16+

Кайсы чын, кайсы ялган?

Моннан дүрт ел элек Кытайда ялган дару ясап, аны Нигериягә саткан 6 кешене үлем җәзасына хөкем иткәннәр иде. Моның фәлсәфәсе гади - үләсең килмәсә, ярамаган эш белән шөгыльләнмә.

Кайсы чын, кайсы ялган?

Моннан дүрт ел элек Кытайда ялган дару ясап, аны Нигериягә саткан 6 кешене үлем җәзасына хөкем иткәннәр иде. Моның фәлсәфәсе гади - үләсең килмәсә, ярамаган эш белән шөгыльләнмә.

Их, мин әйтәм, бездә дә шул Кытай законнары булсачы! Мәсәлән, бүген Казан урамнарына күз салсаң, бөтен шәһәр халкы авырыйдыр сыман булып тоела башлый. Адым саен даруханә. Бер үк тукталышта, бер берсеннән ун-унбиш метр арада өчәр-дүртәр даруханә урнашкан.
Әлбәттә, аларның «чисталыгын» республикадагы Дару товарларының сыйфатын һәм сертификатын контрольдә тоту үзәге күз уңыннан ычкындырмый. Куркыныч дарулар турындагы мәгълүмат махсус базада саклана. Ялган дарулар очраса, алары бик тиз юк ителә. Ләкин, шайтан алгыры, күп кенә ялган даруларны халык, алар ачыклап өлгергәнче, инде рәхәтләнеп куллана башлаган була.
Бу язманың «кайсы чын, кайсы ялган» дип аталуы да очраклы түгел. Дөресен әйткәндә, әлеге сорауга Россиянең дару базарында әле һаман да төгәл җавап бирә алган кеше юк. Гомумән, бу тармак инде күптән бәйдән ычкынды. Һәм криминал бизнес өлкәсендә ул хәзер табыш китерү буенча наркотиклар белән корал сатуны да узып китте. Әлбәттә, бүген күпләр, мәсәлән, эч киткәннән дару эчкәч кинәт баш авырта яки күзләр элҗе-мөлҗе килә башласа, моның ялган дару нәтиҗәсе булырга мөмкин икәнлеген аңлый. Тик моны ничек исбатларга һәм ялган дару ясап сатучыларны ничек фаш итәргә икәнен белми.
Ялган даруларга каршы полиция, табиблар, «Росздравнадзор» даими көрәш алып бара. Ялган дару ясап сатучыларга иректән 6 елга мәхрүм ителү дә каралган. Ләкин бу әгәр дә ул даруны кулланган кеше үлгән очракта гына. Тик авыручы кешеләр күп вакыт ялган дарудан түгел, ә үпкә ялкынсынуыннан, рактан, йөрәк өянәгеннән үләләр, чөнки ялган дару дәваламый. Әгәр дә ул чын булса, кешене бәлки коткарып та калып булыр иде. Ләкин моны гадәттә исбатлау да мөмкин түгел. Шуңа күрә, бездә ялган дарулар буенча кузгатылган җинаять эшләре һәм соңгы берничә ел эчендә бу төр җинаятьтә гаепләнеп төрмәгә утыртылучыларны да бармак белән генә санарлык.
Ә ялган дарулар даруханә киштәләреннән юкка чыгарга җыенмый. Хәзер барысы да аларны ничек чыныннан аерырга дип баш вата. Күп кенә ялган дарулар брэнд, ягъни иң популяр даруларга охшатып ясала. Мәсәлән, «Колдрекс» яки «Эфералган» кебек даруларны халык, ялганмы ул түгелме, кырылып ала, чөнки аларның кайсы чын, кайсы ялган икәнен аеру мөмкин түгел - каплары, кыяфәтләре бер үк. Ачыклау өчен махсус экспертиза үткәрергә кирәк. Тик бу очракта, анализларның катлаулылыгына карап, 3-5 мең сум тирәсе акча түләргә туры киләчәк.
Полиция күптән түгел генә Санкт-Петербургта зур гына бер күпләп сату предприятиесендә ялган дарулар ясаучы цехка тап була. Анда төннәрен «Терафлю» дигән дару җитештергәннәр һәм ул соңыннан бөтен Россия буйлап даруханаләр аша таратылган.
Ялган препаратларның даруханәләргә эләгүендә кем гаепле? «Росздравнадзор» өчен, мәсәлән, инде күптән баш авыртуы булып күпләп сату компанияләре тора. Алар дару базарында арадашчыларның тулы бер челтәрен оештырганнар. Даруханәгә килеп эләккәнче, препаратлар, алып сатыла-сатыла, әллә ничә кул аша үтә. Һәм монда иң борчыганы - даруның ялган икәнлеге ачыкланган очракта да аның очын табу инде мөмкин булмый диярлек. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген дару базарындагы препаратларның 10 процентка якыны - фальсификат. Һәм алар аны җитештерүчеләргә елына 40 миллиард (!) доллар табыш китерә.
Ялган дару проблемасы ул - барлык илләргә дә хас нәрсә. Мәсәлән, статистика материалларыннан күренгәнчә, сатылган даруларның күпме өлеше фальсификат булуын раслаучы берничә мисал:
- АКШта бу 3-5 процент тирәсе;
- Колумбиядә инде ул рекордлы дәрәҗәгә җитә - 40 процент;
- Украинада төрле төбәкләрдә 20 проценттан 50 процентка кадәр булырга мөмкин.
Кыскасы, ялган даруларны бөтен җирдә дә ясыйлар. Аеруча Һиндстан, Нигерия, Пакыстан бу өлкәдә лидерлар. Соңгы елларда бу исемлеккә Россия белән Кытай да килеп кушылды. Фальсификатлар арасында күпчелекне чит илдә эшләнгән антибиотиклар, йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, бавыр һәм эчәк авыруларына каршы дарулар тәшкил итә. Алар кыйммәт һәм саткан очракта табышны да күбрәк китерә. Шуңа күрә, Россиядә хәлне азмы-күпме җиңеләйтү өчен, 2020 елга кадәр кеше тормышы өчен аеруча мөһим булган даруларның 90 процентын үзебезнең илдә җитештерү бурычы куелган.
Ялган дарулардан котылу өчен Россиядә үткәрелә торган тагын бер чара игътибарга лаек. Быелдан башлап бездә даруларны электрон рецепт белән бирү системасы кертелә башлый, ягъни авыру кешегә даруханәгә килеп, үзенең полисын күрсәтү дә җитә. Аңа табиб куйган диагноз һәм ул билгеләгән дару исеме шунда ук компьютер экранында пәйда була. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат технологияләре департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Сафронов әйтүенчә, система инде эшкә җибәрелгән. Һәм ул һәрбер даруханәдә булсын өчен, вакыт кына кирәк. Кыскасы, алга таба традицион кәгазь рецептлар бетерелә.
Бер үк вакытта дару сатып алучы кешегә әлеге препарат турында берничә секунд эчендә тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге дә тудырыла. Моның өчен аңа үзенең мобильнигына Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан махсус программа күчереп яздыру гына кирәк. Теләсә кайсы даруның кабында штрих код бар. Һәм аны телефонга яки айпадка фотога төшереп алу белән, программа ул штрих кодны секунд эчендә «укый» һәм дару турында бөтен мәгълүмат экранга чыга. Анда хәтта аны ничек кулланырга кирәклеге дә күрсәтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, программа бушлай, ягъни аны күчереп яздырган өчен акча түләргә кирәкми.
Роман Сафронов фикеренчә, электрон рецепт пациентка даруның чынмы, әллә ялганмы икәнлеген аерырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы кызык: фальсификат даруларга каршы көрәштә кайсы ысул нәтиҗәлерәк, кытайларныкымы, әллә безнекеме? Бүген моңа кистереп җавап бирүе кыен, чөнки бездә бит әлегә үлем җәзасына мараторий.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading