16+

Җир мае бетсә, нишләрбез?

Җир планетасы яралтылу белән, Табигать-анабыз үзенең балалары, ягъни кешеләрнең иркен, рәхәт, мохтаҗлыкларсыз яшәеше өчен нигез әзерли башлаган. Ул планетаны кеше өчен мөһим булган бөтен кирәк-ярак - чиста һава, уңдырышлы туфрак, сулыклар, үсемлек һәм җәнлекләр, җир асты байлыклары һ.б. белән тәэмин итеп бетереп, аларны бөтен Җир өслегенә бүлгәләп чыккан. Шуннан соң...

Җир мае бетсә, нишләрбез?

Җир планетасы яралтылу белән, Табигать-анабыз үзенең балалары, ягъни кешеләрнең иркен, рәхәт, мохтаҗлыкларсыз яшәеше өчен нигез әзерли башлаган. Ул планетаны кеше өчен мөһим булган бөтен кирәк-ярак - чиста һава, уңдырышлы туфрак, сулыклар, үсемлек һәм җәнлекләр, җир асты байлыклары һ.б. белән тәэмин итеп бетереп, аларны бөтен Җир өслегенә бүлгәләп чыккан. Шуннан соң...

Кешенең аң сәләте үсә бару белән, ул табигатьнең алдан әзерләп куйган җир асты байлыкларын да үз ихтыяҗларын кайгырту максатында куллана башлаган. Бүгенге заман кешесе, чиксез нәфесенең чакыруына ияреп, Җирне дә аркылыга-буйга өйрәнеп чыкты; аның өслегенең хәзинәләрен дә үз файдасына хезмәт итү эшенә җикте, аның эчләрен дә актарып, пыран-заран китереп бетерде; хәтта планетаның читенә дә чыгу юлын табып, космосны да үзләштерә башлады.
Башта үз балаларының һәр уңышын куанып күзәткән, әмма тора-бара кешенең артык кызыксынучанлыгы, нәфесен тыя алмавы үзен җимерә, харап итә башлауга китергәнен сизгән Табигать-анабыз хәзер безгә рәнҗемиме, балалары бәхетенә кылган тырышлыклары өчен үкенмиме икән?! Сулыклары пычранып беткән, чүп-чар астында калган туфраклары яраксыз хәлгә килгән, һавасында күпсанлы чир вируслары һәм бактерияләр очып йөргән, үсемлек һәм хайваннар дөньясы фәкыйрьләнеп беткән, җир асты байлыклары бетеп барган табигать безгә ачуланып, сыкрап ятадыр шикелле.
Кызганычка, байлыклары вәхшиләрчә таланып, хәзерге критик хәленә китереп җиткерелгән Табигать-анабызга беренчел гыйффәтлеген кайтару инде көчебездән килми. Әмма барлык кешелек дөньясы проблеманың җитдилеген аңлап, бергәләшеп табигатьнең юмартлыгына яхшылык белән җавап бирә башласак, күп хаталарны төзәтергә мөмкинлек бар әле. Минемчә, бу эштә җирне эчке ягыннан җимереп-кимереп баручы казылма байлыкларны табу һәм җитештерү мәсьәләсен хәл итүне беренче планга чыгарырга кирәк. Җәмәгатьчелекнең игътибарын табигатьнең пычрануы проблемасына юнәлтүгә багышланган сәхифәне җир асты хәзинәләре тар-мар ителүен ассызыклаудан башлыйк.
«Җир мае»ның файдасы һәм зыяны
Җир асты казылмаларының иң файдалысы - нефтьтер, мөгаен. Шул ук вакытта, нефть табигатькә, экологиягә чиксез зыян китерүчеләрнең берсе дә.
«Кара алтын»ның» табыла башлау тарихына күз салсак, ул безнең эрага кадәрге чорларга ук барып тоташа. Ул заманда нефтьне башта төзелештә, соңрак ягулык буларак кулланганнары турында дәлилләр бар. Әмма ул дәвердә «кара алтын»ны җир астыннан бәреп чыккан нефть коеларыннан гына алганнар, шуңа күрә ул җирнең төзеклеген бозмаган. Борынгы халык аның үзлекләре турында да белмәгән һәм нефть эшкәртелмәгән һәм чистартылмаган формада гына кулланылган.
1855 елда Америка химигы Силлиман нефтьтән янучан матдә - керосин аерып алып булганлыгын исбатлагач, аңа игътибар нык арткан. Сүз уңаеннан, бу ачышның китларның гомерләрен саклап калганлыгын искәртергә кирәк. Ул чорда иссез һәм төтенсез яна торган майлары өчен китларга залимнәрчә ау киң җәелдерелгән булган, шуның аркасында, китлар төр буларак аздан гына җир йөзеннән юкка чыкмый калган. Нефтьнең шул үзлеге вакытында ачылу гына әлеге су хайваннарының гомерләрен саклап калган.
Тора-бара «җир мае»ның (немецчадан нефть шулай тәрҗемә ителә) башка файдалы сыйфатлары да ачылган һәм бу күп илләрдә нефтькә зур кызыксыну уятуга китергән. Дәүләтләрнең ихтыяҗларын табигый коелардан бәреп чыккан нефть кенә канәгатьләндерә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч, аны җир астыннан эзләү һәм суырту эшләре башланган. 1848 елда Баку шәһәреннән ерак түгел урында, нефтьне дөньяда беренче тапкыр, җир өстенә бораулау ысулы белән чыгарганнар.
Тора-бара, Россия мисалында, башка илләр дә үзләренең аяк асларындагы «кара алтын»ны суыртып чыгарырга өйрәнгәннәр. Җентекләп өйрәнү нефтьнең тагын күпсанлы файдалы үзлекләрен ачкан. Аны җылылык энергиясе буларак кына түгел, машина ягулыгы, төрле майлар, башка химик матдәләр чыганагы итеп тә файдалана башлаганнар. Бүгенге заманда җирнең ул хәзинәсеннән башка тормышны күз алдына китерергә дә кыен, чөнки көнкүрешебездәге күпчелек әйберләр - асфальт, резина, каучук, синтетик тукымалар, пластмасса, полиэтилен, югыч матдәләр, буяу, лак, ашлама, агулар, шәм һ.б. күп нәрсәләрнең нигезендә нефть ята. Аңа «кара алтын» дигән атама да шул чиксез файдалылыгы аркасында тагылган да. Бүген исә «кара алтын» чын алтыннан да кадерлерәк, чөнки нефтьсез - киләчәгебез билгесез.
1970 елларга кадәр нефть табышының күләме ун ел саен икешәр мәртәбәгә арта бара, аннары темплар бераз акрыная төшә. Әмма табыш азаю нефтькә ихтыяҗ кимүгә бәйле түгел - аны ел саен миллиардлаган тонналап суырту җир асты запасларының нык кимүенә китерә. Үзләренең төп нефть бассейннарыннан нефтьне суыртып бетереп килүләре сәбәпле, күп дәүләтләр, шул исәптән Россия дә «җир мае»ның яңа табигый ятмаларын эзләү белән мәшгуль. Җир астының бу хәзинәсе кайбер илләрне сугышлар игълан итүгә кадәр дә китереп җиткерә. Мисал өчен, АКШ белән Гыйрак арасында 2003-2011 елларда барган сугышның төп сәбәбе, Америка белдергәнчә, Саддам Хөсәеннең режимын бәреп төшерү түгел, ә Гыйракның нефтькә бай җирләрен үзенеке итү булган, дип исәпли күп сәясәтчеләр. Төрле илләрдә нефть ятмаларына кереп җитүе бик читен булган урыннар да бар. Мәсәлән, Венесуэлада ул казылма байлык бик күп, әмма комлы токымнар аларга төшеп җитәргә комачаулый. Хәзер ул дәүләт хакимияте аны суыртуның яңа алымнарын өйрәнү белән мәш килә.
«Кара алтын»га шулай дөньясы белән ябырылу, запасларны чиксез талау нәтиҗәдә зур табигый проблемаларны да тудырды. Аның иң беренче булып үзен сиздерткәне җир тетрәүләр һәм туфракның утыра башлавы булды. Нефтьне суыртып алган урын нәтиҗәдә буш кала бит, ахыр чиктә, ул куышлыклар җимерелә һәм бу хәл җирнең тетрәвен китереп чыгара да. 1970 елларга кадәр нефть табышы буенча икенче урында булган һәм территориясендә 127 нефть чыганагы ачылган Татарстанда да әледән-әле җир тетрәүләр булып тора. Ул табигый, әмма кеше аркасында туган катаклизм республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халыкны аеруча борчый, чөнки нефть ятмалары да нәкъ тә шул җирләрдә.
Нефтьнең табышы белән бәйле экология проблемасы шушы булса, аның эшкәртелүе, кулланышы һәм күчереп йөртелүе вакытында табигатькә янаган куркыныч тагын да зуррак һәм җитдирәк. Нефтьнең җиргә һәм сулыкларга түгелүе аркасында инде күпме туфрак уңдырышсыз хәлгә килде, үсемлекләр, җәнлекләр, кош-кортлар һәм балыклар үлде. Җиргә түгелгән нефть шул урындагы туфракны гына яраксыз хәлгә китерсә, суга тамган бер тамчы гына нефть тә 25 литр суны сафтан чыгара.
Казылманың эшкәртелүе вакытында һәм аның ясалмалары булган төрле ягулыкларның яну процессында бүленеп чыккан газлар исә, шәһәрләрдә сулар өчен саф һава калдырмадылар дияргә дә мөмкин. Шәһәр халкы күптән шул химик реакцияләр нәтиҗәсендә һавага очкан шакшы матдәләрне сулап йөри. Ул хәл, үз чиратында, төрле куркыныч чирләрне тудырып тора. Әлеге газлар атмосфераның озон катламын да җимерә.
Беткәч, нишләрбез?
Нефтьнең сарыф ителеп бетә торган файдалы казылмалар рәтенә керүен дә истән чыгарырга ярамый. Моңа шатланырга да, кайгырырга да белмәссең. Бер яктан караганда, «җир мае»ның запаслары тәмамлангач, табигатьнең пычрануы кимеячәк, дип куанырга кирәк төсле. Әмма, икенче яктан караганда, көнкүрешебездәге күпчелек әйберләрнең составында булган «кара алтын»сыз нишләп бетәрбез? Төрле ил галимнәре ясалма нефть җитештереп маташалар бугай үзе. Әмма аларның нефтькә алмашлары «җир мае»ның соңгы тамчысы җирдән суыртылып беткәнче әзер булырмы һәм аның файдасы чын нефтьнекеннән ким булмасмы?
Әйе, нефть табышында уңышлар артыннан куган чакта, без ягулык дәрәҗәсенең күрсәткеченә күз салырга онытканбыз. Ул «нуль»гә омтыла икән ләбаса. Белгечләр исәпләп чыгарганча, нефть табышының күләмнәре киметелмәсә, Россиядәге «кара алтын»ның запасы тагын 21, АКШта - 11, Согуд Гарәбстанында - 72, Гыйракта исә 128 елга җитәчәк. Иң озакка Венесуэла түзәчәк, анда әле 234 ел буе кулланырлык нефть бар. Әмма, әйткәнемчә, ул илдә «җир мае»н суыртуны комлы токымнар кыенлаштыра.
Кызык: үзебез нефтьне табигатьне пычратуның төп сәбәпчесе дип чаң сугабыз һәм үзебез үк аннан башка яшәү кыенлашачагын аңлап, хәзердән үк кайгырабыз. Минемчә болай: табигатебез «исән-сау», һавабыз саф, суларыбыз чиста, туфрагыбыз уңдырышлы булганда, нефтьтән башка да яшәп булыр иде, мөгаен. Ясалма нефтьнең дә, файдалы гына түгел, экологик чиста булуына да ышаныч бар. Германия галимнәре аны агач эшкәртүдән калган калдык-постыктан ясап чыгару ысулын тапкан, хәзер исә гамәлияткә кертәсе генә калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading