16+

«Хисэчкечләр»

Интернет киңлегендә, аеруча да төрле социаль челтәрләрдә һәм форумнарда, үзләренең кискен тискәре фикерләрен белдерүче, әшәке һәм кешене рәнҗетерлек сүзләр язучы, комментарийлары белән кешенең ачуын чыгарудан, башкаларны хурлау, кимсетү, түбәнсетүдән тәм табучылар җитәрлек. Аларны «тролль» сүзе белән атап йөртү, ә «һөнәрләрен» «троллинг» дип белдерү кулланылышка кергән. Язулары белән кешенең җелегенә кадәр...

«Хисэчкечләр»

Интернет киңлегендә, аеруча да төрле социаль челтәрләрдә һәм форумнарда, үзләренең кискен тискәре фикерләрен белдерүче, әшәке һәм кешене рәнҗетерлек сүзләр язучы, комментарийлары белән кешенең ачуын чыгарудан, башкаларны хурлау, кимсетү, түбәнсетүдән тәм табучылар җитәрлек. Аларны «тролль» сүзе белән атап йөртү, ә «һөнәрләрен» «троллинг» дип белдерү кулланылышка кергән. Язулары белән кешенең җелегенә кадәр...

Интернет киңлегендә, аеруча да төрле социаль челтәрләрдә һәм форумнарда, үзләренең кискен тискәре фикерләрен белдерүче, әшәке һәм кешене рәнҗетерлек сүзләр язучы, комментарийлары белән кешенең ачуын чыгарудан, башкаларны хурлау, кимсетү, түбәнсетүдән тәм табучылар җитәрлек. Аларны «тролль» сүзе белән атап йөртү, ә «һөнәрләрен» «троллинг» дип белдерү кулланылышка кергән. Язулары белән кешенең җелегенә кадәр үтеп кереп, аның хисләре белән уйнаучы шул җирәндергеч затлар, кайгы дими, хәсрәт дими, бөтен җиргә борыннарын тыкмыйча калмыйлар. Үзләренең башларына бәла төшкәндә дә, тилеләр кебек, шул хәлдән көлеп утырамы икән алар?
Кайгыдан тәм табучылар
Казандагы авиаһәлакәттән соң да кешеләрнең олы сагышыннан көлгән, кайгы уртаклашучыларны мәсхәрәләгән комментарийлар интернетны басып алгач, ул хакта Дәүләт Думасына кадәр ишеттерелде. «Безгә нәрсә, әнә Путин кайгырсын!», «Ниндидер Казанда кешеләр үлгән дип мин елап утырыйммы инде хәзер?», «Һәлакәтнең онлайн трансляциясен күрсәтмәүләре кызганыч, мин инде поп-корн әзерләп куйган идем», - дигән эчтәлекле фикерләр язу өчен нинди зат булырга кирәк?! Кызганыч, җәмгыятебездә тышкы кыяфәтләре белән кешеләрне хәтерләтсә дә, эчләрендә «җан» дигән нәрсә булмаган бәндәләр дә яшәп ята шул.
Казандагы һәлакәттән соң, теләктәшлек белдерүгә, кайгы уртаклашуга багышланган социаль челтәрләрдәге төркемнәргә саранча өередәй «тролльләр явы» ябырылуы бердәнбер очрак кына түгел. Алар илдә булган һәр олы фаҗигадән соң шулай кылана. Мисал өчен, Волгоградтагы теракттан соң да «троллинг» проблемасы күтәрелгән иде. Ул чакта юмористик юнәлештәге бер эре интернет-берләшмәнең үзенең битендә терактка карата төрттермәле рәсем урнаштыруы һәм башка «тролльләрнең» дә, аңа кушылып, шундый рухтагы комментарийлар язулары, мәзәкләр уйлап чыгарулары җәмәгатьчелекнең ачуын нык кабартты.
Апрельдә Грозный шәһәренең «Грозный-Сити» комплексында янгын чыккач, Чечняда нинди халык яшәвен белүләренә карамастан, үзләрендә бу хәлдән көләргә кыюлык тапкан кешеләр дә булган. Ул чакта «Чечняда Папаны сайладылар», «Әйдәгез, шашлык ашап, лезгинка биергә», - дигән комментарийларның авторларын Рамзан Кадыйров үзе барча халык алдында сүгеп, гафу үтенергә мәҗбүр иткән иде.
Казандагы фаҗигадән соң интернетта пәйда булган тискәре эчтәлекле язулар бу юлы депутатларны да чыгырларыннан чыгарыр дәрәҗәдә булды һәм думачылар, ниһаять, әлеге проблема белән көрәшү ысуллары турында уйлый башладылар. «Интернет-тролльләр» мәсьәләсен Думада күтәреп чыккан депутат Валерий Трапезников андый затларны җәмәгать эшләренә «җигәргә» тәкъдим итә. Депутатлар әле бу сорауда уртак, билгеле карарга килмәделәр, шулай да, ниһаять, «бозның кузгалуы» шатландыра. Ул эшне тикшерү прокуратура карамагына йөкләнелсә, «әшәке теллелек» осталары бик тиз «койрыкларын кысарлар».
«Тролльләрнең» дә була төрлесе
Белгечләр фикеренчә, «интернет-тролльләр» чынбарлыкта бик куркак җаннар икән. Алар виртуаль дөньяда гына батыр, ә эш җитдирәк борылыш ала башлауга, «кикрикләре» бик тиз шиңеп, үзләренең ояларына кереп посып, аннан борыннарын да чыгарырга куркып утыралар. «Тролльләр» - элек бина, подъезд, лифт стеналарын язып-чуарлап бетереп йөргән һәм интернет барлыкка килгәч, «үзбилгеләнү» мәйданын виртуаль дөньяда тапкан бәндәләр. Аларга каршы «һөҗүмгә» күчеп, тикшерү үткәреп карагач, чын исем-фамилияләрен төпченә башлауга ук, иң кыю «тролльләр» дә эзсез юкка чыкканнар.
Тик ничек кенә булмасын, һәр эшчәнлек төрендә үз эшенең остасы да булмый калмый. «Интернет-тролльләр» арасында да андыйлар бар һәм алар кешене котыртудан, кимсетү-мәсхәрәләүдән ләззәт алып, күкрәктән ташып чыккан нәфрәт, ярсу, рәнҗеш хисләре хисабына тукланып яши дисәң дә, ялгыш булмас. Кешеләрне акылдан шашарлык, үз-үзләренә кул салырлык, якыннарын үтерерлек хәлгә китереп җиткергән «тролльләр» бар. Дума аларга карата берәр закон кабул иткәнче, хәзергә алардан саклануның бердәнбер ышанычлы юлы - язуларына игътибар итмәү һәм аларны күңеленә якын кабул итмәү генә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading