Шәһри Казан

«Итәк сугышлары»

Тукмаклашу, дөмбәсләшү, борын җимерү ир җенесенә генә хас нәрсә кебек иде. Әмма бүгенге заман гүзәл заты башка начар сыйфат-гамәлләр белән беррәттән, егетләрнеке генә булып тоелган бу яман гадәтне дә тәмам үзләштереп бетерде. Аракы чөмереп, тәмәке пыскытып, авыз тутырып сүгенеп, дөнья бетереп сугышып йөрүче кызлар гүзәл затлар исеменә лаек була аламы...

Реклама

Хәзер инде гадәти
Бер танышым - Казан кызының телефонында рәсемнәр, сурәтләр, видеоязмаларын карап утырам. Бер видеоны ачкан идем, анда пыр тузынып, ике яшь кыз бала сугышып маташа. Кызлар бер-берсенең чәчләреннән өстериләр, йөзләрен тырныйлар, сугыналар, тибешәләр, тәмам үлем өчен көрәш барган төсле. Кинәт берсе икенчесен чалып егып, башта эченә тибә, аннары башын асфальтка бәрә башлады. Шулчак җиңелеп баручы кызга ярдәмгә дус кызы ашкынып, аның өстенә менеп атланган теге кызны бәреп төшерде. Моны күреп, ул кызга да тагын берсе килеп ябышты. Нәтиҗәдә, тукмаклашучы кыз балаларның саны инде дүртәү булды. Кырыйдан үтеп баручы бер абзый кызларны килеп аермаса, бу сугыш балаларның берсенең яки икесенең кымшана алмыйча, җирдә ятып калуы белән тәмамланыр иде, мөгаен.
Телефон хуҗасыннан видеоның аңа ничек килеп эләккәнен сорыйм. «Әй, классташларым бу. Беркөнне мәктәп ишегалдында сугыштылар», - ди ул. Минем аптырап калган йөземне күреп, танышым бу тукмашуның башлану сәбәпләрен дә аңлатып бирә. 8 нче сыйныфта укучы ике кыз бер егетне бүлә алмаганнар, бәхәс мәктәп коридорында сугыша башлауга китереп җиткергән. Мәктәп стеналары эчендә тәртип бозуны күреп, директор кызларны урамга куып чыгарган. Мөнәсәбәтләрне ачыклау мәктәп ишегалдында дәвам иткән. Башка укучылар «янып торган учакка утын өстәп», кызларны әйдәкли-котырталар, бу «кызык» манзараны телефоннарына төшергәннәр.
Бу вакыйга инде каядыр 5-6 элек булды. Миңа, шәһәргә авылдан укырга килгән егеткә, ул чакта бу хәл чиксез кыргый нәрсә булып тоелды. Ә 8 нче сыйныф баласы: «Әй, пүчтәк!» - дип кенә тора. Авыл «бәрәңгесе»нә ят булган бу күренеш шәһәр өчен ул вакытта ук гадәти әйбер булган инде.
Хәзер андый эчтәлекле видеоларны интернет диңгезендә бихисап табарга була. Аларның күбесе бер рәвешле: кызлар канга батканчы сугыша, моны күзәтеп торучы егетләр, кызларны аерасы урынга, аларны котырта-котырта, барысын да видеога төшереп баралар.
Кызлар сугышта рәхимсезрәк
«Итәк сугышлары» турында хәзер яңалыкларның икесенең берсендә күрергә була. Бүгенге заманның ул яңа афәтен барлыкка китерүче сәбәпләрне ачыкларга тырышуга, ул әхлаксыз күренешне анализлауга багышланган тапшырулар да байтак. Ни өчен сугыша соң кызлар кыз башлары белән? Берәр егетне бүлә алмыйча, ычкындырылган мыскыллаучы сүз аркасында, исерек баштан һ.б. Бәхәсләрнең кабынып китүенең сәбәпләре егетләрнекеннән әллә ни аерылмый. Әмма егетләрдән аермалы буларак, кызлар, бар дөньяларын онытып, бер-берләрен аямыйча, ахыры турында кайгыртмыйча тукмаклаша, ул сугышулар күпкә кансызрак, рәхимсезрәк булырга мөмкин. Тугызынчы сыйныфта укучы кыз баланың дус кызын яратып йөргән егетенә көнләп, пычак белән ике бармагын кискәне; аңа кадәр аерылмас дуслар булган кызларның, нәрсә аркасындадыр талашып китеп, берсе икенчесенең тәнен тәмәке төпчеге белән пешереп-тишкәләп бетерүе; тагын бер кызның икенчесен көз көне анадан тума чишендереп, салкын суга керергә мәҗбүр итүе турындагы вакыйгаларны ишеткән бар.
Халык үз вакытында: «Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи», «Кыз байлыгы - күркәм холык», - дигән мәкальләр иҗат иткән, шагыйрьләр кызларны күктәге йолдызларга тиңләп язганнар, җырларда кызлар кызарып пешкән җиләкләр белән чагыштырылган. Аллага шөкер, андый кызлар күпчелек әле. Әмма булачак әниләр арасында «тавык пәхриләр», «сугыш чукмарлары» да хәзер байтак. Кеше оялганда, аның йөзенә кызыллык йөгерә. Кыз кеше оялчан булырга тиешлегенә ишарәләп, кызларны «кызлар», дип атаганнардыр да. Исемегезне аклагыз, гүзәл затлар!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: