Менә Халыкара мөселман киносы җыенының унберенчесе дә шаулап узды. Чит ил киночылары олы-олы бүләкләр алып китте. Бу ел Татарстан киночыларына да ару гына өлеш чыкты, шөкер.
Актер Илдус Габдрахманов «Ир кеше ролен иң яхшы башкаручы»га дигән бүләкне алды, Салават Юзеевның «Ишекне каты ябып чыгып киттем» фильмы «кыска метражлы фильмнарның иң яхшысы» дип табылды. Фәрит Дәүләтшинның «Рудик» фильмы «Тюрксой»ның махсус бүләгенә лаек булды. Димәк, әкрен булса да, уяна башладык.
С үзем «Татарфильм»ның вә шәхси киностудияләрнең гамәле турыда түгел әле. Сүзем кинофестивальдәге Ана телебез турында иде.
Гомумән, Татарстанда уздырыла торган фестивальләрдә, съездларда, слетларда, форумнарда, конференцияләрдә Ана телебез (дәүләт теле саналса да) сирәк кулланыла, кулланылган очракта да корама тел, чит-ят сүзләр белән чуарланган тел генә яңгырый килә. Гәрчә «фестиваль, съезд, слет, форум, конференция» сүзләрен тирән мәгънәле ике татар сүзе «җыен, корылтай» белән алмаштырып булыр иде. Шулай язсак, шулай сөйләсәк, безне кем ачуланыр иде икән?
Әйдәгез латиннан урыс теленә, урыстан татар теленә кергән шушы кәлимәләрнең сүзлек мәгънәсенә багыйк.
Форум - борынгы Римдагы мәйдан, шул мәйданда халык җыеннары, ярминкәләр, хөкемдарлар утырышы уздырыла торган була. Форум - сөйләү, фикер әйтү урыны. Күп кеше катнашкан җыелыш, корылтай.
Фестиваль - халык күп җыела торган урын. Тамаша күрсәтү, сәнгатьчеләрнең иң гүзәл иҗат җимешләрен халыкка-тамашачыга күрсәтү: кино, музыка, театр һәм башкалар. Фестиваль ул - җыен, бәйрәм.
Конференция - җыелыш, тупланыш; хөкүмәт әһелләренең, җәмәгать вә партия һәм фәнни-гыйльми оешмаларның нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итү, киңәшер-фикер алышыр өчен бер җиргә җыелуы. Җыен.
Һәр елны мөселман киносы җыенында «Фильмнарны күрсәтү тәртибе» исемле китапчык чыга килә. Китапчыкны куллану шактый уңайсыз, кирәк мәгълүматны тиз генә табып булмый, бу турыда сөйләп тормыйча, китапчыкның тәрҗемә нөсхәсе турында фикер йөртик.
Фильмнарның атамалары кем тарафыннан татарчага күчерелә торгандыр, белмим, әмма ел саен тәрҗемә ителә торган атамаларда хаталар тулып ята. Тәрҗемәче фильмнарны карамыйча, атаманың мәгънәсенә төшенмичә, турыдан-туры гына тәрҗемә итә кебек. Илебездә Тел, әдәбият институты, Фәннәр академиясе, Мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге, Журналистлар берлеге була торып, без бөтен халыкларга үз наданлыгыбызны чыгарып салабыз. Озын сүзнең кыскасы, гыйбрәти мисалларга күчик.
«Символ веры» «Ышаныч символы» буларак тәрҗемә ителгән. Сүз «иман, инану» турында, «ышану» турында түгел. Мин сиңа ышанам, институтка керүемә ышанам тәгъбирләрендә сүз иман турында түгел. Инану, инаныч, иман - бөек хис, Аллага инану.
«Козел в движении» «Хәрәкәттәге кәҗә»гә әверелгән. Кәҗә ул - коза, козел - кәҗә тәкәсе.
Башкорт режиссеры Айнур Әскәров киносында каргыш, ләгънәт турында сөйләнә. Берәр кеше башкасын каргый икән, аңа: җылы авызыңнан җылы куеныңа, диләр, ягъни үз каргышың үз башыңа төшсен яки авызыңнан җил алсын, дип әйтәләр.
«Хлопнул дверью и ушел» фильмында каһарман (артист Илдус Габдрахманов) хатыннары белән булган маҗараларын сөйли, хатыннарына ачуланып, ишекне каты ябып чыгып китүе турында әйтә. Шулай булгач «китте» түгел, «киттем» булырга тиеш (тәрҗемәче фильмны карамаган) һәм тәрҗемә менә шушылай булырга тиеш иде: «Ишекне каты (шартлатып) ябып чыгып киттем».
Урысча «Джавид и Вальтер» булуы табигый, әмма татарчасы «Җәвит белән Вальтер» бит, «һәм» теркәгече татар әдәбиятында да, сөйләм телендә дә сирәк кулланылган, Тукайның «Кәҗә белән сарык», «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә», татар әкияте «Саран белән юмарт» әсәрләрен генә искә төшерик.
Чыннан да, соңгы вакытларда татар язучылары, урысчага ияреп, «һәм» теркәгечен еш куллана башлады. Бер яшь язучының хикәясендә «мин һәм Фатих урманга бардык» җөмләсен укыгач, башта кычкырып көлдем, аннан соң Ана телебезне кызганып җыладым. «Фатих белән урманга бардык» җөмләсен ничек кенә гарипләндермәгән бу яшь каләм.
«Колебания» сүзен татарчага «тирбәлүләр» дип тәрҗемә итү ул - туры тәрҗемә. «Он колеблется в нерешительности»мы ул? Әллә бишек «тирбәнүләре»ме ул? Әллә «тибрәтү»ме ул? Бишекне тирбәтәләр, талны тибрәндерәләр, гармун телләре тибрәнә, һаваны тибрәндерү аркасында тавыш-аваз чыга. Бишек тирбәтә - качает люльку, тибрәтү - колышит, вибрирование, дрожание. Бәлки ул тетрәнүдер, дерелдәүдер, фильмның эчтәлегеннән чыгып тәрҗемә итәргә кирәк.
«Халыкара мөселман киносы җыены»н оештыручылар тәрҗемәчеләрне җентекләп сайласыннар иде, абруйлы тел белгечләре һәм тел институты галимнәре белән киңәшеп гамәл кылсыннар иде.
Юкса, һәр татар кешесе Ана телебезне мөкәммәл белә дип, тәрҗемә эшләрен очраклы кешеләргә ышанып тапшыру гадәти хәлгә әверелде. Телевидениедән күрсәтелә торган фильмнарның татарчага тәрҗемәләре дә, урам исемнәре, диварларга, калку урыннарга эленгән өндәмәләрнең дә, эш урыннарындагы атамаларның татарчалары да тел белгечләренең тәзәтүенә мохтаҗ.
Сүз иярә сүз чыккач, язып үтим, шаулап-гөрләп сайлаулар узып китте, шөкер. Ләкин экранда сайлауларга кагылышлы сөйләмнәрдә «ватандашлар, кишәрлек, бүлек, беркетмә» кебек тел очында гына эленеп торган үз сүзләребез урынына сөйләүчеләр «гражданнар, участок, отделение, протокол» кебек сүзләрне мул кулландылар. Радио-телевидение, кино, гәзит-журнал, милләт вәкилләре дә Ана теле сагында тормагач, ул нинди дәүләт теле булсын ди! Язучылары да, укытучылары да, дикторлары да корама тел белән сөйләшкәч, гади халык вәкилләре нинди телдә сөйләшсен ди?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Миләүшә Айтуганованың Ана телендә гүзәл сөйләшүләрен мин мәдәният хезмәткәрләренә үрнәк-өлге итеп куяр идем. Аларның сөйләм теле саф, матур. Алар сөйләгәнне тыңлап, зәүкый ләззәт аласың.
Үзен хөрмәт итүче, горур милләт Ана телен үҗәт рәвештә сакларга, якларга тиештер бит инде!
Әллә без горур халык түгелме?
Комментарийлар