Милләтчелек - бүгенге җәмгыятьнең иң зур дошманнарының берсе. Дөнья чагыштырмача тыныч, яңа җирләр басып алу нияте белән көн саен диярлек игълан ителеп торган сугышлар ерак үткәндә калган көннәрдә, тату тормышка чыдаша алмыйча, күрәсең, илләрдә милләтчеләр төркемнәре гел низаглар тудырып тора. Милләтче үз күзаллавында - милли кыйммәтләр өчен көрәшүче зат. Бәлки,...
Польша Европага да «аяк чалды»
Соңгы вакытта Россиянең чит дәүләтләрдәге илчелекләренә һәм дипломатларына һөҗүмнәр ешая төште. Октябрь башында «милләтара низаг» Ливиядә булган иде. Ул вакытта Россиянең Триполи шәһәрендәге илчелегенә унлап кешедән торган коралланган төркем бәреп керергә маташып, бинаны утка тотты, безнең илнең байрагын яндырдылар. Соңрак 400 ел дустанә мөнәсәбәттә булган Россия белән Нидерланд арасында аздан гына зур гауга купмый калды. Голландия белән Россия үз территорияләрендә бер-берсенең илчеләре кыйналулар белән алмашты.
Әмма бу ике очракның милләтчелеккә төпле кагылышлары юк, беренчесенең мотивлары шәхси үч булса, икенчесе гап-гади аңлашылмаучанлык аркасында туды. Ә Польшада 11 ноябрь көнне булган хәлләрдә исә милләтчел рух төсмерләре ачыктан-ачык чагылып тора. Польша үзенең мөстәкыйльлеген бәйрәм иткән көнне «Бәйсезлек маршы»нда катнашучылар, Россиянең Варшавадагы илчелегенә һөҗүм итеп, каравыл будкасын яндырдылар, бинага янучан сыекча тутырылган шешәләр һәм ташлар ыргыттылар, берничә машинага ут төрттеләр. Илчелекнең диварына «Долой коммунистов» һәм «Красная армия насильников» дигән язулар эленү һөҗүмнең милләтчел характерда булуын тагын бер кат дәлилләп килә.
Бу хәлләрдән соң, Польша милләтчеләре белән уң радикалларының гамәлләрен Россия дә, Европа илләре дә кискен тәнкыйтьләп чыктылар. Европа Берлегенә кергән, шуның белән үзенең югары цивилизацияле дәүләт икәнен дәлилләгән (ЕС үзен шулай күрә) илдә мондый кыргыйлык чаткылары булмаска тиеш иде кебек. Россиядә милләтчеләр хәрәкәтләре әледән-әле үзләре турында гел ишеттереп торалар һәм бу бездә аеруча да чыгышлары белән Урта Азия һәм Кавказдан булган адәмнәргә каршылыкта сизелә. Күптән түгел генә яңгырап узган «Бирюлево инкыйлабы» гына да - моңа ачык мисал. Урыс милләтчеләренең шундый һәр чыгышыннан соң, Евроберлек бу тема белән берникадәр «авыз чайкамыйча» һәм проблеманы чишүгә өндәмичә калмый. Европа илләрендә күптән «Россия - кыргый ил» дигән ышану яши. Хәзер менә үз әгъзаларының берсендә шундый кыргыйлык чагылышы бөтен дөньяга яңгырагач, Европа Берлеге үзен ничек тотар икән? Уңай мизгел туры килгән саен, үзенең югары әхлаклылыгы белән масаерга гына торган Европаның үзенә кызарырга чират җитте.
Бүгенге белән яшәргә кирәк
Польшадагы милләтчеләргә килгәндә, ул ил халкының күпчелек өлеше хөкүмәтне инде күптән әлеге төркемнәргә каршы кискен чаралар куллана башларга чакыра. Мөстәкыйльлек көнендә «Бәйсезлек маршы»нда катнашучыларның ел саен тәртипсезлекләр кылып йөрүеннән гарык халык, аларны алга таба булдырмас өчен, әлеге бәйрәмне корбанга китерергә дә әзер. Россия илчелегенә милләтчеләр тарафыннан бу әле беренче генә һөҗүм булуына карамастан, башка елларны да әлеге бәйрәм җимереклекләр, сугышулар, полиция белән бәрелешләрсез узмады. Шуңа күрә, күпчелек поляклар бәйрәмнән баш тартырга да риза.
Польша халкының күпчелеге үткәндә булган үпкәләрне хәтер «сырлары»ннан сызып атканын да аңлата бу. Бу ил милләтчеләренең урысларны сөймәүләренең төп сәбәбе Икенче Бөтендөнья сугышы заманына, Катынь вакыйгасына барып тоташа бит. Шул ук чорда Россия белән беррәттән, Германиядән дә байтак зыян күрсәләр дә, поляклар күптән чиктәш һәм союздаш күршесеннән тигән рәнҗешләрне оныттылар, ә «русофобия» дигән нәрсә илдә һаман да бар һәм ул милләтчеләргә бер дә тынгылык бирми. Тарих сукмагында булып узган вакыйгаларга һәркайсыбыз гел борылып карый-карый яшәсәк, бүген ярты дөнья дошманлашып гомер кичерер иде, мөгаен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар