16+

Иң саваплы сәдака

Без Аллаһының чиксез нигъмәтләрендә, очы-кырые күрелмәгән хәерлелекләрдә яшибез. Күкләребездән яңгырлар ява, агачларыбыз җимешләрен бирә, җирләребез яшеллеккә күмелгән. Әмма бәндә генә һаман рәхмәтсез яшәвен дәвам итә... Раббысының аңа булган сый-хөрмәтләрен белми, күрми, ишетми.

Иң саваплы сәдака

Без Аллаһының чиксез нигъмәтләрендә, очы-кырые күрелмәгән хәерлелекләрдә яшибез. Күкләребездән яңгырлар ява, агачларыбыз җимешләрен бирә, җирләребез яшеллеккә күмелгән. Әмма бәндә генә һаман рәхмәтсез яшәвен дәвам итә... Раббысының аңа булган сый-хөрмәтләрен белми, күрми, ишетми.

Кеше үзенең табигате белән ияләшә торган зат: михнәткә дә, рәхәткә дә... Нигъмәт кешегә һәрчак мулдан килеп торгач, кеше ул нигъмәткә күнегә һәм, шулай булырга тиеш, дип уйлый башлый. Гаиләдә дә ир көн саен иртә белән эшкә китә, кичен акчасын, ризыгын алып кайта. Хатын көн саен ашарга пешерә, киемнәрне юа. Әкренләп, ир дә, хатын да, шулай тиеш дип, бер-берсенең изгелеген күрми башлыйлар, бер-береңә рәхмәтле булу бетә. Ләкин бер көнне берсе үз вазифасын тиешенчә үтәми карасын, икенчесе моны шундук күрә һәм шелтәләргә тотына. Шунысы кызык: хатының берәр атнага кунакка китсә, иртән торуыңа чалбар да үтүкләнми, носки да юылмый, чәй дә үзе кайнамый икән. Менә шул вакыт бер-береңнең хезмәте күренә, кадере беленә башлый. Бала уенчыгыннан туеп китсә, хикмәтле әни ул уенчыкны бер-ике атнага киштә өстенә куеп тора. Аннан соң бала, ул уенчыгын тәүге мәртәбә күргәндәй, яратып уйнарга керешә. Аллаһ та без бәндәләрен, нигъмәтләрнең кадерен белсен өчен, ул нигъмәтләрдән вакытлыча мәхрүм итеп тора. Теш сызламаганда, ул искә төшми. Менә берәр төн йокысыз калдырса, иртә белән бөтен эшеңне ташлап, табибка чабасың. Аяк-куллар эшләп торганда, кадерләрен белмибез, бераз борчый башласа, шундук аңлыйбыз. Нишлисең, нигъмәтеңне югалтмый аның кадере беленми икән.
Рамазан аенда Аллаһ безне көн саен күреп өйрәнгән ризык һәм суларыбыздан күпкә түгел, ә 17-19 сәгатькә кенә тыеп тора, әмма шушы кыска вакытта да ризыкның кадере, тәме никадәр арта. Бүген муллык һәм туклык заманасында яшибез, бигрәк тә яшьләр ризыкның кадерен белми. Савыт-савыт ризыклар чүп савытына оча, краннардан көннәр буе су агып ята. Аллаһ биргән күпме нигъмәт исраф китә. Ә бит исраф бәласе кеше ризыгының, малының бәрәкәтен бетерә. Табын түрләрегездә өелеп торган ризыкка күз салыгыз, кайсы гына төрен алсаң да, ул ризык кисәге, синең алдыңа килгәнче, күпме ерак һәм катлаулы юллар аша үткән. Аллаһ Тәгалә: «Кеше ашаган ризыгына күз салсын. Ул ризык аңа ирешсен өчен, Без ерак җирләрдән болытларны куалап, мул яңгырлар яудырабыз. Соңыннан корыган җирләрен ачып, анда игеннәр, йөзем һәм яшеллекләр, зәйтүн һәм хөрмә агачлары, куе бакчалар, җиләк-җимеш һәм яшел үләннәр үстерәбез», - ди.
Табигать кем өчен яши? Иртән таңнар кем өчен ата? Җилләр кем өчен исә, болытлар йөри, яңгырлар ява? Игеннәр кем өчен үсә, агачлар җимеш бирә? Раббымыз ул нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Болар барысы да сезгә һәм сезнең мал-туарларыгызга». («Габәсә» сүрәсе, 24-32 нче аятьләр). Әйе, авыз тулы ризык, салкын сулар булганда, аның хакыйкый бәясен белеп булмый. Нигъмәтнең кадере аннан мәхрүм калгач кына беленә. Җәй уразасы безне бигрәк тә су нигъмәтен кадерләргә өйрәтә. Күп кенә әби-бабайларыбыз: «Ашамый түзәргә була инде, сусыз авыз кибә», - диләр.
Су - бар тереклекнең нигезе
Аллаһ җир һәм күкләрне юктан бар кылгач та, күкләрдән яңгырлар яумады, җирдә үсемлекләр үсмәде. Җир өстенә җан ияләрен урнаштыргач, Аллаһ күкләргә яңгырлар яудырырга, җирләргә яшеллеккә күмелергә әмер итте һәм: «Бөтен тереклекне судан бар кылдык», - диде («Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 30 нчы аять).
Бүгенге көндә фән, көнләп түгел, сәгатьләп алга үрмәли, галимнәр яңадан-яңа ачышлар ясыйлар, Аллаһ биргән яңа нигъмәтләрне кулланырга өйрәнәләр. Кайчандыр кешелек нефть-газ байлыкларының нәрсә икәнен дә белмәде, әмма бүген тормышны алардан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, баксаң, алардан башка да яшәп була, ахры. Алманлылар тимер атларыбызны - био ягулыкка, Корея инженерлары водородка күчерәбез диләр. Японнар кояш яктылыгын җыярга өйрәтәләр. Нефтьтән башка да яшәп булыр, ләкин Аллаһ биргән аяк асларыннан агып торган чиста суларга алмаш кем уйлап табар? Аллаһ Тәгалә әйтә: «Сез ничек уйлыйсыз: әгәр эчкән суларыгыз җир астына кереп юк булсалар, сезгә кем чиста сулар китерер?» («Мөлек» сүрәсе, 30 нчы аять).
Пәйгамбәрдән бу аятьне ишеткән бер кеше, артык аптырап тормыйча: «Куркыттың, сулар аска китсәләр, кулыбызга кәйлә алырбыз да казып чыгарырбыз», - дигән. Аллаһ аның бер күзендәге суын алган һәм күзе сукырайган. Кеше үзенең суга никадәр мохтаҗ булуын аңлап та бетерми. Адәм баласының тәне 70 процент судан тора. Уйлап карагыз: 80 кг авырлыгы булган кеше үз эчендә 50 литрлап су йөртә. Аллаһының суыннан башка элек тә яши алмаганнар, хәзер дә алмыйлар. Киләчәктә дә судан башка тормыш мөмкин булмас.
«Эчә торган суларыгыз турында ни әйтерсез? Аны сез болыттан яудырасызмы, әллә Без яудырабызмы? Әгәр теләсәк, ул суларны эчә алмаслык ачы итәр идек. Нишләп соң шөкер итмисез?» («Вакыйга сүрәсе», 68-70 нче аятьләр).
Су агымга каршы ага
Аллаһының хикмәте белән бар матдәләрнең дә суыкта тыгызлыгы арта. 4 градуска кадәр су да суыкта башка матдәләр кебек кысыла, әмма аннан соң бу кагыйдә бозыла башлый. Су 0 градуста боз хәленә керә һәм аның тыгызлыгы кими. Шуңа күрә шешәдә калган су, боз булып каткач, пыяланы вата. Өйдәге каткан сулар торбаларны яра. Торба ярылуның зарары булса да, суның бу үзенчәлегенең файдалары бихисап күп. Матдәнең тыгызлыгы кимеп, ул җиңеләя, шул сәбәпле кышын елгадагы су, боз хәленә килгәч, өскә чыга. Нәтиҗәдә, суның өске катламы ката, асты гадәти су хәлендә кала. Әгәр су да салкында гадәти матдәләр кебек үзгәрсә, елгалар астан катып, табигатьтә зур афәтләр килер иде. Беренчедән, бөтен су асты тереклеге һәлак була. Икенчедән, астан катып менгән елгаларны җәйге кояш нурлары да эретергә өлгермәс иде. Бу афәтләр нинди фаҗигаләргә илтәсен күз алдына да китереп булмый. Суның бу үзенчәлеген бер галимнең дә аңлаганы һәм аңлатканы юк әле. Аллаһының галәмендә һәр матдәнең гомумкануннарга буйсынуында да, буйсынмавында да чиксез хикмәтләр бардыр.
Нигъмәт килә, әмма тормыш рәхмәтсез үтә
Кешелек күпме вакытын, көчен җир өстендә җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә, игенчелеккә бирә. Шуның белән көнен күрә. Әмма кемнәр шул җимешләрне күреп сөенгәндә, Раббысын искә ала, Аңа шөкер итә? Аллаһ Тәгалә әйтә: «Үзегезнең чәчкән игеннәрегезне күрәсезме? Аларны сез үстерәсезме, әллә без үстерәбезме? Әгәр теләсәк, игеннәрегезне кибәк-чүпкә әйләндерер идек тә, сез аптырап калыр идегез». («Вакыйга» сүрәсе, 63-67 нче аятьләр).
Кеше үз хезмәтен ярата, мактана һәм масая. Ләкин Аллаһының аңа булган нигъмәтләрен күрми, танымый, кире кага. Аллаһ, Үзенең рәхмәт җилләрен җибәреп, ерак җирләрдән болытларны китерә, миллионлаган тонна суларны без яшәгән җирләргә, басу-кырларыбызга, урманнарыбызга яудыра. Су сатучы ширкәткә шалтыратсаң, акчасын түләми 1 литр су да китереп бирмиләр. Шулай инде, суны җирдән чыгару һәм өйгә китерүнең чыгымнарын саный беләбез. Аллаһ һәр секунд саен җирдән күкләргә 16 млн тонна суларны күтәрә, күпме болытны йөзләгән-меңләгән чакрым күчерә. Бер яңгыр болытында уртача 300 мең тонна су була, ди галимнәр. Суларны китереп, җир өстенә яудыра, без туфракка салган кечкенә орлыкны терелтеп, су аны, дүрт йөз атмосфера басымы белән, җир өстенә этеп чыгара. Шуңа күрә, нәзек кенә үсемлекләр дә асфальтны яралар. Күпме көч, күпме хәрәкәт. Әмма районның авыл хуҗалыгы идарәсе: «Бездә яңгыр яумады», - дип, Казанга отчет яза. Чөнки корылык булган районнарга хөкүмәттән субсидия килә икән. Аллаһ бирә, бәндә, шөкер итәсе урынга: юк, Аллаһ безгә бирмәде, дип, шаһәдәт кыла. Көферлекнең асыл мәгънәсе менә шушы танымауны, күрмәүне, ишетмәүне аңлата инде.
Иң хәерле сәдака
Аллаһ безгә ризыкларны иңдерә, әмма һәркем ул нигъмәтне хәләл хезмәте, маңгай тире белән алырга тиеш. Кемгәдер, кайбер сәбәпләр белән (авыру, картлык, ятимлек...), ул нигъмәтләрне эзләү, табу бик авыр. Шуңа күрә, көченнән килгән кешеләргә аларны башкаларга ирештерүдә ярдәм итү иң хәерле эшләрдән санала. Әйе, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне кешеләрне ризыклар белән сыйларга, мохтаҗларны ашатырга чакырды. Кешеләр яши торган урыннарда коелар казырга, су сәдакасы бирергә өндәде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кем кое казып, ул коедан берәр җан иясе - җенме, кешеме, кошмы эчсә, Аллаһ ул эшенең кыямәт көнендә әҗерен бирер». («Сахих» дәрәҗәсендәге хәдис).
Госманның сәдакалары
Әбү Бәкер хәлифә булган вакытта корылык килә. Кешеләрнең ашарга икмәк хәстәрлекләре бетә. Шулвакыт Сүрия җирләреннән Госманның капчык-капчык сатасы бодай төягән 100дән артык дөясе кайтып җитә. Әлбәттә, шәһәр сәүдәгәрләре, кәрванны каршы алып, тизрәк Госманның өенә җыелышалар. Икмәкләре беткән кешеләр дә, акча янчыкларын тотып, Госманның өе тирәсенә киләләр. Госман ипигә тилмергән кешеләрне күреп, өендәге сәүдәгәрләргә: «Сез миңа бу икмәктән күпме файда калдырасыз?» - дип сорый. Алар: «Сиңа 10га төшсә, без 12не бирербез», - дип, Госманга 20 процент чиста табыш тәкъдим итәләр. Госман: «Миңа күбрәк тәкъдим иттеләр», - ди. Шулвакыт сәүдәгәрләр: «Алайса, унга төшкәнгә унбишне бирәбез», - диләр. Госман: «Юк, миңа моннан күбрәк тәкъдим иттеләр», - ди. Сәүдәгәрләр, гаҗәпләнеп: «Мәдинәдә бездән башка сәүдәгәрләр юк, кемнәр соң алар?» - дип сорыйлар. Госман: «Аллаһ миңа һәр көмеш акчама унны вәгъдә итте. Аллаһ белән ант итәм, бу икмәкне мин фәкыйрь мөселманнарга сәдака итеп таратам», - дип, алыпсатарларны табышсыз калдыра.
Сөбханаллаһ, бүген күпме эшкуарларыбыз башкаларга килгән авырлыклардан ничек тә булса акча эшләп калырга тырышалар. Күпме кешене рәнҗетәләр, ахыр чиктә үзләре дә байлыкларының бер рәхәтен дә күрмиләр.
Госманның биргән сәдакаларын карасаң, исең-акылың китә. Мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәндә, Мәдинәнең табигать шартлары яхшы түгел, күп коеларның сулары начар була. Шәһәрнең иң яхшы коеларының берсе - Рум коесы бер кешенең шәхси милке санала. Хуҗасы суны сатып бирә. Мәккәдән килгән мөселманнарның су алырлык акчалары булмый. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кое хуҗасына: «Бу коеңны җәннәттәге бер чишмә бәясенә сатмыйсыңмы?» - дип әйтә. Анысы: «Безнең шушы коебыздан башка һич керемебез юк шул», - дип, акланырга тотына. Шулвакыт Госман бу коены 35 мең дирһәм (көмеш тәңкә) биреп сатып ала һәм, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Син миңа да ул вәгъдәңне бирәсеңме?» - дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әйе», - ди. Шуннан Госман: «Мин бу коены кешеләргә бүләк итәм», - дип әйтә (Тирмизи риваяте). Шулай итеп, шәхси мөлкәт халык байлыгына әверелә. Кызганыч, безнең байлар халык мөлкәте саналган нәрсәләрне үзләренең шәхси байлыкларына күчерү белән шөгыльләнәләр. Завод-фабрикалардан инде урманнарга, күлләргә күчтеләр.
Зөбәйдә коелары
Ислам тарихында су сәдакасының иң зур үрнәге булып Зөбәйдә коелары килә. Зөбәйдә 762 елда туа. Аның бабасы хәлиф Әбу Җәгъфар әл-Мансур була. Зөбәйдә Багдад әмире Харун әр-Рашитка кияүгә чыга. 800 елда ул Багдадтан хаҗ сәфәре белән Мәккәгә юнәлә. Сәфәр вакытында юллар, эчәргә сулар булмау сәбәпле, кешеләрнең газап чиккәннәрен күрә. Бу хәлләр белән тәэсирләнгән Зөбәйдә, Багдадка кайткач, Мәккәгә су китерергә карар кыла. Шул максат белән ул белем-тәҗрибә ияләренә бу проектны өйрәнергә әмер итә. Алары күпмедер вакыттан соң, Зөбәйдә янына кайтып, бу эшнең бик кыйммәткә төшәсен хәбәр итәләр. Багдад белән Мәккә арасы 1400 чакрым була. Ул заманнарда хәзерге замандагы торбалар, махсус техника булмый. Кулга кәйлә тотып казырга да казырга. Әле ул якларда туфрак бездәге кебек йомшак түгел, таш катламы. Сулары да тирәндә ята. Зөбәйдә: «Тауны җимергәндә бер мәртәбә кәйлә белән сугу бер динарга төшсә дә эшлибез», - ди. Шулай итеп, Мәккә белән Багдад арасында юл буйлап бик күп коелар казыйлар, кешеләргә һәм малларга тукталу урыннары ясыйлар. Мәккәнең дә үз сулары хаҗиларга җитми, шуңа күрә ике чыганак табып, берсе 40 чакрым, икенчесе 30 чакрымга якын ике канал төзиләр. Гарәфә, мөздәлифә, мина җирләренә дә сулар китерәләр. Ахыр чиктә Зөбәйдә коелары хәйрияче ханымга 5 мең 950 кг чиста алтынга төшә. Бүген чиста алтынның бәясен белүчеләр бу проектның ничә сумга төшкәнен санап карый алалар.
Аллаһының рәхмәте белән, Аллаһ бу сәдакага бәрәкәт бирә һәм узган гасыр башларында да хаҗилар ул коеларның файдасын күргәннәр. Шулай итеп, Зөбәйдә коелары халыкка 1200 ел хезмәт иткән һәм бүгенге көн байларына да үрнәк булып тора.
Вафат булган әти-әниең өчен
Су сәдакасын вафат булган әти-әни өчен дә бирергә мөмкин. Имам Әхмәт риваять кыла: Сәгд ибн Губәдә, Пәйгамбәребез(с.г.в.) янына килеп: «Йә, Аллаһының илчесе, әнием вафат булды. Алар өчен сәдака бирсәм буламы?» - дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әйе», - ди. Ул янә: «Ә сәдаканың кайсысы яхшырак?» - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешеләргә су эчертү», - дип әйтә (Хәсән хәдис).
Аллаһка шөкер, бүгенге көндә дә су сәдакасы бирүче кардәшләребез бар. Африка илләрендә төрле авылларда артезиан коелары казытып, туйганчы су эчәргә тилмереп яшәүче меңләгән халыкның изге догаларын алалар. Бер гарәп иленең базарында гаҗәеп нәрсәгә юлыктым. Күп кенә җирдә дивардан су краннары чыгып тора. Шуларның берсенә килеп су эчкәндә янәшәдә бер язу күрдем: «Иң хәерле сәдака - су эчертү. Фәлән улы Фәлән рухына дога кылыгыз», - диелгән. Сөбханаллаһ, кемдер әтисенең рухына дога буларак су сәдакасын көйләп куйган. Махсус оешма суы беткән саен китерә, суыткыч суытып тора. Хуҗа бу хезмәт, электр энергиясе өчен ай саен акчасын түләп тора. Кешеләр, куанып, файдасын күрәләр, әтисенең рухына изге дога бара. Мин дә, салкын сулар белән сусавымны баскач, догамны кылып киттем.
Бүген без яшәгән җирлектә ризык-су мәсьәләсе авыр булмаса да, бу төр сәдаканы бирү юллары күп. Арабызда чишмәгә суга йөрүчеләр шактый. Гаиләсенә су алып кайтканда, күршедәге ялгыз әбигә дә 5 литр суын кыстырып кайтса, күпме изге догалар алыр иде. Әниләр, коймак камырын куйганда, ике калак онын күбрәк салып, өч-дүрт кайнар коймагын, баласына тоттырып, күршесенә күчтәнәч итеп кертсә, күпме рәхмәт ишетер иде.
Раббым безне бәрәкәтле ризыклардан һәм чиста сулардан мәхрүм кылмасын. Нигъмәтләрне күрә белүче, шөкер итүчеләрдән булырга насыйп итсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading