16+

Халык белән хакимият каршылыгы

Украинада хакимият белән халык арасында чыккан җәнҗал кан коюлар, җимереклекләр һәм хаоска китереп җиткергәч, ил Президенты Янукович, идарә дилбегәсен тәгаен кулыннан ычкындырганын һәм көчсезлеген аңлап, узган атна ахырында иленнән чыгып качты. Илнең Эчке эшләр министрлыгы Януковичка карата «тыныч халыкны массакүләм үтерү» маддәсе буенча рәсми рәвештә гаеп таккан, тик әлегә аның...

Таиландта да охшаш хәл. Ул илдә массакүләм протестлар инде дүрт ай буе тынмый, шул вакыт эчендә анда 17 кеше һәлак булган һәм 739 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Соңгы канлы бәрелешләрдән соң, ил хөкүмәтенең рәисе Йинглак Чинават башкаладан тынычрак урынга күченүне кулайрак тапкан. Аның кайсы шәһәргә юл тотканы билгесез.
Мисыр дәүләтенең хөкүмәте дә, озын-озак вакыт халкы белән уртак тел таба алмаганнан соң, дүшәмбе көнне тулы составта отставкага китү карарына килде.
Халык канәгатьсезлеге дулкыны кичә Мәскәү урамнарына да «агып чыкты». Замоскворецк суды «сазлык эшенең» сигез фигурантына хөкем карары чыгарган вакытта, хөкем йорты янына, аларны яклап, 400ләп кеше җыелган иде. Акция вакытында җәмәгать тәртибен бозган өчен, 50дән алып 235кә кадәр кеше кулга алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading