16+

Җир асты һәм җир өсте корбаннары

Кичә Төркия Хөкүмәте илдә өч көнлек матәм игълан итте. Бу сишәмбе көнне Төркиянең Манис провинциясендә шахта ишелү фаҗигасенә бәйле. Шахтада янгын чыгып, җимерелүләр башланган вакытта, җир астында 2 километр тирәнлектә 787 эшче булган. Аларның берничәсе генә мөстәкыйль рәвештә өскә чыгуга ирешкән.

Коткаручылар шахта тоткынлыгыннан тагын 363 кешене инде коткара алганнар, аларның 57се хастаханәләргә озатылган. 201 кешенең вафат булуы ачыкланган. Калган шахтерларның язмышы әлегә билгесез, коткаручылар җир астына туктаусыз рәвештә кислород кертү эшен көйләгәннәр. Бу - соңгы хәбәрләр, алга таба коткарылганнар белән корбаннарның саны үзгәрүе ихтимал.
Төркия шахтасында һәлакәткә китергән сәбәпләр әлегә билгеле түгел. Хәзер табигый шартлар һәм кеше гаебе версияләре тикшерелә. Кичә Украинаның көньяк-көнчыгышында да яңа кеше корбаннары турында билгеле булды. Аларның кеше кулы белән үтерелгәнендә исә бернинди шик юк. Донецк белән Луганск Республикаларында Киев хакимияте тарафыннан көчләү һәм террор дәвам итә. Үлүчеләр хәрбиләр арасында да, тыныч халык арасында да бар. БМО һәм ЕС ярдәме белән, Киев җитәкчеләре бер милләт халкын бер-берсенә өстерүдән тәм табуын дәвам иттерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading