Мәктәпләр белән бергә югары уку йортларында да яңа уку елы башланды. Без кабул итү комиссияләре вәкилләре белән аралашып, быелгы абитуриент - бүген инде студентлар турында гәпләшеп алдык.
Казан федераль университеты
Лобачевский, Бутлеров, Симонов кебек бөек шәхесләрне тәрбияләп үстергән Казан федераль университетының мәһабәт колонналарына гашыйк булучыларның саны быел да бихисап. Альма-матерга быел Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 5265 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуларның 3710е - Казан, калган 1555е Алабуга һәм Чаллыдагы филиалларга бүленгән.
КФУның кабул итү комиссиясе бинасы тирәсендә су буе сузылып киткән чиратка без ияләнеп беткән инде. Гадәттәгечә, быел да бер урынга якынча 13 кеше туры килгән. Барлыгы 47 мең абитуриент КФУ студенты булырга теләк белдергән.
Университет белән Россиянең чит төбәкләреннән килгән абитуриентлар да кызыксына. Шуңа күрә быел «on-line», ягъни читтән торып гаризалар тапшыру очраклары аеруча артып киткән. Ерак Көнчыгыштан алып, көнбатышка кадәр 85 субъекттан абитуриентларның гаризаларын кабул иткәннәр. Ә студентларның иң зур агымы Идел буе регионына, аеруча Татарстан белән Башкортстанга туры килә.
Кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Иноненко белдергәнчә, быел укучылар арасында магистратурага укырга керергә теләүчеләр дә арткан. Студентлар бу төр югары белемне түләп укырга да риза. Шул исәптән коммерция бүлегендә дә урыннар арткан. Укырга керергә теләүчеләрнең БДИ буенча уртача балы узган ел 74,99 булса, быел 76,22гә кадәр җиткән.
- Республикада математика, физика, химия фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләре яхшы булмаса да, кабул итү комиссиясендә уртача бал артты. Аерым институтларда да шул сизелә. Мәсәлән, Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтында узган ел уртача балл 69,3 булса, быел ул сан 72,5не тәшкил итте. Филология һәм халыкара коммуникацияләр институтында 2014 елда - 73,6 балл булса, быел 76,9 баллга җитте, - дип белдерде Сергей Иноненко. Вузга керүчеләр арасында бердәм дәүләт имтиханнарында (БДИ) иң югары бал җыйган һәм олимпиадаларда урын алган 154 укучы кергән.
Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ)
Вуз студентлары арасында «КАИ - пуп земли» дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Башка уку йорты студентлары бу сүзне теш кысып кабул итә, ләкин каршы килә алмый. Чөнки институтның даны Казаннан алып Сахалинга чаклы таралган.
Быел уку йортында БДИның уртача балы КФУдагы кебек 69ны тәшкил иткән. Дәүләттән 1125 - бакалавриат, 493 - магистрлык, 35 читтән торып уку бүлегенә бюджет урыннары бирелгән. Техник вузга укырга керергә теләк белдерүчеләр саны да шактый. Бер урынга 12 кеше дәгъва кылган. Быел вуз абитуриентлары инженерлык һәм IT юнәлешендәге һөнәрләргә өстенлек биргән. Алар арасында машина төзелеше, лазер технологияләре, техник физика, мәгълүмати куркынычсызлык, радиоэлектроника, наноэлектроника кебек юнәлешләр популяр. Кабул итү комиссиясе белдергәнчә, сайлап алынган һөнәрләр арасында ниндидер күзгә ташланып торган лидерлар юк.
Безнең быел үз алдыбызга куелган бөтен өметләр дә акланды. Техник вузга иң көчле студентлар керде дип горурланып әйтә алам. Бездә яшьләргә җәй башыннан тәкъдим ителгән бөтен техник һөнәрләргә дә ихтыяҗ күп булды. Быел кабул итү комиссиясендә бары позитив динамика күзәтелде. Бу безнең өчен бик мөһим. Вузга көчле абитуриентлар җыймасак, укып бетергәндә көчле хезмәткәрләр чыгара алмаячакбыз, - дип белдерде КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов.
Казан дәүләт медицина университеты
Узган ел ак халатлы студентлар вузы 200 еллык юбилеен билгеләп узды. Уку йорты тугыз юнәлештә белгечләр әзерли. Шуларның һәрберсенә дә абитуриентлар теләп бара.
Медицина биохимиясе, дәвалау факультеты, педиатрия, теш табибы кебек юнәлешләргә конкурс аерата зур. Быел барлыгы 443 бюджет урыны бүленеп бирелде.
- Яңа төр документларны кабул итү системасы кертелүгә карамастан, вуз ул үзгәрешне артык сизмәде, - диде Казан дәүләт медицина университеты кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Светлана Цветова.
Уку йортында һәр юнәлештә уртача балл да төрле. Мәсәлән, дәвалау факультетында өч имтихан буенча да уртача 281 балл җыярга кирәк. Медицина биохимиясе юнәлешенә һәр имтихан 65 баллдан ким булмаска тиеш.
Казан дәүләт аграр университеты
Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев белем алган вузны да студентлар игътибарсыз калдырмый. Республика районнарыннан тыш, монда Башкортстан, Мари Эл, Ханты-Мансийск, Чиләбе кебек Россиянең башка төбәкләреннән дә киләләр.
Уку йорты быел 1300 кеше кабул итәргә әзерләнгән. Шуларның 630ы - бюджет урыннары. Иң зур конкурс инженер юнәлешендәге һөнәрләргә туры килә икән. Мәсәлән, транспорт-технологик машиналар эксплуатациясе һәм җир өсте техник-транспорт корылмасы юнәлешендәге һөнәрләргә бер урынга 14 кеше туры килә. Ә аграном һөнәренә бер урынга 9 кеше дәгъва кыла. Икътисад бүлегенә укырга керергә теләүчеләр дә күп, ләкин монда бюджет урыннары каралмаган. Укырга керүчеләрнең уртача БДИ баллы 60,39га җитә.
- Абитуриентлар башта ук кайсы уку йортына керергә теләгәннәрен тәгаенләштерсеннәр иде. Бу БДИ биргәндә дә зур роль уйный. Кайвакыт укучылар җәмгыять белеме буенча имтихан бирәләр дә минем инженер буласым килә дип йөриләр. Ә моның өчен физикадан БДИ бирергә кирәк бит. Шуңа да без укучыларга һөнәр сайлаганда игътибарлы булырга өндибез, - ди КДАУ кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фарсахова.
Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ)
КМТТУ - 2010 елда Россиянең 14 технологик университеты арасында беренчеләрдән булып «Сколково» фонды белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйган данлыклы вуз. Бу уку йортына 1873 бюджет урыннары бүленеп бирелгән.
- Быел да студентларны кабул итү узган елдагы кебек барды. Бөтен юнәлешләргә дә конкурс зур булды. Баллар да һәр юнәлештә төрлечә иде. Мәсәлән, Инновацияләр белән идарә итү институтының социотехник системалар факультетында иң түбән балл уртача 204, ә иң югары 250 балл иде. Нефть, нефть химиясе һәм нанотехнологияләр институтында Нефть һәм нефть химиясе факультетында иң түбән - 160, ә иң югары - 283 балл иде, - диделәр кабул итү комиссиясендә.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Республика күләмендә төзелеш эшләре актив барган вакытта архитектура-төзелеш университеты сукмагында да студентларның эзе суынмый. Вузның төзелеш, архитектура һәм юл төзелеше юнәлешендәге факультетларында укырга теләүчеләр күп икән.
Быел бакалавриат һәм магистрлар өчен көндезге бүлеккә 1953 бюджет урыны бүлеп бирелде, - дип белдерделәр кабул итү комиссиясендә.
Эшче һөнәре дә популяр
Казан 2019 елга үзендә «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрү хокукы алгач, әлеге төр һөнәрләр дә студентлар арасында тагын да популярлашып китәчәкләре шиксез. Мәсәлән, Төзелеш көллиятенең бер студенты Бразилия киңлекләре белән танышып кайткан. Казанда булачак чемпионатка да алар инде яшь катнашучылар әзерли башлаган.
Бездә иң популяр һөнәр ул - бина һәм корылмаларның төзелеш эксплуатациясе. Бер урынга биш кеше туры килә. Иң беренче чиратта студентның үзендә теләк, ихтыяр көче булырга тиеш, диләр кабул итү комиссиясендә.
Медицина көллиятендә укырга керүчеләр саны да җитәрлек. Көллияттә иң соралган белгечлек шәфкать туташы эше. Быел дәүләттән барлыгы 485 бюджет урыннары бүленеп бирелгән. Шул исәптән иң күп урыннар шәфкать туташы белгечлегенә каралган. Ә ортопедия стоматологиясенә бюджет урыннары бөтенләй юк икән, аңа карап әлеге факультетка укырга керергә теләүчеләр саны кимеми.
Комментарийлар