Хәмернең зыяны хакында күпме генә сөйләшсәк тә сүз бетмәс. Ул - мәңгелек тема. Бигрәк тә Россия халкы өчен. Эчкечелек һәм шул сәбәпле килеп чыгучы күптин-күп бәлаләр санын киметү өчен, Россия хөкүмәте инде яңа кануннар да чыгарып карады, әмма әлеге кануннар да, төнге җинаятьләрнең кими төшүен исәпкә алмаганда, күбрәк Дәүләт Думасының...
Сату азайган, имеш
Чаллы шәһәрендә исә агымдагы елның 9 ае эчендә исерткеч эчемлекләр сату - 4, ә аракы сату 16 процентка кимегән. Бу - рәсми хәмер сату нокталарының саны 30дан алып 435кә кадәр артуны исәпкә алганда. Хәер, Чаллы халкы барыбер дә, Татарстан буенча гомумән исәпләгәндә, күбрәк эчә. Биредә һәм Казанда быел җан исәбенә елына 13,1 литр хәмер туры килә. Узган ел бу күрсәткечләр 13,7 һәм 14,8 литрны тәшкил иткән. Узган ел республикада җан исәбенә 13,5 литр булса, быел бу күрсәткеч 11,8 литр булып калган. Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Арсланов җиткерүенчә, сентябрьдә, узган елгы белән чагыштырганда, хәмер сату 13 процентка кимегән, ә 9 айлык кимү динамикасы 9 процентны тәшкил итә. Хакимият моны әлеге дә баягы яңа социаль программалар, төнлә аракы сатуны тыюның нәтиҗәсе, шулай ук хөкүмәтнең сәламәт яшәү рәвешенә, спортка биргән зур игътибары дип бәяли.
Канундагы тишек
Базарда катнашучылар һәм экспертлар исә башка төрле фикердә. Алар, бу чараларның нәтиҗәсе ташка үлчим, ә үзебездә җитештерелүче хәмергә ихтыяҗ кимү - контрафакт һәм суррогат хисабына компенсацияләнә, дип исәпли. Кыскасы, хәмергә күзен акайткан Россия агайларын алай ансат кына азрак эчә башларга өйрәтеп булмый. Әнә бит, Горбачев үз вакытында «коры канун» керткәч тә күпме ирләр «денатурат», «лосьон», «тройной одеколон» кебек хәмерне алыштырырдай, исерткеч куәткә ия булган препарат төрләренә күчеп яндылар, агуландылар. Сәламәт яшәү рәвеше күпме генә пропагандаланса да, хәзер дә ситуация шуңа таба бара. Шуны аңлап, берничә атна элек Матвиенко, Россия халкын агулыйбыз, дип белдерде. Медведев исә, бөтен министрлыкларга һәм ведомстволарга, таможня союзы кысаларында, акциз бәяләрен нигездән үзгәртергә кушты.
Агыла да хәмер, агыла...
Ихтыяҗ булганда, сатучылары да табылып кына тора. Үзебездә җитештерелгән «яшел елан» гына җитми, әле читтән дә кертү җаен карыйлар. Менә соңгы вакытларда Татарстан базарына Казахстан контрабандасы кереп тулган. Аны республикабыз киңлекләрендә яңа ысул - челтәрле маркетинг юлы белән җәелдерә башлаганнар икән. Арслановның сүзләренә караганда, рәсми сатуда кимегән процентларның яртысы шуның исәбенә тулыландырыла. Хәзер казах аракысын күмәртәләтә 30-60 сумнан турыдан-туры ташыйлар. Анда иң арзан легаль аракы бәясе нибары 70 сумны гына тәшкил итә. Кыскасы, ярымлегаль казах аракысы Россиянең үзендәге легаль булмаган аракыны кысрыклап чыгара бара. Ул башта Кама аръягы зонасында, Башкортстан белән Баулы, Азнакай чикләренә җитсә, аннан Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр буенча да тарала башлый. Аны кибетләрдә сатмыйлар, таныш-белеш яки таксистлар аша гына клиентка китереп тапшыралар. Туй, юбилей кебек массакүләм чаралар вакытында ул елга урынына ага. Шәхсән үзем ике ел рәттән Татарстан делегациясе составында Казахстанга Сабан туе оештыруда катнашырга сәфәр кылам. Шул сәфәрдәге иптәшләрнең бар белгән эше - Татарстанга күбрәк Казахстан коньягы төяп кайту. Һәркем берничә шешәсен үзе өчен алса, шуңа өстәп, дусларына, туган-тумачасына бүләккә дип тагын өсти. Кайбер әрсезрәкләре әле, үзләре өчен хәмер алмаучылар белән сөйләшеп, аларның капчыкларына да кеше башына рөхсәт ителгән күләмне тутырып чыгарга тырыша.
Күзне акайтучы бәяләр
Элеккеге Союздаш республикада бит хәмер бәяләре бездәгесе белән чагыштырганда бермә-бер очсызрак. Өстәвенә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, таможня чикләре дә ачылды. Ә Казахстан, ни дисәк тә, хәмер сөючеләрнең кесәсенә ат бәяләре белән суга торган кануннар кабул итмәде, киресенчә, күршесенә сатар өчен җитештерү күләмен генә арттырды. Россиядә исә, ярты литр аракы бәясенең ел башында 125 сумнан 170 сумга кадәр үсүе, ягъни кинәт 36 процентка күтәрелүе моңарчы тарихта күрелмәгән хәл. Бу әле соңгы чик түгел, берничә айдан аның бәясе 230 сумнан да артып китәргә мөмкин, диләр. 2016 елда, акциз программасы нигезендә, ул 300 сум торырга тиеш. Ә бит бездә аракы 100 сум торган чагында да, ул, уртача хезмәт хакы белән пропорциядә, Европа илләрендәге күрсәткечләрдән 4-5 мәртәбә кыйммәтрәк иде. Татарстандагы гади эшче кимендә 10-12 мең сум акча алып эшли дип исәпләсәк, бүген ул айлык хезмәт хакына 200 сумнан 50-60 шешә аракы алырга мөмкин. Германия «хәерче»се исә, эшсезлек буенча бирелүче 1 мең евро пособиесенә 4,5 евро торучы иң арзан аракыны 200 шешә алып куя ала.
Хәмер сатып казна баетабыз
Федераль һәм төбәк алкоголь базарының тикшеренү үзәге (ЦИФРРА) директоры Вадим Дробизның әйтүе буенча, 2001 елда газ һәм нефть бәясе 15 процентка үсеш кичерү сәбәпле, 2008 елда кинәт башланган кризиска кадәр, хөкүмәт алкоголь базарына аерым игътибар бирмәгән. Ә аннан, административ реформа ярдәмендә, алкоголь продукциясе җитештерүче оешмалар эреләндерелеп, дәүләт аларны финанс контроле астына ала. Хәмергә каршы кампания уйлап табылып, акцизлар башта сыра сатуда өч мәртәбә күтәрелә. Шул юл белән, елына якынча 80 литр сыра эчүче россиялеләр хисабыннан, хөкүмәт 2010 елда 30 миллиардлык табышны 90 миллиардка җиткерә. Ә хәзер шул ук схема көчле алкоголь продукциясенә карата кулланыла.
Әйе, спорт корылмалары төзеп, дөньякүләм дәрәҗәдәге төрле уеннар үткәрү, тамашалар ясау гына, асылда, гади халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрми, кесәләрен калынайтмый шул. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен дә хәмернең кыйммәт булуы гына хәлиткеч роль уйнамый. Теләсә кайсы ил халкын айныта алырдай бердәнбер юл ул - ислам дине, халыкның иманга килеп, хәмердән бөтенләй баш тартуы. Бу хәмер бизнесына бары шулай гына нокта куеп булыр иде. Әмма безнең ил өчен иң яманы - хәерче исерекләрнең айнуы булырга мөмкин...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар