Марат КӘБИРОВ
Әтием урынына калган мөлаем гына бер җизни бар иде. Фаис җизни. Мировой кеше инде: эшен дә эшли, сүзен дә әйтә белә. Минем туй вакытында болай ди бу: «Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк аны». Күзләрем маңгайга менүен күреп, өстәп куя: «Әгәр беренче өч көндә тимәсәң, бөтөнләй...
Марат КӘБИРОВ
Әтием урынына калган мөлаем гына бер җизни бар иде. Фаис җизни. Мировой кеше инде: эшен дә эшли, сүзен дә әйтә белә. Минем туй вакытында болай ди бу: «Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк аны». Күзләрем маңгайга менүен күреп, өстәп куя: «Әгәр беренче өч көндә тимәсәң, бөтөнләй кул күтәрмә - аннан соң гомер буе кыйнасаң да, файдасы юк».
Моны, әлбәттә, шаяру дип кабул иттем дә шаркылдап көлеп, ары киттем. Беренче өч көндә дә соңыннан да кул күтәрергә насыйп булмады. Кул каты булса да, күңел йомшак инде. Хатынның да аламасы эләкмәде бугай. Шулай да күңел кырылган чакларда җизнинең сүзләре искә төшеп куя. Чынлап та беренче көннәрдә берне биреп аласы калган, дип уйлап куйган чаклар да була. Аннан соң тормыш тагын үз җаена керә, киеренке көннәрнең назын кире кайтарырга теләгәндәй, гөрләшеп яши башлыйсың.
Хәзер инде үзем дә улларыма кабатлыйм:
- Улым, туйдан соң хатынны өч көн кыйнарга кирәк...
Тегеләрнең күз маңгайга менә. Нәкъ минеке кебек...
Сүз кул күтәреп сугу турында гына түгел, әлбәттә. Өйләнеп өч көн узганчы берәү дә хатынын рәнҗетми, рәнҗетә дә алмый, сәбәбе дә юк: мәхәббәт көчле, күңел тулы шатлык, якты хисләр, татлы кичләр... Димәк, аннан соң да бер-береңне рәнҗетмәскә, әлеге халәтне озын гомерлерәк итәргә тырышырга кирәк.
Гомумән, мин хатын-кызга кул күтәрүне аңламыйм. Холыксыз бер танышым бар иде.
- Хатынның тузанын кагып торырга кирәк аның, тузанын каксаң - яңарып китә дип, җае чыккан саен, «каккалап» тора торган иде. Шундый яңарту эшләренең берсендә, мавыгыбрак киткәнме, хатынының башына зыян килгән.
- Шаярып кына төрткән идем, нәрсәгәдер абынып китте дә шкаф почмагына башы белән бәрелде, - дип акланган ир тәртип сакчыларына.
Ярыйсы гына дөнья көтеп яшәгән хатын башы эшләми торган инвалидка әйләнеп калды. Үзе гаепле булгач, карады инде чирле хатынын. Ә көннәрнең берендә, чире көчәеп китеп, теге хатын иренең башына балта белән сугып үтергән.
Монда сүзләр артык кебек. Талашып-сугышып яшәүче гаиләләр иртәме-соңмы бер-бер фаҗига чыгарып туктаучан була.
- Күзең төшкән кызның гаиләсенә кара. Әгәр анда әтисенә хөрмәт зур икән, димәк, кызлары да ир өчен өзелеп торачак, әгәр әтисен санламыйлар икән - якын да килмә - кызлары да шуны кабатлаячак.
Без яшь чакта шундыйрак сүзләр дә әйтештерәләр иде. Акыл өйрәткәнне кем яратсын инде. Мин дә яратмадым. Һәм ул сүзләрне ишетмәдем дә. Ходай үземне юлыктырмаса да, бик күп гаиләләр мисалында, әлеге сүзләрнең дөреслегенә ышанырга туры килде.
«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән әйтем дә юктан гына түгел бит инде. Хәзер үзем дә акыллы кыяфәт чыгарып, шул сүзләрне кабатлыйм. Тик мине дә ишетмиләр.
Гомумән, ирләрне хөрмәтләп, кадерләп, саклап кына яшәтергә кирәк. Чөнки без ифрат аз калып барабыз. Рәсми статистика буенча, бүген бер иргә ике хатын туры килә. Бу инде уен түгел, бу - фаҗига. Бу бит бер хатынга ярты гына ир туры килә дигән сүз.
Шуңа күрә, ирнең кадерен белеп кенә, аңа бер авыр сүз әйми генә яшәргә кирәк. Көнләшмәскә. Сулга йөрештерә икән - йөрсен. Ирнең теләге - закон. Һәм аның сөяркәсен дә әллә нинди авыр сүзләр әйтеп тиргәргә ярамый. Ул да хатын-кыз. Аның да җаны бар. Син дә аның урынында булырга мөмкин идең. Шул ир кисәген әллә кемгә күреп, качып-посып очрашып, төн йокыларыңны онытып уйланып, гайбәтчеләр теленә кереп иза чиксәң нишләр идең? Вәт, шуларны уйласаң, әле синең хәлең иреңнең сөяркәсенә караганда мең кат әйбәтрәк. Яши бир шул әйбәтлекнең рәхәтен күреп. Шөкер итә белсәң, җәннәттә яшәрсең.
Ни генә әйтсәң дә - статистика! Һәм табигый ихтыяҗ. Ике хатын-кызга - бер ир-егет. Уен эш түгел. Кеше хайванлыгы белән статистиканы бернәрсә дә җиңә алмый.
Эчә икән - эчсен. Ир теләге - закон. Ә кем әйтте сиңа аны бернәрсә турында да уйламый, бернинди хәстәрлек күрми, эчүдән башканы белми, дип. Ул бәлки югары идеяләр белән, кешелек язмышы турында хәстәрлек күреп йөридер. «Ничек кенә булмасын, артыгын бәйләнмә аңа. Сүгеп йоклатсаң да, үбеп уят. Һәм өметеңне өзмә - исерек бер айный ул. Бары тик мәеткә - җан, ахмакка аң керми.
Кайчагында менә шундый кәкре киңәшләр бирештерсәм дә, гаиләдә иргә чынлап та хөрмәт булырга тиеш дип уйлыйм. Гаиләдә иргә хөрмәт булырга тиеш! Хөрмәт юк икән - ир дә юк, дигән сүз.
Моны гаиләдә бары тик ирләргә генә хөрмәт булырга тиеш дип аңларга кирәкми. Һәрбер гаилә әгъзасына хөрмәт булсын. Бәхет өчен шулай кирәк.
Ләкин хөрмәт бүләк түгел. Товар да түгел. Аны бушка да бирмиләр, сатып та йөрмиләр. Хөрмәтне бары тик яулап алып кына була. Ә ничек яуларга кирәген берәү дә белми, белсә дә әйтми, әйтсә дә - аны башкалар куллана алмый. Хөрмәтне һәркем үзенчә яулый. Ир-ат та, хатын-кыз да. Адәм баласының һәр мизгеле хөрмәткә омтылудан тормый микән әле ул...
Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре турында кайчан ныклап торып уйлана башладым икән мин? «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» - дип сораган егетнең күзләренә карап, «суыткычта һәрчак алма булса гына!» - дигән мизгелдәндер, мөгаен. Ә аннары... барысы да нәкъ башкаларныкыча: гаилә, тормыш ваклыклары, балалар туу, иреңнең әти-әнисе, кайчак бик ялыктыргыч тоелган дуслары белән мөнәсәбәтләрне җайлау... Ә иң мөһиме, шул пәрәвез эчендә бөтерелеп, җан турында, күңел турында онытмау. Йөрәктә кайчандыр кабынган ялкынны саклап калу.
Ир-хатын мөнәсәбәтләре бик тә шәхси мәсьәлә. Фикерләр каршылыгы табигый нәрсә. Бәхетне дә, мәхәббәтне дә һәркем үзенчә аңлый. Кияүгә чыгарга җыенган яшь туташлардан, ир-ат фатирлы, машиналы булырга тиеш, кебек сүзләр ишеткәч, ирексездән, хискә боларның ни кагылышы бар икән, дип аптырыйм. Шулай тәрбияләнгән инде, имеш, байлык бер айлык, ә мәхәббәт мәңгелек. Ә баксаң, кешеләр бер-берсен өч атна өйрәнә, өч ай ярата, аннары өйләнешеп, бер-берсе белән өч ел көрәшә һәм... утыз ел бер-берсенә түзә икән.
Мин психолог та, социолог та түгел. Гап-гади хатын-кыз күзлегеннән чыгып, дөньядагы иң катлаулы мөнәсәбәт - ир-ат һәм хатын-кыз арасын аңларга тырышуым. Өч көнлек дөньяның бер-береңә түзүгә әйләнмәвен теләвем. Һәм ни хикмәт, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы каршылыкта һәрчак ир-атлар яклы чыгуым.
Джорд Бернард Шоу әнә: «Ир-атларны яратыгыз! Алар сезнең мәхәббәткә мохтаҗ. Хәтта үзләре моны беркайчан танымаса да. Һәрбер даһи ир-ат артында аңа чиксез ышанган хатын-кыз бар! Аны чын-чынлап яраткан хатын-кыз!» дигән бит.
Бер бик көчле холыклы иптәш кызым кияүгә чыгып ике ай үтүгә:
- Ирем йомшак холыклы, мин үз янымда көчле кеше күрергә теләгән идем, - дип ычкындырды. Янәсе, өйдәге бар карарны ул кабул итә, ә ире ул кушканны гына эшли...
- Ә син беразга гына хатын-кыз булып кара! Мөмкинлек бир син аңа үзен ир-ат итеп хис итәргә! - диюемне сизми калдым. Гаилә белән идарә итү ул - ир-ат бурычы! Хатын-кызның бурычы - шул гаиләдә җанга ятышлы һава торышы булдыру гына!
Ир-ат акча табарга, хатынына игътибарлы булырга һәм тагын әллә нәрсәләр тиеш, имеш. Шулай да булсын ди! Ә хатын-кыз?! Кайчак аркылыга-буйга бер булып тазарган, атналар буе юылмаган чәчен тарарга да оныткан ханымнарны күреп, болар белән яшәгән ир-атка һәйкәл куярга кирәк, дип уйлыйм. Гомерендә тәмле ашап, матур яңа күлмәк киюдән башка гаме булмаган, бер нәрсә белән дә кызыксынмаган хатын-кызлар да бихисап. Буш сүзләр, буш күз карашы... Үз җаныңда ут янмаса, ир-ат йөрәген ничек яндырмак кирәк?!
Бер таныш хатыным: «Өйдә кемнең ашыйсы килә, шул ашарга пешерә», - ди. Күп вакытта ашарга пешерү алар гаиләсендә ир-ат җилкәсенә төшә икән. Чөнки көне буе эшләп кайткан ир-атның өйдә ашыйсы килүе табигый күренеш. Ә безнең әбекәй «ирең кайтканда ишегең ачык, йөзең якты, ашың пешкән булсын!» дип өйрәтте. Эштән арып-талып кайткан ир-атка ни йөзең белән «ашыйсың килсә, үзең пешереп аша» дип әйтәсең ди?! Ишектән керешкә борынын кытыклаган тәмле ризык исе тартып кайтара бит аны өйгә! Кичке табын артына җыелу гаиләне берләштерә. Студент булгач, минем нәкъ шул мизгелләрне сагынып үзәгем өзелә иде: әти кич эштән кайта, әни яңа суйган тавыктан баскан токмач салып пешергән ашын бүлә, ә аннары күкрәгенә терәп, авыл мичендә кетердәп пешкән ипекәйне кисә. Әтинең талчыккан йөзе ачыла бара. Табын артында гәпләшү китә. Менә бит ул гаилә җылысы бала җанына ничек сеңә!
Әле күптән түгел яшь килен булган җырчы кызыбыз Алинә Даутова:
- Өйрәнәбез инде, бер-беребезгә юл куярга, сабыр булырга өйрәнәбез. Ирем белән икебез дә кызу, әрләшә башласак, туктатып булмый. Очрашып йөргәндә сүзгә килсәк, берничә көн ялындырып сөйләшми йөри идем, хәзер күпчелек нәрсәгә күзне йомып, тизрәк үпкәне онытырга тырышам. Әлегә безнең гаилә күгендә гел кояш. Киләчәктә ни булыр, - дип сөйләде ире белән мөнәсәбәтләре турында.
Киләчәктә ни булыр, монысы теләктән тора! Әгәр бәхетле яшәргә теләсәң, яныңдагы кешене бәхетле ит! Әгәр мәхәббәттә яшисең килә икән, башта үзеңнең бар булган җан җылыңны якын кешеңә бир! Бу дөньяда беркемгә дә берни дә күктән төшми: аз да, күп тә түгел - яратуны күпме бирәсең, шулкадәр аласың!
Ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәте ул - гаилә нигезе. Ә ул нигез нык булырга тиеш! Шул чакта гына балалар сәламәт гаилә үрнәге күреп үсә, үзләре дә киләчәктә камил мөнәсәбәтләр булдыра ала.
Комментарийлар