшәвенә китерә. Берсеннән-берсе төплегә охшаган әлеге дәлилләр басымы астында, иң оптимист кеше дә җимергеч глобаль җылылыкның котылгысызлыгына ышаныр, мөгаен.
Глобаль җылылык нәрсә соң ул? Белешмәләр сайты бу төшенчәгә бик гади генә аңлатма бирә. «Глобаль җылылык» - XX һәм XXI гасырларда Җир белән Дөнья Океанының уртача еллык атмосфера температураларының әкренләп арту процессы, диелгән билгеләмәдә. Һава торышы җылынып кына нәрсә булсын инде, дигән уй туа - салкыннарны күбебез өнәп бетерми бит. Әмма алга таба саналып кителгән фактлар, планетаның нинди үзгәрешләргә дучар ителәчәген тасвирлаган дәлилләр, күзәтүләр белән нәтиҗәләр күңелгә шөбһә үтеп керүенә җирлек бирә.
Дөньяны ниләр көтә?
Соңгы тикшеренүләрдән алынган мәгълүматларга караганда, еллык уртача температураның артуы аркасында, океан биеклеге якынча 65 метрга күтәреләчәк. Бу зур суга якын урнашкан илләрнең су астында калачагын аңлата. Тиздән су асты патшалыгының дәүләтләренә әвереләчәк илләр исемлегендә Төньяк Американың АКШ, Латин Америкасының Уругвай белән Парагвай яр буйлары, Австралиянең хәзер 80 процент халкы яшәгән өлеше, Азиянең Кытайга, Һиндстанга караган территорияләре бар. Европа исә, тулысынча су астында калып, яр буйлары чама белән Россиянең Псков шәһәре тирәсенә күчәчәк һәм ул хәзерге Венеция кебегрәк калага әвереләчәк икән. Барлык утраулар да су астында калачак, ә Антарктида бөтенләй танымаслык булып үзгәрәчәк, диелә галимнәрнең докладында. Аларның сүзләренчә, дөнья океанының «күперүеннән» тулаем Африка белән Россиянең күпчелек өлеше генә исән-сау чыгуы ихтимал. Тик һава торышының күтәрелүе нәтиҗәсендә, Африканың байтак районнары яшәү өчен бөтенләй яраксызга әверелүен дә ассызыклый белгечләр. Бу өйрәнүләргә таянганда, бөек су басу вакытында бердәнбер коткарыну «салы» булып Россия генә кала.
Әмма шул ук вакытта үзебезнең синоптиклар Россия хәленең башка илләрнеке белән чагыштырганда күпкә мөшкелрәк булуын ассызыклый. «Росгидромет» башлыгы Александр Фролов күптән түгел, илебездә глобаль җылылык инде 40 елдан артык күзәтелә, дигән белдерү белән чыккан иде. Метеорологларыбыз, дөньяның башка төбәкләренә караганда, Россиядә температураның якынча ике тапкырга артыграк булуын ачыклаганнар.
Глобаль җылылык мәсьәләсен дөньякүләм өйрәнүнең соңгы нәтиҗәләре шундыйрак. Алар буенча, ул афәттән ихтимал зыян күрүчеләр исемлегендә барлык континентларның да күпмедер өлешләре бар килеп чыга, ә бәладән сакланып калып булырлык урын әле һаман да төгәл генә билгеләнмәгән.
Гаеп үзебездә
Планета масштабындагы глобаль җылылыкны тудыруның сәбәпләренә килгәндә, бу бәладә гаеп нидә яки кемдә икәне күптән әйтелде инде. «Җинаятьчеләр» - без үзебез, Җирне дә үз көенә үзгәртеп бетергән, табигатьне дә «коллыкка төшергән», барлык тереклекне дә үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр иткән кеше. Һаваны пычратып, сулыкларны нәҗесләп, табигатьнең беренчел гыйффәтлеген бозып, җирне астын өскә китереп бетерүчеләр, үзебез булмыйча, кем булсын?! Файдалы казылмаларны актаруы, туктаусыз ниләрдер җитештерүе, бөтен пычракны суларга агызуы, урманнарны кисүе белән кеше планетаны төзәтеп булмаслык итеп, үз җаена үзгәртеп бетерде. Хәзер кешелеккә янаган глобаль җылылыкны якынайтучы иң җимергеч фактор дип исә галимнәр атмосферага бүленеп чыккан зарарлы парларны атыйлар.
Шушы көннәрдә АКШ галимнәре бер фәнни журналда глобаль җылылыкка кагылышлы яңа күзәтүләрен бастырып чыгардылар. Ачыштан күренгәнчә, кешенең дөньяны бу афәткә якынайтуы бүген генә башланмаган. Гренландия белән Антарктидадан алынган боз кисәкчекләрен өйрәнеп, белгечләр кешенең атмосферага җимергеч тәэсире инде берничә мең еллар элек үк күзәтелгән, дигән карарга килгәннәр. Моннан 8 мең ел чамасы элек, беренче «фермер»лар авыл хуҗалыгы өчен җирләрне чистарта башлагач та, кеше 5 мең ел элек дөге үстерү өчен ясалма сазлыклар ясарга өйрәнгәч тә, атмосферага агулы метан газының байтак күтәрелгәнлеге ачыкланган. Ул чорларда һавага бүленеп чыккан әлеге газның күләме чамалы гына булса, бүген дөнья буенча ел саен якынча 500 миллион тонна метан күккә оча. Ә атмосфераның озон катламын тагын бер җимерүче матдә - углекислый газ тагын да күбрәк бүленеп чыга. Аның күләме зур шәһәрләрдә сәгатенә миллиард тоннага кадәр җитәргә мөмкин. Америка галимнәре, әлеге ачышлары белән, дөньяда глобаль җылылык башлануда ата-бабаларыбыз да өлеш керткәнен дәлилләгән, әмма бу төп гаепне хәзерге заман кешесе җилкәсеннән төшерми.
Котылгысыз бәлагә ышанмаучылар да байтак
Галимнәр, төрле фән белгечләре, БМО экспертлары глобаль җылылыкның якынлашуына дәлил артыннан дәлил китереп торуга карамастан, ул афәтне, уйдырма, дип санаучылар да бар. Берничә мең ел элек барлыкка килгән җир токымнарын, таш һәм боз кисәкләрен өйрәнү 100 процент дөрес нәтиҗә бирә алмый, әлбәттә, әмма сукыр булмаган кеше соңгы елларда Җирнең үзен сәер тотуын, атмосферадагы үзгәрешләрне, һава торышының фаразларга буйсынмый башлавын күрергә тиеш. Тәрәзәгә бер күз салу да җитә - җирдә кеше буе кар көртләре ятасы урынга, әле аны аз гына булса да капларлык та кар төшкәне юк. Россиядә, гадәттә, кыш октябрь ахыры - ноябрь башларында ук башлана торган иде. Быел исә, әбиләр чуагы буласы урынга, сентябрь урталарында беренче кар «сибәләп» алды да, хәзер билдән кар ерып йөрисе урынга, һаман да моңсу көзне үткәреп җибәрә алмыйбыз. Һава торышы температурасы көн саен диярлек илебезнең берәр төбәгендә берничә йөз еллар элек куелган рекордларны бәрә бара. Мәсәлән, Мәскәүдә 6 ноябрь көне температурасы 1922 елгы рекордны артта калдырып, абсолют беренчелеккә чыккан иде.
Аномаль җылылык - җәй көне җирнең кызган табадай җылынуы, халыкның яңгыр сорап ялварулары; көзләрен кышны көтеп җиткерә алмау, кышларын жәлләп кенә кар явуы, язын исә апрель ахырларыннан температураның 20 градустан артып китүе быел гына күзәтелгән әйбер түгел. Соңгы елларда уртача еллык температура күтәрелеп, кышларның җылынганнан-җылына, ә җәйләрнең эсселәнгәннән-эсселәнә баруын сизмичә калган кеше юктыр.
Дөньякүләм глобаль җылылык Россия территориясендә үзен шулай тота, әмма бу һава температурасы бөтен җирдә дә күтәрелә дигәнне аңлатмый. Мисал өчен, Европа илләренең, киресенчә, салкын төбәкләргә әйләнеп куюлары бар. Эш шунда: моңа кадәр Евразия материгының ул өлешен җылытып торган Гольфстрим агымының глобаль җылылык аркасында хәлсезләнүе, хәтта туктавы да мөмкин икән. Чын кышны яңалыклар чыгарылышларыннан гына күргән европалыларның киләчәктә гомерлеккә салкыннардан башлары чыкмавы бик мөмкин. Европада бу фаразлар инде дәлилләнелә дә башлады. Быел календарь буенча җәй җитәргә берничә көн кала, кар Германия, Швейцария һәм Франция җирләрен күмеп киткән иде, ә Австриядә кар көртләре октябрь уртасында барлыкка килде. Синоптикларның фаразлары буенча, быел Европаны соңгы дистә еллар эчендә иң салкын кыш көтә. Күрәсең, колакчын бүрекләр белән итекләр тиздән Европа халкының милли киеменә әверелер, ә без ел әйләнәсе майкалар һәм «шортик»лар киеп йөри башларбыз.
Глобаль җылылык процессы дөньяның бөтен төбәкләрендә дә бертөрле генә бармый. Безне корылыктан, игеннәр уңмаудан, урман янгыннарыннан, Европа илләрен моңарчы күрелмәгән салкыннардан иза чиктерсә, башка илләрдә ул су басулар, көчле давыллар, өзлексез коеп яуган яңгырлар, вулканнар атылу, җир тетрәүләрдә дә чагыла. Филиппин утрауларына ноябрь башында һөҗүм иткән супертайфуннар, Кытайда, август ахырыннан алып, октябрь урталарына кадәр тузынган цунамилар, Европаның Көнчыгышындагы октябрь ахырында котырынган давыл, июль ахырында Россиянең Ерак Көнчыгыш өлкәләрен су басулар, 2011 елда Япониядә коточкыч җир тетрәүләр, АКШта супервулканнарның уянуы - болар барысы да дөньяда глобаль җылылык җитүнең хәбәрчеләре. Соңгы елларда булган шушы бәла-казалар, алардан зыян-зарар күрүчеләр һәм корбаннарның саны турында белә торып та, Җирнең ниндидер үзгәрешләр кичергәнен күрмәмешкә салышучылар һәм глобаль җылылыкны һаман да уйдырма дип уйлаучылар калса, ул кешеләр дөньядагы иң оптимист кешеләрдер, мөгаен.
Глобаль җылылык белән көрәш алымнары
Бүген глобаль җылылыктан турыдан-туры зыян күрмәгән яки ул афәтнең «җилләре» тимичә калган илләр һәм өлкәләр юк диярлек. Ул олы бәлагә каршы көрәш алып барыламы һәм андый чаралар, гомумән, бармы? Кызганыч ки, глобаль җылылыктан тигән зарар белән аңа каршы көрәшү алымнары арасында чагыштыру ясаганда, соңгысының күләме «чеметем» дәрәҗәсендә генә. Эш шунда: табигатьне һәм атмосфераны җимерүне кеше инде меңнәрчә ел элек башлаган, ә шул процессның тискәре нәтиҗәләре белән дә көрәшергә кирәк икәнлегенә күзләребез әле яңа гына ачылды. Глобаль җылылыкны булдырмаска тырышырга яки ул тудырган шартларда яшәргә өйрәнергә кирәклеген галимнәр узган гасырның ахырларында гына аңлый башладылар. Көрәш өчен алар хәзергә тәкъдим иткән бердәнбер төпле ысул ул - һавага углекислый газның бүленеп чыгу күләмен мөмкин кадәр киметергә тырышу. Бу алга киткән сәнәгатьле илләргә аеруча кагыла. АКШ, Япония, Россия кебек илләр, Европаның байтак дәүләтләре әлеге алымны хуплый, әмма программага каршы чыгучылар да бар. Мисал өчен, Бөекбритания, Кытай һәм Һиндстан дәүләтләре килешүгә кул куярга һәм илләрендәге җитештерү күләмен киметергә ашыкмыйлар. Кызганыч ки, бөтен дөньяның уртак карарга килә алмавы атмосферага газларның күп күләмнәрдә бүленеп чыгуын дәвам иттерә һәм бу глобаль җылылыкны якынайтканнан-якынайта. Үзебезгә үзебездән башка беркем дә ярдәм итә алмаганын илләр кайчан да булса аңларлар аңлавын, тик ул вакытта хаталарны төзәтергә артык соң булмасмы икән?!.
Комментарийлар