Шәһри Казан

Гомерлеккә ирексезләр

2013 елның 1 мартына Россиядә ирекләреннән гомерлеккә мәхрүм ителгәннәрнең саны 1825 кеше булган. Соңгы вакытта аларның рәтләрен «Чаллы ерткычы», «Белгород укчысы» һәм «Рус Брейвигы» дигән кушаматлы затлар тулыландырды. Әлеге җинаятьчеләрнең кылган гамәлләре чиксез кансыз һәм кешелексез булуга карамастан, кеше хокукларын яклаучылар һәм җәмгыятебезнең бер өлеше һаман да аларга карата рәхимлерәк...

2013 елның 1 мартына Россиядә ирекләреннән гомерлеккә мәхрүм ителгәннәрнең саны 1825 кеше булган. Соңгы вакытта аларның рәтләрен «Чаллы ерткычы», «Белгород укчысы» һәм «Рус Брейвигы» дигән кушаматлы затлар тулыландырды. Әлеге җинаятьчеләрнең кылган гамәлләре чиксез кансыз һәм кешелексез булуга карамастан, кеше хокукларын яклаучылар һәм җәмгыятебезнең бер өлеше һаман да аларга карата рәхимлерәк булырга һәм иң югары җәза төреннән баш тартырга өндәп ята.

Реклама

Андыйлар кызгануга лаекмы?
Россиядә үлем җәзасы тыелганнан соң, аңа алмашка килгән гомерлеккә иректән мәхрүм итү бүген иң югары җәза төре булып санала. Берничә кешене үтерү яки балигъ булмаган баланы көчләү һәм үтерү кебек иң кырыс җинаятьләр кылганнарның да бүген гомерләрен өзәсе урынга, тоткынлыкта булса да яшәү, сулау, хәрәкәт итү һәм хаталарын төзәтергә тырышу мөмкинлеге бирелә. Аннан тыш, тикшерү эшендә ялгышлык китеп, кеше хаталы рәвештә җәзага тартылган булса (гадел хөкем дә хаталанырга мөмкин бит), ул шул вакыт эчендә гаепсез икәнен исбатларга шанс ала. Үлем җәзасы гамәлдә булганда, суд хатасы белән бер гаепсез кешеләрнең дә гомерләрен өзү очраклары билгеле. Актыккы көннәренә кадәр рәшәткә артына бикләнгән җинаятьче өчен тагын бер плюс - үзен тәртипле тотса һәм суд, ул кеше башкача җәмгыять өчен куркыныч тудырмый, дигән карарга килсә, аны 25 елдан соң иреккә дә чыгара алалар.
Элек барысы да үтә дә гади һәм җайлы булган: берәр адәм актыгы яман ният белән икенче кешенең гомерен өзәргә базган икән, димәк, ул да яшәүгә лаек түгел. Бүген җәмгыятьтә кеше хокуклары һәм югары әхлаклылык беренче урынга чыккач, төрмә иң кырыс җәза булып тора. Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьченең шәхес буларак хокуклары белән хәзерге җәмгыятьтә мөмкин кадәр исәпләшә башлауларына карамастан, хокук яклаучыларга никтер бу аз тоела.
Үзләренең рәхимсез җинаятьләрен кылганда, «әхлак» дигән төшенчә исләрендә дә булмаган кеше үтерүчеләр һәм бала көчләүчеләр тагын да йомшак мөнәсәбәткә лаекмы? Бәлки, 8 яшьлек самими кыз баланы көчләп үтергән «Чаллы ерткычы» Фарух Ташбаевны гафу итәргәдер?! Әллә кибет эчендә һәм урамда тәртипсез рәвештә кешеләргә ут ачкан «Белгород укчысы» Сергей Помазунны кызганыйкмы?! Ә сөйгән кызына үч итеп, 6 хезмәттәшен атып үтергән «Рус Брейвигы» Дмитрий Виноградовны бәлки бөтенләй иреккә чыгарыргадыр?! «Нинди генә хәлләрдә дә кеше хокуклары беренче урынга чыгарга тиеш!» дигән девиз астында эшләүчеләрнең офисларына Виноградов ише берәр акылдан шашкан зат бәреп кереп ут ачса, алар ничек сайрарлар иде икән? Бәлки безгә гамәлияттә «кеше хокуклары» һәм «җинаятьче хокуклары» дигән ике төшенчәне аера башларга вакыт җиткәндер?
Бүген җинаятьче кулыннан якыннарын югалтканнар бер мизгелгә булса да үлем җәзасын гамәлгә кире кайтарып тору турында хыяллана. Җәмгыятьнең күпчелеге исә, ул җәзага алмашка рәшәткә артында әкрен үлемгә дучар итүне, ягъни гомерлеккә иректән мәхрүм итүне бик дөрес чара, дип исәпли.

«Ни өчен мин туганымны үтерүчене ашатып ятарга тиеш?»
Гомерлеккә рәшәткә артына бикләнгән җинаятьчеләргә суд корбаннарының туганнарына һәм зыян күрүчеләргә штраф түләүне дә йөкли. Мисал өчен, «Рус Брейвигы» өчен зыян каплау күләме 10 миллионга тиң. Әлеге төр тоткынның төрмәдәге айлык хезмәт хакы 1500 сум. Виноградовка ул сумманы туплау өчен 555 ел ярым вакыт кирәклеген аңлата бу. Димәк, суд билгеләгән компенсацияне Виноградовның корбаннарының туганнары беркайчан да күрмәячәк. Чит илләрдә гомерлеккә төрмәгә ябылган тоткыннарны җир казу, таш чыгару, төзелеш кебек авыр эшләргә җигәләр. Бездәге тоткыннар үз камераларыннан чыкмыйча гына эшли алырлык эшләрне башкарып, дәүләт хисабына яшәп ята. «Хөкүмәт казнасына түләгән салымнарым якынымны үтергән җинаятьчене ашатыр-эчертер өчен тотыла», - дип тә фикер йөртә бу турыда кайберәүләр. Бәлки безгә дә бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертергә кирәктер, ул чакта мондый рәнҗүле фикерләр дә булмас, җинаятьчеләр штрафларын да түли алырлар иде.
Гомерлек тоткыннарның рәшәткә артындагы яшәү шартлары бик кырыс, гадәттә алар 5-7 елдан да артыкка түзми, йә җан тәслим кылалар, йә үз-үзләренә кул салалар икән. Әмма аларны бер дә кызгана торган түгел, чөнки шундый язмыш сукмагын алар үзләре сайлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: