16+

Хокук сакчыларының игътибары – табибларда

1 апрель көнне РКХда (Республиканың клиник хастаханәсендә) хокук саклау органнары вәкилләренең табиблар белән ябык очрашуы узды. Татарстанда табиб хаталары очраклары ешайганнан-ешая, халыкның «ак халатларның» эшчәнлегенә зарлары артканнан-арта бара. Тикшерү комитетының Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен күзгә-күз сөйләшүгә дәшүләре дә ул проблемаларның җитдилеге турында сөйли.

Хокук сакчыларының игътибары – табибларда

1 апрель көнне РКХда (Республиканың клиник хастаханәсендә) хокук саклау органнары вәкилләренең табиблар белән ябык очрашуы узды. Татарстанда табиб хаталары очраклары ешайганнан-ешая, халыкның «ак халатларның» эшчәнлегенә зарлары артканнан-арта бара. Тикшерү комитетының Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен күзгә-күз сөйләшүгә дәшүләре дә ул проблемаларның җитдилеге турында сөйли.

Сораулар анык, ә җаваплары...
ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган җыелышта Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Тикшерү комитеты, Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре һәм шәһәр хастаханәләренең баш табиблары катнашты. Ябык ишекләр артында барган сөйләшүнең тулы эчтәлеге билгеле түгел. Әмма очрашу узганнан соң, хөкүмәт порталына «эленгән» хисаптан гына да шактый кызыклы да, шул ук вакытта борчуга салырлык та мәгълүмат «чүпләргә» була.
Хастаханәләрдә авыруларга карата салкын мөнәсәбәт, дәвалау вакытында җибәрелгән тупас хаталар, табиблар гаебе белән өзелгән гомерләр, ришвәтчелек кебек «чирләр» бәйләме турында җәмгыять инде күптән чаң суга. Кемнән генә сорама - аның йөрәк түрендә үзенә яки якынына кагылышлы шундый берничә мисал һәм табибларга үпкә саклана.
Сырхауханәдә идән юучылардан башлап табибларга кадәр ташып торган дорфалыкны күрмибезме әллә? Район табибларының, үзләренә эләгүеннән куркып, нык чирләп киткән авыл агаена да шәһәр хастаханәсенә юллама бирергә теләмәүләрен аңламыйбызмы?! Операция уңышсыз узган очракта, кайбер табибларның авыру үзе дәвалануга ризалык белдереп кул куйган кәгазь кисәге артына яшеренгәннәрен белмибезме? Авыруларга мөнәсәбәт аларның кесә янчыкларының калынлыгына турыдан-туры бәйле рәвештә үзгәргәнен сизмибезме?!.
Очрашуда җәмгыятьне борчыган шушы сорауларга да җаваплар табарга тырыштылар. Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренә караганда, медицина өлкәсенә караган әлеге проблемаларны кадрлар җитешмәве һәм шуның аркасында эшнең күп булуы тудыра. Табиб хаталарына килгәндә, ул бу күренешне алдынгы илләргә дә хас нәрсә дип атады. Табибларның үз эшләренә җавапсыз караулары белән көрәшү өчен, Вафин хокук сакчыларын тыгызрак элемтәгә чакырды, ә хастаханәләрдә хөкем сөргән салкын мөнәсәбәтне киметү өчен, «Әхлаклылык көннәре» оештыра башларга тәкъдим итте.
Саннар алдамас
Тик бу өстән-өстән генә һәм гомумиләштерелгән характерга гына ия җаваплар Тикшерү комитеты белән прокуратура «төяп» килгән зарларны канәгатьләндердеме икән? Тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаевның саннар һәм фактлар «йөге» бик саллы иде. РКХда авыру хатынның таза аягын кисү, теш табибына күренгәннән соң, пациентның үлеме, Чаллыда балаларны алыштыру кебек зур яңгыраш алган очракларны гына булса да искә төшерик. Шуларга өстәп, Николаев узган ел эчендә генә дә дөрес дәваламаудан 37 авыруның җан тәслим кылуын, 9 кешенең сәламәтлекләренә җитди зыян килүен дә әйтте. Ә ваемсыз мөнәсәбәт һәм ришвәтчелек очракларының исәбе санап та бетерерлек түгел.
Хөкем мәсьәләсенә килгәндә, узган ел эчендә хезмәтләренә бәйле җинаятьләр өчен Татарстанның 30 медицина хезмәткәре җәзага тартылган (дөрес, күбесе шартлы рәвештә), 99ына карата дисциплинар җаваплылык эше кузгатылган. ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгының хокук бозучылар белән ришвәтчеләрнең күпчелеген бары тик премиясез калдыру юлы белән генә җәзалавы да ачыкланган!
Медицина өлкәсендәге алда санап кителгән проблемалардан арыну өчен, иң элек төп мәсьәләне - «табиблар туганлыгын» юкка чыгарырга кирәк. Табиблар арасында бер-береңне сатмау, яклау - бик киң таралыш алган күренеш. Шуның аркасында, күп җинаятьләр полициягә кадәр барып җитми. Ә авыруларның зарларына табиблар: «Эчке тикшерү үткәрдек, хокук бозу очрагы ачыкланмады», − дип җавап бирә. Хокук сакчыларына, беренче чиратта, «аждаһаның» шул башын чабарга кирәк тә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading