Шәһри Казан

Карыйсы иде татар киносы...

Казаннан Лениногорскига барам. Юл буе авыл исемнәре язылган күрсәтмә такталары тырпаеп утыра: Кутлушкино, Муслюмкино, Шахмайкино, Чертушкино... Шунда бу якларга беренче тапкыр гына килеп чыккан берәр кеше «Шахмайкиноның тәрҗемәсе ничек?» - дип сораса, ни дип аңлатырмын икән? Шахмае Шахмай инде аның, ә менә киносы...

Реклама

«Чукчафильм» бездән калыша
Бер кызыклы хәл искә төште. Безнең авылда бер ир белән хатын әрләшә икән. Ирнең әйтер сүзе калмагач, хатынына: «Паразитская потроха син!» - дигән ди. Хатыны моның ни икәнен белмәгәч, күрше абзыйдан кереп сораган. Тегесе уйлап торган да: «Паразиты паразит инде аның, ә менә потрохасы бер дә начар сүзгә охшамаган», - дип, тынычландырып чыгарган тегене. Шуның төсле, Шахмае Шахмай инде аның, йә берәр кеше исемедер, ә киносы да бит начар сүз түгел. Сүзен сүзгә тәрҗемә итсәң, Шахмай киносы яки Шахмай фильмы була. Берәр инглиз-мазар булса, туры мәгънәсендә аңлап: «Вау, Шахмай Продакшн!» - диячәк инде.
Һәрбер авылның атамасы үзе бер тарих. Елганың борылып, кәкрәеп киткән җирендә авылга нигез салучылар аңа Кәкре Елга дип исем биргәннәр, яки сазы сары булганга, Сарсаз дигәннәр. Күп кенә авылларның барлыкка килү тарихын укып караганым бар, дәлилләрлек мәгълүматлары булмаганда, үзләре дә белмәгән нәрсәләрне тарихчылар «шулай булса кирәк» дип кенә үтеп китә. Мин дә, теге инглизнең башын бутап: «Кинога төшерүчеләр Шанхайдан килгәннәр булса кирәк, җирле халык үз теленә яраклаштырып, «Шахмай»га үзгәрткән», - диячәкмен. Теге блокнотына язып өлгерми, мин тагын: «Киноның кайбер күренешләрен күрше Чертушта төшергәннәр, шунлыктан ул Чертушкино дип атала. И, исең киткән икән, дим мин аңа, бездә андый «байлык»ны саный китсәң! Әнә тегендәрәк Утяшкино, бераз барып уңга борылсаң, Сиренькино, аннан ары Туйметкино. Ә Афонькинолар икәү!» - дип өстим. Инглизем минем сүзләрнең соңгы өлешен генә кайтарып сорый: «Афонькино-2?» «Убить Билла-2» белән җенләнгән инглиз бу. Нишләп соң әле бер генә булырга тиеш? Берсе - чуашларныкы, икенчесе -мукшыларныкы, һәркемнең үз киносын төшерәсе килә! Бер үк Афоня нигезләгән бу «кинокомпания»ләрне. Бер төркем чуашлар хәзерге Нурлат тирәсендә «кино төшереп» йөргәннәр: Фомкино, Иглайкино, Илюткино, аннары Аксубай биләмәләре башлана: Тимошкино, Иляшкино, аннары татарныкылар: Старое Ибрайкино, Новое Ибрайкино... Һәр авылның үз «Продакшн Пикчерз»ы!
Бу авылларның «мулла кушкан» исемнәре шул рәвешле русчага яраклаштырылганын бер генә чит ил кешесе дә аңламаячак. Аны хәтта чукчалар да аңламый, Алтай, Ханты-Мансийскидагы торак пунктларның аталышы үзгәрешсез калган. Бу өлкәдә «Чукчафильм» бездән калыша.
Әдәмсәне инглизчә дә, нимесчә дә әйтеп була, русча әйтеп булмый, күрәсең, шуңа күрә ул Утяшкино. Чуаш Сәрнәсе дияргә дә җайсыздыр, шунлыктан ул да Чувашская Сиренькино. Авылга кергәндәге күрсәтмә тактасына әллә язып бетермәгәннәр, әллә буяу беткән, Чув. Сиренькинс дип кенә куйганнар. «Пикчерз» белән яңгырашлы. Ә менә авызыңны тутырып, «Шахмай» яки «Чертуш» дияргә ни комачаулый? Татарчасы-урысчасы бер үк булыр иде. Ул чагында кино булмый инде, киносыз калабыз!
«Шундый милләт тә булган, кинолары булмаган...»
Татар киносы дигәннән, ул бездә чынлап та юк дәрәҗәсендә. Юк и вәссәлам шуның белән! Юк икән, бернинди мәшәкать тә юк. Казанның меңьеллыгы якынлашкан көннәрдә беренче татар киносы турында сүз булып алды. Аны тәкъдим итү дә булган, ләкин аны халыкка карау бәхете тәтемәде. Күп кенә сәнгать белгечләре, драматурглар әйтүенчә, әлеге фильм өметне акларлык булмаган, имеш, аның режиссеры бездә туып үсмәгән, шунлыктан ул татар халкының үткәнен тасвирлап бирә алмаган. Унбиш ел буе көткән эшнең нәтиҗәсе булмагач, уфтанып та куйдылар. Уфтанырлык шул, унбиш ел аз гомер түгел. Үзбәкстанда елына унбишләп кино төшерелгәнен исәпкә алсак, мондый олы бәйрәмгә алар 225 фильм әзерләр иде. Болары әле дәүләт тарафыннан төшерелгәннәре генә, моңардан тыш шәхси компанияләр булганын да истән чыгармаска кирәк. Ә Һиндстанда бер кино төшерү өчен ике-өч атна, күп дигәндә, бер ай вакыт кирәк икән. Бер селтәнүдә унбиш кешене егып салган Мидхун Чакраборти кинолары бик үк югары профессиональ дәрәҗәдә булмаса да, заманында аларны карарга халык абына-дөбенә чаба иде. Әкиятен әкият, тик зәвыклы әкият. Шушы кинолар аша без Һиндстандагы тормыш-көнкүрешне азмы-күпме күз алдыбызга китерә алабыз, һәркем анда барып кайта алмый. Кино ярдәме белән дөньякүләм танылу, милләтне таныту бара. Әгәр без дә татарны бөтен дөньяга танытырга телибез икән, бу өлкәдә эшлисе дә эшлисе әле.
Соңгы арада һәвәскәр татар режиссерларының фильмнары дөнья күрде күрүен. Бер-ике тамчы гына булса да, бу барыбер безнең күлгә тама, әлбәттә. Әмма көнкүреш проблемаларын яктырткан, «өчпочмаклы» гыйшык уеннарына кайтып калган бу фильмнарның милли йөзе юк һәм алар бернинди дә яңалык алып килми. Сыйфат ягына килгәндә дә яхшыга өметләнәсе генә кала. Бүгенге тормышны тасвирлаганда, бүгенге тел белән сөйләштерергә кирәктер геройларны. Аннан соң, телебезгә ныклап кереп утырган чит сүзләрне кем ничек булдыра, шулай тәрҗемә итә, аның төгәл генә уртак бер өлгесе кайчан булыр икән? Кулыңа татар теленең аңлатмалы сүзлеген тотып, кино карап утырып булмый бит инде. Үзебезнең кино булгач, ул телне үстерүгә, баетуга өлеш кертергә тиеш диярләр. Килешәм. Ләкин моңа унбиш елга бер фильм төшереп кенә ирешеп булмый. Өлкән яшьтәгеләрнең телен хәзер үзгәртеп булмый инде, ә менә сабыйлар өчен үзебездә эшләнгән мультфильмнар гына булса да, моның нәтиҗәсе күренер иде.
Әллә кайларга кереп кителә. Шахмай «кино»сы турында гына яза башлаган идем югыйсә. Ә нәрсә, бу авыл хакында, гомумән, теләсә кайсы авылның тарихы турында фильм эшләп булмас идеме әллә? Теләк булганда, әллә нинди дөньякүләм танылырлык илаһи әсәрләр иҗат итеп булыр иде: Үткәннәрсез булмый, ярамый да. Атаклы режиссер Никита Михалков татар киносы турында болай дигән иде: «Ул милли хис белән сугарылырга һәм халыкның тарихын чагылдырырга тиеш. Шулай булган очракта гына татар киносы дөньякүләм аренада үзенә урын дәгъвалый ала».
Татарның үз йөзен танытырлык фильмнар эшлисебез килә икән, бәлки, күршеләрдән дә ярдәм сораргадыр? Тәҗрибәле режиссерларның дөньякүләм танылу алган башка ил актерларын чакыруы дөнья практикасында киң кулланыла, моңардан кино төшерүчеләр оталар гына. Ә безгә көтәргә генә кала. Шундый милләт тә булган, кинолары булмаган, дип, документаль фильм эшләгәнне...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: