Бүген үк тотып кияүгә бирер идем кызымны, - диде Мәүлидә апа, уфтанып. - Яше утыздан узды, эше дә бар, яшәр урыны да дигәндәй. Күңеле генә боек, китек димме шунда - тиң ярын таба алмый.
Мин җиңел генә: «Табылыр әле насыйбы», - дип, тел әйләндерә алмадым, Мәүлидә апа табын артында бәхәсне куертып та җибәрде:
- Мин дә шулай дия идем лә аны!.. Үзе кыз бала үстергән кешеләр мине аңлар аңлавын, әмма башкаларның аңлавына шикләнәм. Бик авыр бүген кыз баланы урнаштыру. Хәзер бит димләп, ипләп, йола буенча никахын укытып, пар мендәрләр белән кыз озату юк. Башта яшәп карыйк, диләр. Анысы нәстә була соң аның? Бөтен мир белән булып чыкканнан соң иргә чыгумы? Ана сүзен аяк астына таптап яшәп карады әнә минеке. Бер-ике айдан аерылыштылар, аннан икенче берәве белән ике еллап «яшәп карады». Холыклары туры килмәде, мин сиңайтим! Мин андый уйнашларга тешем-тырнагым белән каршы, әмма утыздагы балага акыл да өйрәтә алмыйм. Соңыннан, син генә боздың тормышымны, дисә, нишләрсең?! Әмма дөрес юлга бармыйбыз, җәмәгать, бетү юлына барабыз.
Яшьлек, юләрлек, фортуна
Никах күктә укыла, диләр инде анысы. Сабыр итеп, үз насыйбыңның юлыңа килеп чыгып, кулларына күтәреп алуы зур бәхет тә соң... Ә бәхет соңласа, нишләргә? Мәүлидә апа әйтмешли, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Саный китсәң, үземнең дә дус-таныш кызларым арасында да җитәрлек икән андыйлар - ул чибәрлекләре, булганлыклары дисеңме, ә тиң ярлары һаман юк. Яшьләре утызны узгач, чикерткә кебек тегендә-монда сикергәләп йөриселәре дә килми. Төнге клубка барасы килми («анда йокы килә башлый»); театр-кинога кыз эзләп килгән егетләр - уйдырма-миф, анда парлап йөриләр; очсызланып, социаль челтәрдә үз-үзеңне тәкъдим итеп утыру да туры килми. «Чөнки»ләр исемлеге елдан-ел саллылана, күңел үсми, үздәрәҗә аска тәгәри - һәм кемдер язмышына тулаем кул да селти.
Парыңны табып, кавышып гаилә кору өчен мин шәхсән акыл кереп бетә алмаган яшь вакытны атар идем. Хатын-кыз өчен бу аеруча мөһимдер. Ул вакытта булачак иреңнең кимчелекләрен дә күрмисең, дөньяга караучы алсу күзлегеңә тузан да куммаган, төптән уйлау дигәннәре дә җил куып йөри. Өйләнешү белән булган авырлыклар да яшьлек юләрлеге белән үтеп китә кебек. Хәзер кияүдә булмаган иптәш кызларымның йөргән егетләренә мөнәсәбәтен, шартларын тыңлап торган саен, заманында үземнең андый карашлар булмавына гаҗәпләнәм. Бүген булса, мин, бәлки, алардан да арттырып җибәргән булыр идем анысы, ә теге - кияүгә чыккандагы «мин»дә андый уйлар юк та юк иде инде. Әйткәнемчә, акыл кермәгән вакыт булган ул, яшьлек юләрлегенә рәхмәт!..
Икенчесе - мин һаман да ихлас рәвештә үзеңә насыйп яр дигән нәрсәгә ышанам. Шулай булмаса, җир шарының икесе ике читендә яшәгәннәр ничек кавыша, бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда әллә нинди вакыйгаларга тап буласың, бөтен киртәләрне җимерерлек көч булып, мәхәббәт кабына? Кайвакытта, бәлки, йөрәкне ишетү сәләте җитмидер безгә?
Фатирың бармы, машинаң йөриме?
Сорау арты сорау шул. Бүгенге яшьләрнең кайсы берсенең мантыйгы үзе бер фән булырлык: «Менә мин аны яратам, әмма фатиры, машинасы юк шул». Хан кызлары булса бер хәл әле - авылдан килгәннәр юкса, илле яшенә җиткән үз әтисенең дә дүрт тәгәрмәчле дусты юк. Ә нигә: «Егерме яшьлек егет ничек инде машиналы була ала?» - дигән мантыйк юк?! Тәрбиядән киләме бу чатаклык, замана чиреме - белгән юк. Әзергә бәзер килеп утырсаң, иртәгә үк моның турында үзеңә искәртәчәкләре турында да бераз уйларга кирәк ләбаса - бушлай сыр тәбедә генә ич ул!..
Егетләрне дә якларга җыенмыйм: аларның күбесе бүген тормышта җиңел юл, җайлы күтәрелеш эзләүчеләр, йомшаклыклары да юк түгел. Элеккеге ир канаты дигән гыйбарәне хәзер «хатын канаты»на үзгәртерлек - тормыш күбрәк хатын-кыз кулында, хатын-кыз җилкәсендә. Альфонслар буа буарлык, сырачылар адым саен, күп сөйләп, эш нәтиҗәсе булмаганнар җитәрлек.
Хатын-кыз белән ир кешенең җәмгыятьтә функцияләре үзгәрү белән бәйле галәмәттер, күрәсең - көчле хатын-кыз үзеннән дә көчлерәк ир-ат эзли. Ә ул юк. Шул нисбәттән, хатын-кыз, җигелеп, тормыш тарта, ирсез дә тормый ул, ирдә дә түгел...
Яшәп карыйк, үзебезне алдыйк
Һәр кешенең шәхси эше, Мәүлидә апа әйтмешли, утызның аргы ягындагы хатын-кызга акыл өйрәтү мәгънәсезлектер, әмма бит хәзер иренендә сөте кипмәгәннәр дә «яшәп карау» белән мәшгуль. Миңа калса, кемдә-кемдә - татарда бу гайре табигый күренеш инде. Ярый ла ул яшәп каравың хәерле никах белән бетсә. Ә аерылышу, җан яралары белән, каршы җенестән гайрәтең чигү белән тәмамланса?! «Яратырга килдек без бу җиргә», - дип җырлана мәгълүм җырда. Һәр кешегә насыйп булсын иде ул ярату. Ансыз яшәү дә, елмаю да, гомер дә мәгънәсез төсле. Әмма ул яратуның да мәгънәсе, матурлыгы, җетелеге югалмасын иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар