Россиядә наркотик кулланып караучылар саны 18 млн чамасы, шуларның 8 миллионы энәдә утыра, наркотик кулланучыларның уртача яше - 16-18 яшь. 16 яшькә кадәрге балалар 20 процент тәшкил итә.
Суицид. 2016 елда Россиядә үз-үзенә кул салган балалар саны 57 процентка арткан. Бу хакта «Московский Комсомолец» газетасы (20.03.2017) хәбәр итә.
Җинаятьчелек. Эчке эшләр министрлыгы статистикасы күрсәтүенчә, 2017 елда балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаять очраклары 22 процентка кимегән. Ләкин аеруча кансызлык күрсәтеп кылынган авыр җинаятьләр һәм үтерүләр саны арткан.
Ярлылык. Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, 2017 елның беренче кварталында хәерчелектә яшәүчеләр саны 22 миллионга җиткән. Бу - Россия халкының 15 проценты дигән сүз.
Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, соңгы ун елда 14 яшькә җитмәгән авыру балалар саны 50 процентка арткан. 14-17 яшьлекләрнең чирлеләре 64 процентны тәшкил итә. Моның төп сәбәбе итеп һәртөрле стресслар, дөрес тукланмау, даруларга һәм профилактикага акча җитмәү күрсәтелә.
Теләсәң, әле тагын озак санарга мөмкин. Әмма картинаны күзаллау өчен шушы да җитә. Ә бүгенге шау-шуларга карап, болай дияргә генә кала: «Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз хет наркоман, хет җинаятьче, хет чирле булсын, алар хет ярлылык чигенә җитсен яки үз-үзенә кул салсын, бу - мөһим түгел. Иң мөһиме - алар үзләре яшәгән республика халкының телен генә өйрәнмәсен! Балаларыгызны шуннан саклагыз.»
Бар урыс та бер түгел
«Урыс мәдәниятен яклаучы» дип аталган оешмалар йогынтысына бирелгән ата-аналар шовинизм йоннарын кабартып торса да, урысларның барысы да бер төрле генә түгел.
Балаларын махсус рәвештә татар мәктәпләренә биреп, татар телен өйрәнүләрен ихлас күңелдән теләүчеләре дә бик күп.
Моның берничә төрле сәбәбе бар икән. Иң төп сәбәпләрнең берсе - татар мәктәпләрендә, нигездә, ниндидер уңышка ирешкән зыялы татарларның балалары белем ала. Тәрбияле балалар. Болар азып-тузып йөрми, начар юлга басмый. Әнә шундыйлар белән аралашу, шул даирәдә тәрбия алу башка милләт балаларына да уңай йогынты ясый. Татар телен өйрәнүне дә алар өстәмә йөк дип түгел, ә бала өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирү, үзенә күрә бер өстенлек дип бәяли.
- И-и, татар теленең куллану даирәсе тар инде барыбер.
- Ләкин мәсьәләгә аз гына башкача карарга кирәк. Ни өчен аз әле аның куллану даирәсе? Аны кем шулай бетү чигенә җиткергән? - ди ул, исе дә китмичә. - Бер көнне төрек сайтларын карап утырдым. Китап тәкъдим итә торган сайтлар. Менә анда физика буенча китаплар бар. Дәреслекләр генә түгел, галимнәрнең китаплары, дөнья галимнәренеке, төрек физикларыныкы. Химия буенча китаплар бар. Математика буенча. Төрекләрдә физика бар икән, химия бар икән аларда.
Ә сезнең балалар «татар математигы» дигән нәрсәне күз алдына да китерә алмый, бөтен фәннәр дә фәкать урыс телендә генә була икән, шулай булырга тиеш икән, дип уйлый. Ә бит заманында укыганнар. Галимнәрегез булган...
- Хәзер дә бар бит. Химиклар да, физиклар да, математиклар да, башкасы да җитәрлек. Академик булганнарын да санап кына бетерерлек түгел. Хәтта беренче совет ЭВМын эшкәртүче дә - Дәрдмәнднең оныгы Бәшир Рәмиев - татар кешесе.
- Ничего подобного! Россия империясе гаепле. Аның сәясәте. Күп гасырлар буена халыкны чукындырырга, фәненнән, теленнән яздырырга, милли горурлыгыннан биздерергә тырышып яшәгән Россия империясе. Көчләп тә, төрле сәяси-икътисади-милли-мәдәни механизмнар аша да.
Мин дәшмим. Ни дип әйтим инде?! Бернәрсә дә әйтеп булмый монда. Ә ул мине бөтенләй гаҗәпкә калдыра:
- Германия сугыш чорында үзе аеруча зур явызлык күрсәткән халыкларга, әйтик, яһүдләргә компенсация түли. Америка хөкүмәте дә заманында күрсәткән гаделсезлекләре һәм җәберләүләре өчен, индеецларга әледән-әле компенсация түли. Бер навахо кабиләсенә генә ул 554 млн доллар түләгән. Һәрбер цивилизацияле дәүләт үткәндәге гөнаһлары өчен тәүбәгә килә, акчалата булса да, гафу үтенә белә...
Урыс знакумның сүзләре күңелгә май булып ятса да, күңел төшенке. Аның кебекләр бар, әлбәттә. Күп тә, ләкин алар ни өчендер сирәк чыгыш ясый. Әллә без генә күрмибез-ишетмибезме, әллә ишеттермиләрме?
Комментарийлар